Кояшлы фестиваль иңнәргә канат куйды

 

 Алсу ГАЛИЕВА,

 Лилия МОСТАФИНА,                      

 Урыссу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен

мәктәп-интернат тәрбиячеләре

«Сандугач» хәйрия фонды һәм «Нур» хатын-кызлар инициативасы ассоциациясе оештырган «Һәркемдә кояш» республикакүләм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия фестиваленә чакыру алгач, бер яктан шатландык,  икенче яктан  борчылып та алдык.
Мондый олы дәрәҗәдәге бәйгедә катнашу Ютазы муниципаль районының cәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен Урыссу мәктәп-интернатында хезмәт куючы педагогик коллектив өчен зур җаваплылык  өсти иде. Мондый балалар аерым игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ. Әмма, башка нарасыйлар кебек үк, алар да тирә-яктагы мохитнең матурлыгын кабул итәргә һәм бәяләргә сәләтле.
Урыссу мәктәп-интернатында тәрбияләнүче малайлар һәм кызларның шәхесен үстерү максатында, эстетик тәрбия бирүгә, җәмгыятьтә тулы кыйммәтле тормыш белән яшәү өчен кирәкле күнекмәләр тудыруга зур әһәмият бирелә.
Эстетик тәрбиягә аерым тукталсак, шуны әйтәсебез килә: ул әлеге категориядәге балаларга төрле хис-кичерешләрне белдерергә һәм аңларга нигез тудыра. Бу исә аларның психоэмоциональ үсешенә ярдәм итә, аларның тормышын баета һәм яңа офыклар ача. Шуңа күрә белем-тәрбия бирүнең актуаль һәм аерылгысыз аспекты булып тора. Бу юнәлештә эшләү малайларга һәм кызларга үз хисләрен белдерергә булыша.  Аларга әкиятләр уку, әсәрләр турында фикер алышу һәм мәдәни чараларда катнашу сөйләм һәм тел күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.
Урыссу мәктәп-интернаты укытучылары һәм тәрбиячеләре балаларны рәсем, музыка кебек сәнгати эшчәнлек төрләренә җәлеп итеп, аларда матурлык дөньясын танырга, аны саклый һәм кадерли белергә өйрәтүне дә өстенлекле бурычларның берсе итеп куя.
Безнеке кебек махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүче укучыларның, игътибарлылыгы камил булмау сәбәпле, музыканы ишетү сәләте кыенлаша, шуңа күрә алар өчен җырлар, биюләр өйрәнү, шигырьләрне яттан сөйләү берникадәр катлаулана.
Нинди генә авырлыклар булуга карамастан, без – мәктәптә эшләүче педагоглар һәм белем алучы балалар, республика бәйгесендә катнашырга дигән уртак фикергә килдек. Безнең кызлар һәм малайлар «Инструменталь иҗат», «Сәнгатьле сүз» һәм «Декоратив-гамәли эшләнмәләр» номинацияләрендә үз көчләрен сынап карарга булды. Шулай итеп, озакка сузмыйча, хәзерлек эшләре башланып китте – педагоглар ярдәме белән репертуар сайланды, костюмнар әзерләнде, прическалар да уйланылды.
Әлбәттә, эш шома гына бармады. Балаларның кәефе тиз үзгәрүчән булу сәбәпле, төрле мавыктыру, кызыксындыру, хәтта кызыктыру чараларын да кулландык. Мотивацияләү дә зур роль уйнады. Иркен сәхнә, матур костюмнар, күңелле призлар, башкаларның чыгышын күзәтү мөмкинлеген ия булу, нурлы һәм моңлы Казанның үзен якыннан күрү – болар барысы да малайларны һәм кызларны сәнгать мохитенә җәлеп итәргә, күркәм нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте.
Ата-аналар педагогик хезмәттә зур таяныч. Хәзерлек эшләренә аларны да җәлеп иттек. Балаларның мәдәни чарада катнашу теләге белән яныннан хәбәрдар булган өлкәннәр бик теләп ярдәмгә килде. Без әти-әниләр, әби-бабайлар белән һәрвакыт элемтәдә тордык. Балалар өйдә, гаиләләре янында булганда алар бергәләп репетиция ясады.
Бер сүз белән әйткәндә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны мондый чараларга әзерләү – өлкәннәрнең һәм кечкенәләрнең катлаулы уртак эшчәнлеген, тырышлыгын, максатчанлыгын һәм сабырлыгын таләп итә торган  зур хезмәт.
Үзгә укучыларда үз-үзеңне бәяләүнең адекват һәм җитәрлек дәрәҗәдә шәхесара аралашу булмавы, мотивация-эмоциональ өлкәнең бозылуы,  социаль чынбарлык турында белем һәм күзаллауларның чикләнүе күзәтелә. Ләкин без кире чигенмәдек. Кыенлыклар алдында да югалып калмадык. Бөтен ихтыяр көчебезне бер йодрыкка туплап, үзебез тәрбияләгән балаларның сәләтен олы сәхнәдә күрсәтү өчен зур тырышлык куйдык.
Ниһаять, зарыгып көткән көн килеп җитте –фестивальдә катнашучы балалар белән без Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә юл алдык.
Фестиваль югары дәрәҗәдә әзерләнгән – кунакларны волонтерлар якты йөз белән каршы алып, тәмле ризыклар белән сыйладылар. Төрле мастер-классларда катнашкан укучылар сурәт төшерде, значоклар ясады, кул эшләре буенча осталыкларын арттырды. Мавыктыргыч уеннар да аларның күңеленә хуш килде.
Чараның иң җаваплы һәм дулкынландыргыч өлеше – сәхнәгә чыгар алдыннан чәчтараш һәм визажист осталар яшь талантларны әзерләде. Эстрада артистлары белән чыгыш ясарга теләк белдергән балаларны хуплап, оештыручылар сәхнә йолдызлары белән алдан элемтәгә кереп, хәбәрләшеп, килешеп куйган иде. Шул рәвешле, балаларның самими хыялларын тормышка ашырып, «Һәркемдә кояш» фестивале аларда батырлык һәм ышаныч тәрбияләүдә зур роль уйнады.  Балаларның күңелләренә матурлык һәм шәфкатьлелек орлыклары салынды.
Фестивальдә Уруссу мәктәп-интернатыннан 15 бала көч сынашты. «Сәнгатьле сүз» номинациясендә педагог Алсу Галиева җитәкчелегендә Софья Волкова «Благодарность родителям», Элина Газизулина «Возвращались солдаты с войны», педагог Лилия Мостафина җитәкчелегендә Родион Исмаев «Бородино» әсәрләрен башкарып, тамашачыларның күңелен яулады.
«Инструменталь ансамбль» номинациясендә Наталья Яшина кул астындагы «Фа-Соль-Ка» иҗат төркеме диатоник кыңгыраулар белән чыгыш тотып, көчле алкышларга лаек булды. Сүз уңаенда, әлеге коллективны киләчәктә тагын да үстерү өчен матди бүләк ясалды.   «Вокал» номинациясендә Артур Зиннәтов Мәскәү кунагы, танылган җырчы Эльбрус Джанмизоев белән бергәләп чыгыш ясады. Мондый дулкынландыргыч мөмкинлеккә ия булган малай күңелендә фестиваль аеруча да онытылмас җылы һәм якты тәэсирләр калдырды.
Нәтиҗәләр дә куанычлы – Софья Волкова, «Фа-Соль-Ка» иҗат төркеме һәм Артур Зиннәтовның бәйрәм Гала-концертында катнашу хокукын алды.  Бу безнең мәктәп-интернат коллективы өчен зур бәһа булды.
Укучыларыбыз декоратив-гамали эшләнмәләр күргәзмәсендә дә актив кактнашаты. Карина Ромашова һәм Шамил Шәрипов үзләре иҗат иткән кул эшләре белән күпләрне сокландырды.
Шатлык нурларыннан балкып торган зал бу көнне балалар күңелендәге кояш җылысыннан тагын да яктырак һәм ямьлерәк кебек тоелды. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышларга күмде. Бар җирдә балаларның бәхеттән янып торган күзләрен, ата-аналарның үз нарасыйларында ачылган сәләтләрен күрүдән горурлык һәм аларның язмышы өчен ышаныч тойгысын, тамашачыларның яхшы кәефен күрергә мөмкин булды. Арада авыр хәрәкәтләнүче, ишетми һәм күрми торган сабыйлар булса да, аларның барысын да иҗатка мәхәббәт берләштерде.
Шунысы аеруча күңелле: фестивальдә чыгыш ясаган бер генә бала да игътибарсыз калмады, барысы да истәлекле бүләкләр һәм дипломнарга ия булдылар. Урыссу мәктәп-интернатында тәрбияләнүче кечкенә артистларның да таланты лаеклы бәяләнде. Сәнгати һәм мәдәни чараларда катнашу балаларга, аралашу һәм социаль адаптация күнекмәләрен үстереп, әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табарга, алар белән бер дулкында булырга ярдәм итә. Безнең мәгариф учреждениесендә укучыларның да, әлеге фестивальдә катнашканнан соң, йөзләрендә шатлык нурлары балкыды, җаннарын күтәренке рух биләп алды. Әйтерсең лә аларның саф күңелендә чын мәгънәсендә кояш балкый иде.
Нарасыйларга зур шәһәрләргә,  башкалабыз Казанга сәяхәт кылу, зур сәхнәгә чыгу, тамашачыларның матур йөзләре белән очрашу, аларның көчле алкышларын кабул итүе аеруча ошады.
Физик мөмкинлекләре чикле балаларны колачлаган республика фестивале безнең тәрбияләнүчеләребезгә яңа дуслар табарга, сәнгать дөньясындагы хыялларын чынга ашырырга ярдәм итә. Моның дәлиле – катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара.
«Һәркемдә кояш» – ул үзгә балаларның талантын ачуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән уникаль иҗади проект. Безнең мәктәп-интернатта укучылар мондый эчтәлектәге мәдәни чараларны сагынып һәм зур әзерлек белән көтеп ала. Алар өчен ул яктылык, игелек һәм җылы тәэсирләр белән баетылган зур бер бәйрәмгә әверелә. Мондый чаралар безнең балалар өчен аеруча кирәк.
Фестивальдән әйләнеп кайткач та күңелләрне биләп алган хис-тойгылар тиз генә тынмады. Тәмле ризыклар пешереп, түгәрәк өстәл артында тәэсирләребез һәм кичерешләребез белән уртаклаштык. Мәгариф оешмасы директоры Илдар Дусалимов тантаналы линейка җыеп, яшь артистларыбызга рәхмәтен белдерде.
2026 елның октябрьдә узачак «Һәркемдә кояш» республикакүләм мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия фестиваленә  дә  катнашачакбыз. Димәк, безне алда көтелмәгән очрашулар, матур чыгышлар, яңа җиңүләр һәм шатлыклы мизгелләр көтә. Шуңа күрә кояшлы фестивальгә «Хуш!» димибез, «Яңа очрашуларга кадәр».