Әнием – күз нурым
(Әниләр көне уңаеннан 2 нче сыйныф балалары һәм әниләре катнашындагы бәйрәмгә сценарий)
Кадрия НӘҖМИЕВА,
Казандагы
117 нче урта мәктәпнен
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Залда музыка уйный – “әни” сүзе кергән юллар яңгырый. Бәйрәмне укытучы башлап җибәрә, музыка астында чыгыш ясый:
– Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр, килгән кунаклар, мәктәпнең хөрмәтле укытучылары! 2 нче сыйныф балалары исеменнән, шәхсән үземнең исемнән сезне Әниләр көне бәйрәме белән котлыйбыз. Әниләр көне! Әлеге бәйрәм елга бер генә булса да, тормышыбызның һәр мизгеле әниләрнеке бит. Без – әниләр, барыбыз да гомеребезне газиз балаларыбызга багышлыйбыз. Шушы катлаулы, җаваплы, саваплы эшебез – Әни булуда зур унышлар, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын. Һәм, әлбәттә инде, балаларыбыз безне шатландырып кына торсыннар!
Музыка ныграк яңгырый, балалар җитәкләшеп залга керә һәм тезелеп басалар! Музыканың астында һәрбер бала:
– Минем иртән әниемнең назлы тавышыннан башлана!
– Минем чәем бары әни белән генә тәмле була!
– Әни белән җитәкләшеп йөргән юллар гына уңа!
– Йокының да иң тәмлесе әнием янында!
Укытучы:
– Сабый баланың һәр сүзе ихлас… Нәрсә уйласа, шуны әйтә ул. Әлеге сүзләр бик гади булып тоелса да, анда күпме наз, җылылык, иң кадерле кеше – әниләргә карата көчле хисләр, мәхәббәт ярылып ята! Ишеткән саен ишетәсе килә бу сүзләрне, шулай бит, әниләр?! Ә хәзер, әйдәгез әле, кадерле әниләр, үзләрегезнең балаларыгыз турында иң җылы, иң матур сүзләрне, күңел түрендә йөрткән иң кадерле мизгелләрне безнең белән уртаклашыгыз!
Сүз әниләргә бирелә.
Укытучы:
– Әйдәгез әле, хәзер яраткан әниләребезгә бүләк итеп бик матур бер уен уйнап алыйк әле.
Хәзер без биш әнине үз яныбызга чакырабыз. (Укытучы исемләп чакырса, уңышлырак була) Һәрберебез үз баласы белән парлап баса да, татар халык уены “Чума үрдәк, чума каз”ны уйныйбыз. Әйдәгез, балалар, сез утырып, торыгыз, икенче уенда сез катнашасыз. Бу уен безнең җырлы-биюле!
Әниләр белән балалар парлашып, кулга-кул тотынып, бер-берсенә карап, тезелеп басалар. Ә рәтнең иң башында бер бала парсыз басып кала. Бергә җырлыйлар:
Чума үрдәк, чума каз,
Чума үрдәк, чума каз –
Тирән күлне ярата ул, ярата.
Айрат үзенә иптәш эзли,
Белмим, кемне ярата шул, ярата.
Ул Камилне ярата шул, ярата.
Тәрбияче:
– Афәрин! Булдырдыгыз, әниләр. Балалар безнең бик булганнар – җырлыйлар да, бииләр дә, уеннарны да матур итеп башкаралар. Ә хәзер инде алар, кадерле әниләр, сезгә үзләре өйрәнгән шигырьләрне сөйләп күрсәтерләр. Рәхим итегез, балалар.
1 нче бала:
– Бу дөньяда иң-иң матур әни
Ул минеке әлбәттә!
Бер елмаеп караса да
Рәхәт була күңелгә!
2 нче бала:
– Бу дөньяда иң кадерле кешем
Әнием ул, әлбәттә!
Кайнар кочагына кысып
Яратканда рәхәт тә!
3 нче бала:
– Бу дөньяда иң акыллы кеше,
Иң зирәге минем әни ул!
Синең белән без бәхетле Җирдә
Са-сәламәт кенә бул!
4 нче бала:
– Бәйрәм белән, әниләр!
Сезне бик яратабыз!
Иң матур җырларны да
Без сезгә яңгыратабыз!
Әниләр турында күмәк җыр.
Укытучы:
– Әле монда Ранис тагын уен уйныйсы килә ди. Балалар, әниләр, нишлибез соң?
Балалар:
– Уйныйбыз!
Укытучы:
– Болай булгач, уйныйбыз инде. Бәйрәм булгач, бәйрәмчә булсын, әйеме! Әйдә Ранис уенның тәртибен икәү аңлатыйк әле.
Укытучы кулыннан йөзеген сала да, малайга бирә.
– Ранис, дусларыңа күрсәт әле, синең кулыңда нәрсә икән ул! Балалар, Ранис кулында нәрсә ул?
– Йөзееек! Әйе, дөрес, балалар, бу йөзек. Хәзер без әлеге йөзек белән татар халкының тагын бер бик матур уенын уйнарбыз. “Йөзек салыш” дип атал ул. Элек аны безнең әби-бабаларыбыз аулак өйләрдә уйнаган. Безнең янга тагын биш әни чыксын әле.
Залга чыккан әниләр үзләренең балалары белән “Йөзек салыш” уенын уйныйлар. Бер бала йөзек сала, “Кемдә йөзек – сикереп чык”.
Тәрбияче:
– Менә ничек күңелле уйнадык. Өйгә кайткач, авылларга дәү әниләрегез, дәү әтиләрегез янына кайткач бу уен турында сөйләрсез әле балалар. Алар ничек уйнаганны сорашырсыз, ярыймы? Ә хәзер бирегә әле уеннарга бер дә катнашмаган әниләрне чакырабыз. Без сезнең белән иң матур йөзек рәсемен ясаучы әнине сайларбыз. Йөзекне гади генә итеп түгел, милли бизәкләр белән ясагыз, ә балаларыгыз сезгә ярдәм итәр.
Булдырдыгыз, әниләр, булдырдыгыз, нәниләр! Балалар, менә күрдегезме инде, әниләрегез җырлый да белә, бииләр дә, шундый матур итеп рәсем ясарга да сәләтле икән әле үзләре. Әниләр бөтен эшне эшли беләләр. Әмма сез барыбер аларга ярдәм итәргә тырышыгыз. Әниләрне кадерләп үсегез!
Хөрмәтле, әниләребез, безнең бәйрәмне шулай бизәгән өчен сезгә зур рәхмәт! Гомумән, тормышыбызны бизәүчеләр сез! Яшәүне дә, шушы яшәү өчен көчне дә бирүче иң илаһи затлар! Шушы матур юллар белән, бәйрәмебезне йомгакларбыз! Килүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!
