Гүзәллек иленә эшлекле сәфәр
Эльвира ВӘЛИЕВА,
Актаныш 1 нче урта мәктәбенең
биология-химия укытучысы,
биология-химия укытучыларының
район методик берләшмә җитәкчесе
Һәр кешенең күңелендә эмоциональ хис яшеренгән.Ул хисләр төрле-төрле.Табигатькә карата булган хисләрне кече яшьтән бала күңеленә сеңдерү, нәкъ менә безнең – табигать фәннәре укытучыларың бурычы булып тора.
Заманча укыту-тәрбия процессында экскурсия-сәяхәт мөhим аралашу чарасы. Хәзерге вакытта экскурсияләрнең актуальлеге сизелерлек арта, бу беренче чиратта хәзерге укучының бары тик интернет мәгълүматы белән генә чикләнүен булдырмау максатыннан эшләнә. Телевидение, видео, радио, компьютер челтәрләре соңгы вакытта балалар ала торган мәгълүмат агымын һәм аның төрлелеген шактый арттырды. Әмма бу чыганаклар, нигездә, пассив кабул итү материалы. Үз күзләрең белән күреп анализлау күнекмәләрен үстерергә бары тик экскурсияләр ярдәм итә, ул дәрестә алган белемнәрне куллану өчен үзенчәлекле практика булып тора.
4 елга якын Актаныш районының биология-химия hәм география укытучылары экскурсияләрне укыту һәм тәрбияләүнең педагогик чарасы итеп уңышлы файдаланалар. Татар халык мәкален раслыйлар: «Йөз тапкыр ишетүгә караганда, бер тапкыр күрү яхшырак!»
Иң беренче экскурсия Башкортостанның иң матур һәм уникаль табигый урыннарының берсе булган, Агыйдел елгасы өсте тигезлегеннэн 275м биеклектәге Торатауга оештырылды. Мондагы табигатьнең гүзәллеге, башкорт халкының буыннан-буынга тапшырылып килгән традицияләре безне таң калдырды. Бу сәяхәт фәнни белемнәрне практик рәвештә куллану, үзенчәлекле табигать белән танышу мөмкинлеге бирде. 2026 елның апрелендә Парижда узган ЮНЕСКО башкарма комитеты утырышында «Торатау» геопаркы ЮНЕСКОның глобаль челтәренә кертелгән.
Кама Тамагының Кама белән Идел елгалары кушылган жирдә урнашкан, биеклеге 136 метрлы Лобач тавының үзенчәлекле табигате белән, табигый hәйкәл, геологик ресурс – Юра мәгарәсендә булдык. Гипстан hәм доломиттан торган заллар белән, аның эчендәге гаҗәеп сталактитлар, сталагмитлар белән таныштык.
Татарстанның халык язучысы, жәмәгать эшлеклесе Туфан Миннуллинның туган авылы Мәрәтхужа музееында булу да онтылмас хатирәләр булып сакланыр.
Биология-химия, география укытучыларының 2024–2025 нче уку елы август конференциясенең секция утырышы Казанда үтте. Практик-гамәли семинар «Мәктәп белеменең югары уку йортларында дәвамчанлыгы» дигән темага багышланып, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә оештырылды.
Семинарның беренче өлешендә Ботаника бакчасында эшлекле, файдалы һәм кызыклы экскурсиядә булып тәҗрибә уртаклаштык. Әлеге чара Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, биология фәннәре кандидаты Нияз Салахов җитәкчелегендә барды. Киңәшмәне дәвам итеп, Эверсман исемендәге зоологик музеенда булдык, дөньяда юкка чыккан һәм сирәк очрый торган хайваннарның төрләре белән танышып, искиткеч бай мәгълумат тупладык..
Җәйге каникул башланган көннәрдә табигать фәннәре укытучылары, укучылар белән берлектә Удмуртия Республикасының Ижау шәһәренә бардык. Сәяхәт барышында зоопарк территориясендәге күптөрле һәм бик матур флора hәм фауна белән таныштык.
Шулай ук автомат уйлап тапкан легендар Михаил Калашников музеена сәяхәт кылдык. Музейның экспонатлары арасында Калашников тарафыннан эшләнгән төрле типтагы кораллар, фотосурәтләр, документлар һәм шәхси әйберләрнең күплегенә сокландык.
һәр елны районкүләм укучылар өчен табигатькә эшлекле сәяхәт- квест уенны 19 майда – пионерия туган көнендә үткәрәбез. Район күләмендә өченче тапкыр үткәрелүче экологик интеллектуаль квест-уен да экскурсиядә уңышлы эшләүнең ачык бер мисалы булып тора. Быелгы уку елында «Укучының уңышына ачкыч» дип аталган квест-уен Теләкәй мәктәбендә оештырылды. Чараны оештыруның төп максаты булып, тирә-юнебездә булган экологик проблемаларны хәл итүгә укучыларның карашын, фикерләрен белүгә, табигатьтә үзеңне дөрес тотарга өйрәтүгә, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын бергәләп ачыклауга багышланган иде.
Август секцион киңәшмәсе утырышын барыбыз бергәләп гүзәл табигать почмагында, күп укытучыларының телендә «Яшел педсовет» буларак, практик-гамәли күнекмәләр белән бик файдалы, эшлекле итеп үткәрдек. Киңәшмәгә без лаеклы ялдагы остазыбыз Рәшидә Галимҗан кызын да чакырган идек. Ул – оста бакчачы, табигать белгече. Алып килгән күчтәнәчләр, табигатьтә әзерләнгән ризыклар, самавыр чәе белән сыйландык. Табигать кочагында аралашу безне тагын да якынайтты, берләштерде.
Укытучыларның hәм укучыларның сәяхәт дәвамы булып – мәктәп бакчасы тора. Ул балалар өчен табигать белән турыдан-туры элемтә, «тере дәреслек». Биология дәресендә алган белемнәрне практик ныгыту, тирәнәйтү чыганагы да .
2023–2024 нче уку елында һәр мәктәп бакчасында безнең климатка яраклаштырылган кавын, карбыз сортларын сынау буенча тәҗрибә-конкурсы уздырылды. 2024 –2025 нче уку елында яхшы сортлы бәрәңгеләрне орлыктан үстерү тәҗрибә-конкурсына йомгак ясалды, урыннар чыгарылды. Аеруча уңышлы эшләр бүләкләнде. Быелгы уку елында мәктәп тәҗрибә участокларында «Мини-Версаль» бәйгесе уңышлы узды.
Укытучылар hәм укучылар өчен табигый урыннарга, фәннәребез белән бәйле оешмаларга төрле сәяхәт оештыру – белем алу процессын баетуда, профориентация юнәлешендә, коллективны бердәм, дус туплауда мөһим адым. Яңа уку елына якты өметләр, матур планнар корабыз, югары уку йортлары галимнәре белән очрашулар, мәктәп укучылары өчен Татарстан Республикасының заманча предприятиеләренә һөнәри юнәлеш бирү экскурсияләрен планлаштырабыз.
