Музыкаль ноталарны эзләү

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен  квест)

 

Чулпан АУБАКИРОВА,

Балтачтагы 2 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе

 

Максат: индивидуаль мөмкинлекләрне исәпкә алып, төрле музыка эшчәнлекләре аша балаларның музыкаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Бурычлары

Белем бирү:

1. Музыканы кабул итү һәм җырлау, ритмика, балаларны музыка уен коралларында уйнау өлкәсендә иң гади башкару күнекмәләрен формалаштырып, төрле музыка эшчәнлегенә тарту.

2. Музыкаль грамотаның башлангыч элементлары белән таныштыру.

3. Яңа проблемаларны чишү өчен, өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне кулланыр өчен шартлар тудыру.

Үстерү:

  1. Кызыксыну һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

2. Аналитик сәләтне үстерү: эш планы төзергә, карарлар кабул итәргә һәм биремне үтәргә өйрәнү.

3. Күрү-күз координациясен үстерү.

4. Музыкаль хәтер, логик фикерләү, сизү, фантазия формалаштыру.

Тәрбия:

  1. Уртак эшчәнлектә хезмәттәшлек итү, лидерлык һәм башкару сәләтен тәрбияләү.

2. Коммуникатив сыйфатлар тәрбияләү: бер-берең белән килешергә, бурычлар бүлеп бирергә, бергә эшләргә, бер-берең өчен борчылырга, ярдәм итәргә.

  1. Күзәтүчәнлек, осталыкка һәм зирәклеккә булышу.

 

Квест уенның барышы:

Балалар, залга музыка астында кереп, түгәрәккә басалар.

Музыка җитәкчесе. Исәнмесез, балалар! Мин сезне музыка залында күрүемә бик шат.

Музыкаль исәнләшү: «Исәнмесез, балалар?»

«Исәнмесез, апалар?»

Балалар,  «Исәнмесез» сүзе нәрсә аңлата? (Балалар җавап бирәләр.)  Дөрес, без бер-беребезгә сәламәтлек телибез, исәнлекне белешәбез!

Музыка җитәкчесе. Дусларым! Без сезнең белән очрашыр алдыннан залда күңелсез хәл булды. Мин хәзер нәрсә эшләргә дә белмим.  Мин сезне көтәм, әзерләнәм, кемдер минем ноталарымны бутаган. Сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә булырга мөмкин? (Балалар фаразы.) Мин сезгә дип әзерләгән җырлар, биюләрнең дә ноталары юкка чыккан. Монда сызыклар гына калган. Сез беләсезме, бу нинди сызыклар?

Балалар. Нота станы.

Музыка җитәкчесе. Монда ачкыч кына калды. Кем белә, нәрсә бу?

Балалар. Скрипка ачкычы, ноталарның ачкычы.

Музыка җитәкчесе. Хәзер без җырлый да, уйный да, Яңа ел бәйрәменә дә әзерләнә алмыйбыз. Балалар, нишләрбез  икән? (Балалар конверт табалар, ачып укыйлар.)

    Укыйлар: «Әгәр сез акыллы, дус, талантлы булсагыз, карта биремнәрен үтәгез һәм сихерләнгән ноталарыгыз  җанланыр, өйләренә кайтыр. Якын урманга юл тотыгыз».

Музыка җитәкчесе.  Сәяхәтебезне каян башлыйбыз? (Балалар, картадан карап, скрипка ачкычы белән күрсәтелә, дип җавап бирәләр.) Хәтта скрипка ачкычы да үз язмаларын табарга булышырга тели. Шулай итеп, без сезнең белән  «Әкияти урманга» юл тотабыз. Әйдәгез  киттек. (Көй яңгырый.)

Менә килеп җиттек.

1 нче бирем. Табигатьтә нинди авазлар ишетәсез? Урман юлын кар өемнәреннән чистартыгыз.

Әйдәгез, урмандагы авазларны тыңлыйбыз. Аяк астында кардан нинди аваз чыга, агачлар селкенгәндә нинди тавыш ишетәсез, җил тавышы.

(Балаларның җаваплары.) Сулыш гимнастикасы, кар бөртекләрен өреп очырту. (Нота.)

    2 нче бирем. Ноталар белән нишлиләр? Алар сезгә нәрсәгә? (Балаларның җаваплары.)

Әйе, балалар, ноталар ул музыкада эзлеклелек өчен кирәк. Композиторлар көйләр иҗат итү өчен кирәк.

Безнең композиторларыбыз да табигатьнең матурлыгын күргәнннәр, аңа хас авазларны ишеткәннәр һәм үзләренең әсәрләрендә яңгыратырга тырышканнар.

П. И. Чайковский портреты.

Музыка җитәкчесе. Балалар, сез бу кешене беләсезме, таныйсызмы? Безнең чираттагы бирем, көй язучы, иҗат итүче кеше ничек атала? (Балалар җаваплары.)

П.И. Чайковский бөек рус композиторы, XIX гасырда яшәгән. Бик күп үлмәс әсәрләр иҗат итеп калдырган. Аның опералары, балетлары, симфоник әсәрләре дә бар. Әле ул фортепиано өчен дә әсәрләр язган. Аның «Ел фасыллары» («Времена года») әсәре 12 төрле айга багышланган. Әйдәгез, искә төшереп алыйк әле. (Айларның исемнәрен әйтеп чыгу.)

Әйдәгез, П.И. Чайковскийның «У камелька» әсәрен тыңлап китик. (Тыңлау, балалар белән әсәр турында сөйләшү.) (Нота табыла, аны  нота станына куялар.) Ләкин монда ноталар җитеп бетми әле. Картаны карыйбыз. (Балалар музыка залының чираттагы өлешенә карта буенча бара.)

    3 нче бирем.  Кәрзин эчендә таяклар, өстендә кәгазь табыла.

Хәбәр укыла: «Урманда ритмик авазлар күптән ишетелмәде. Ритмик музыка яңгыратырга булышыгыз».

Балалар, без сезнең белән клавес таяклары ярдәмендә ритм суга алабыз, әйдәгез.

Музыка җитәкчесе.  Без сезнең белән барысын да эшләдек.  Тапкан нотаны нота станына куегыз. Картага карыйбыз. Алга таба без сезнең белән кая барырга тиеш?

4 нче бирем.  Сез уен коралларын беләсезме? Яңгырашларыннан  гына таный аласызмы?  (Төрле уен коралларын тыңлау, тану.) (Нота.)

5 нче бирем.  Идәндә кәгазьләр ята. Балалар табигатьне чүпләргә ярыймы? Әйдәгез, җыештырып алыйк әле. Булышыгыз әле миңа. (Балаларның һәрберсенең кулында бер кәгазь.) Авазлар чыгарып карау, кар йомарламы ясау. Музыкаль  уен. (Нота.)

6 нчы бирем. Сез җырларга яратасызмы, үзегезнең күмәк җырыгызны башкарыгыз диелгән монда.

Дөрес, матур җырлар өчен, нишләргә кирәк әле, балалар? (Җаваплар.)

Дөрес, әйдәгез, тавышларны җылытып алабыз.

а) [м-м-м] авазын жырлау.

ә) тукран күнегүе. (Нота.)

    7 нче бирем.  Җыр башкару. Балалар «Яңа ел» җырын башкара. (Нота.)

Музыка җитәкчесе. Афәрин, безнең балалар! Барлык биремнәрне дә башкарып чыктыгыз, хәзер монда тәртип. Безнең ноталар  кайда? Әйе, менә алар  үз урыннарына урнашып беттеләр. Мин сезгә гамманы җырларга тәкъдим итәм. (Җырлау.)

      Музыка җитәкчесе. Балалар, сезнең ноталарны эзләп табып алып кайтырга  булышуыгызга мин бик шат. Һәм без хәзер кабат музыка шөгыльләрендә  Яңа ел бәйрәменә әзерләнүне дәвам итәрбез, үзебезнең биюләребезне, җырларыбызны өйрәнә алачакбыз. Сезгә ошадымы, күңелле булдымы сәяхәттә. Барыгызга да бик зур рәхмәт!