Бәбигә исем кушу йоласы
Ландыш ГАЛИМУЛЛИНА,
музыкальный руководитель
Янгуловской средней школы
имени Г.Г.Гарифуллина
Аннотация. Музыкальное воспитание – это не просто дополнительный кружок, а инвестиция в будущее ребенка. Оно закладывает фундамент для развития его творческих способностей, формирует гармоничную личность, учит радоваться жизни и находить красоту в окружающем мире.
Максат: милли гореф гадәтләрне балаларга өйрәтү; балаларны халык мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү, балаларның күңелен күтәрү, иҗади сәләтләрен үстерү;
Бизәлеш: зал түрендә өйнең эчке күренеше. Татар халкының борынгы әйберләреннән сәке, анда мендәрләр, чигүле сөлге, пәрдәләр белән бизәлгән бишек асылган, бишектә – бәби.
Алып баручы:
Нәрсә сон ул гаилә. Гаилә ул – әти, әни, әби, бабай, балаларның бергә яшәве. Ә матур, тату гаилә дигәнне ничек аңлыйсыз?
Балалар: (балалар җавабы)
Алып баручы: Әйе, бер-береңне аңлап дус яшәгәндә генә матур, тату гаилә барлыкка килә. Андый гаилә яши торган йорттан җылылык, нур бөркелеп тора.
Бүген без “Бәбигә исем кушу йоласын карап китәрбез”
– Әби бабасына сөенеч, әти-әнисенә горурлык булып, өй эчен нурга күмеп дөньяга сабый туды. Яшь гаиләдә күңелле мәшәкатьләр башлана.
Бәби җылаган тавыш. Әни керә.
Әни: Ай, күз нурым, йолдызым, әле генә йоклаткан идем бит. Уянып киттенме? Чү, балам, чү!
Бишек җыры ишетелә, әни кеше бәбине бишеккә салып тирбәтә.
Әни: Йоклады, аллага шөкер! Инде бәби йоклаганда бераз өй эшләремне карый торыйм.
Ишек дөбердәтәләр.
Әни:
– Кем бар анда? Керегез!
Балалар керәләр.
– Исәнмесез, саумысез!
Нигә саумыйсыз кәҗә.
Каршылагыз хөрмәт белән
Күчтәнәч тулы кәржинә
Әни:
Килдегезме, кунаклар,
Түрдән узыгыз әйдә!
Мичтә күмәч, җамаякта
Изелеп пешкән әлбә.
Бала: Без бәби карарга килдек. Бик күп бүләкләр алып килдек. Бүләкләрне бирсәк ярыймы?
Әни: Әйдәгез, әйдә!
Бала:
Һай, бу бала бал кебек,
Сыгылып торган тал кебек.
Авызы-борыны уймактай,
Өсте утырган каймактай.
(Бәбине кулы белән сыпыра, өстенә бүләген куя)
Бала:
Менә сиңа бүләгем,
Акыллы бул, үскәнем!
Бала:
Яман күзләр сиңа тимәсен
Кеше сине начар димәсен
Бала:
Матур булып ус син,
Батыр булып үс син,
Илгә хезмәт итәрдәй
Лачын булып үс син.
М.Аяз:
Тыпыр-тыпыр йөрерсен,
Әти-әнисен сөйсен.
Кешеләр аны яратсын,
Күзләр генә тимәсен!
Әни:
Рәхмәт сезгә, балалар.
Насыйп булсын сезгә хәләл ризык,
Харам ризык сезгә ят булсын.
Кеше бәхетеннән көнләшмәгез,
Күңелегез сөттәй ак булсын.
Бала: –Минем бәбине кулыма тотып карыйсым килә. (Бәбине кулына ала)
Әни: Бәбине бик җайлап кына тотарга кирәк. Бәбине йокыдан уятканда юаткыч әйтеп уятырга? Юаткыч беләсезме.
Бала:
Беләбез
Тор, тор, тургай,
Йокың туйган бугай,
Сине күрергә
Дусларың килгән бугай.
Бала:Менә безнең бәбиебез уянды, елмаеп та җибәрде. Карагыз әле, бәбинең маңгаенда нинди кара тап икән бу? Без күрмәгәндә идәнгә төшеп пычранган әллә?
Әни: Юк, күз тимәсенгә корым сөрткән идем.
Бәбигә күз тимәсен өчен элек-электән үк, маңгаена мич корымы сөртеп куя торган булганнар. Киеменә миләш агачыннан бөти такканнар, беләзек киерткәннәр. Алар бәбине яман күзләрдән саклаган.
Бала:
Хәзер нишләтебез инде бәбине?
Бала:Уйнатырга кирәк.
Әйдә үзем уйнатам
Учти, учти, учтеки
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсәр әле, зур булыр
Бер дигән егет булыр.
Бала: Ярый, уйнаттык. Ә хәзер юындырабызмы,. (бала юындыру)
Әни:Әйдәгез юындырып алыйк.Әйдә улым апалар сине юындырабыз диләр.Солтан улым бик ярата юынырга. Әйдә Алина юындырып ал әле?
Бала:
Ах, водичка хороша!
Хороша водичка!
Искупаем малыша
Чтоб сияло личико!
Ай, лады, лады, лады
Не боимся мы воды.
Чисто умываемся
Маме улыбаемся.
Әни:Менә, балалар, бәбине юындырып та алдык. Аны юындыргач нинди теләкләр теләргә кирәк, кем белә?
Бала:
Мин беләм
Суы сарыксын,
Үзе калыксын.
Тигез канатлы булсын,
Озын гомерле булсын.
Әни: Әмин шулай булсын.
Балалар
без бәбигә исем эзләмәдек тә бит әле. Әйдәгез, бергәләп исем сайлыйбыз.
Балалар:Әйдәгез
Җырлы-биюле уен “Исем сайлау”
Бергә: Бармак уены чыккан, диләр
Өйрәнсәм ярар иде.
Иң матур затлы исемне
Мин тапсам ярар иде
Бала:
Алия булсын!
Әни:
Юк инде, сабыебыз ир бала бит!
(җыр, тагын берәүне чыгаралар)
Бала: Илдан булсын! Ил даны дигән сүз!
Бала: Авылыбызда әллә ничә Илдан бар бит, шул җитеп торыр мәллә?..
Әни: Ярар, алайса.Тагын жырлап карыйк (җырлыйлар, тагын берәү кала)
Бала: Солтан! Солтан булсын!
Бергәләп: Булсын, булсын, бик матур!
Бала:
Булсын, булсын, бик күркәм,
Туры килсен үзенә.
Бай күңелле егет булып
Үссен безнең кечкенә.
Әни: Менә, балалар, бәбиебезнең исеме дә булды. Солтан бик матур, мәгънәле исем. Солтанны тәпи йортеп тә карыйкмы? Әйдәле, Әминә, тәпи йөртеп кара әле Солтанны.
Бала:
Йәле, кил әле, кил әле,
Килә аласың микән.
Камыт аякларың белән
Баса аласың микән?
Әни: Солтан көйсезләнә әле, нишләтербез икән?
Бала:Әйдә юатып карыйк
Чәп-чәп чәбәкәй
Безнең Солтан бәләкәй.
Ул акыллы, ул тәтәй
Килмә монда кәҗәкәй.
Менә, көлеп җибәрде Солтан!
Әни: Балалар Солтан улыма сезнен белэн бик кунелле булды.Әзрәк арып китте бугай, әйдәгез бергәләп жырлап йоклатыйк.
Бергәләп “Бишек җыры” җырлау:
Кояш ятты бишегенә
Күзләрен йомды.
Кошлар да сайрамый инде
Җилләр дә тынды.
Кушымта:
Яфраклар да серләшмиләр,
Йоклады каен.
Без дә йоклыйк, бәү-бәү итик
Улым – улкаем.
Песиең дә арыды инде
Боегып калды.
Башын салып тәпиенә
Йокыга талды.
Кушымта:
Әкрен басып Йокы бабай
Йөри өй саен.
Без дә йоклыйк, бәү-бәү итик
Улым – улкаем.
Тәрәзәдән тулган ай да
Карый үрелеп.
Нәниләрем нишли анда,
Йоклыймы? диеп.
Кушымта:
Әкрен басып Йокы бабай
Йөри өй саен.
Без дә йоклыйк, бәү-бәү итик
Улым – улкаем
Әни:Солтан улым йоклап та китте.Әйдәгез ул йоклаганда бергәләп чәй эчеп алыйк.
Балалар: Әдәгез балалар. (чыгып китәләр)
