«Шалкан» әкиятендә кунакта
(1нче кечкенәләр төркемендә “Специалист” атналыгы кысаларында үткәрелгән театрлаштырылган эшчәнлек конспекты)
Гульнар ШАФИКОВА,
Әлмәттәге 53 нче балалар бакчасы
тәрбиячесе
Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерү
Тәрбия бурычы: әкият геройлары белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уяту
Үстерү бурычы: Балаларның игътибарын, хәтерен үстерү; танып белү активлыкларын формалаштыру, аваз ияртемнәрен (һау–һау, мияу–мияу, чи–чи) кабатлау юлы белән авазларны дөрес итеп әйтүгә күнектерү.
Белем бирү бурычы: әкият белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын активлаштыру
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып–белү үсеше, социаль – аралашу үсеше, нәфис– нәфасәти үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: Әңгәмә, сорау–җавап, сәхнәләштерү, үсендерү, мактау.
Җиһазлар: Проектор, түбәтәй, яулык, алъяпкыч, ободок, шалкан, икешәр эт, песи, тычкан ярымбитлекләре.
Сүзлек эше: һау–һау, мияу–мияу, чи–чи .
Алдан үткәрелгән эш: “Шалкан” әкиятен уку, мульфильмын карау, әкият геройлары турында әңгәмә, иллюстрацияләр карау, табышмаклар чишү.
Эшчәнлек төзелеше:
- Кереш өлеш: балаларны әкиятләр белән кызыксындыру
2.Төп өлеш:
– Әкиятче кунакка килә;
– “паровоз” ясап бакчага бару;
– балаларга рольләрне бүлеп бирү; ;
– әкиятне сәхнәләштерү
- Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Утырыгыз, балалар. (урындыкларга утыралар) Балалар, әйтегез әле, ә сез әкиятләр яратасызмы?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче . Ә без сезнен белән нинди әкиятләр өйрәндек әле?
Балалар. “Шалкан”,”Теремок”……
Ишек шакыган тавыш ишетелә һәм Әкиятче килеп керә.
Әкиятче. Хәерле иртә, балалар!
Балалар Хәерле иртә!
Әкиятче. Балалар мыни мыенда нэрсэ бу(кесэсеннэн тычкан ала)
Балалар: Тычкан
Тэрбияче: Э тычкан нинди экиэттэ бар
Балалар:Шалкан
Балалар, карагыз әле, минем кулымда матур сандык. Ә аның эчендә ниләр бар икән? Әйдәгез, бергәләп әйтик әле:
Сандык, сандык, ачыл син! (бергәләп кабатлыйлар)
Әкиятче. Әйтегез әле, бу нәрсә?
Балалар. Тычкан.
Тәрбияче. Әйе, бу тычкан. Ә нинди әкияттә тычкан бар, балалар?
Балалар. Шалкан, чуар тавык…
Әкиятче. Минем монда тагын бер әйбер бар. (уенчык шалкан ала) Ә бу нәрсә?
Балалар. Шалкан.
Әкиятче. Балалар, мин безгә нинди әкият алып килдем, димәк?
Балалар. “Шалкан” әкияте
Тәрбияче. Әйдәгез әле,бергәләп искә төшерик. (Слайд) Балалар, шалканны кем утырткан? Бабайга кемнәр булышкан?
Әкиятче. Бигрәк бөтенесен дә беләсез икән балалар. Ә сезнең үзегезнең әкият уйныйсыгыз киләме сон?
Балалар. Әйе.
Әкиятче. Алайса, әйдәгез паровоз белән киттек әкияткә (Музыка астында паровозик булып “чух–чух” итеп әйләнәнеп киләләр) Слайд: ”Яшелчә бакчасы” Менә без әкият бакчасына килеп тә җиттек. (Сандыктан киемнәр чыгара) Менә бу нәрсә икән балалар?
Балалар. Шалкан.
Тәрбияче. Безнең Родион шалкан булыр (кидерә)
Әкиятче. Менә бу түбәтәй кемнеке?
Балалар. Бабайныкы.
Тәрбияче. Әйдә, Ислам, ки тәбәтәйне,син бабай булырсың..
Әкирятче. Бу киемнәр кемнеке икән?
Балалар. Әбинеке
Тәрбияче. Әйдә әле, Гүзәл , син әби булырсың.
Әкиятче. Бу матур ободок кемгә?
Балалар. Кызга
Тәрбияче.Безнең Румия кыз була.
Әкиятче. Минем сандыгым тылсымлы бит балалар. Карагыз эле, монда бит ике эт битлеге икән!
Тәрбияче . Безнең Сәлим зур эт була, ә Эмир бәләкәй эт була. Әйтегез әле, эт ничек өрә?
Балалар. Һау–һау!
Әкиятче.Песиләр дә икәү икән монда!
Тәрбияче. Әйдәгез Алия зур песи була. Ә Сәмирәне бәләкәй песи итәбез. Ә песи ничек кычкыра, балалар?
Балалар. Мияу– мияу!
Әкиятче. Менә ике тычкан битлегедә бар монда.
Тәрбияче. Булатыбыз. Зур тычкан булыр, ә Исламыбыз – бәләкәй тычкан. Ягез әле тычкан ничек чиный?
Балалар. Чи–чи
Әкиятче. Менә барыбыз да битлекләрне кидек. Әйдәгез, башлыйбыз әкиятне. (Таягы белән селки)
Тәрбияче. Бабай шалкан утырткан. (Бабай Шалканны уртага алып килеп урындыкка утырта) Шалкан зур булып үсеп чыккан. (Торып баса, урындыкны читкә алып куябыз) Бабай шалканны алмакчы булган,. (Бабай ух–ух дия–дия шалкан янына килә)
Бабай. Ооо, шалкан зууур үскән, матууур шалкан
Тәрбияче. Бабай шалканны тарта-тарта икән, тартып чыгара алмаган. (Хәрәкәтләр) Бабай әбине чакырган.
Бабай. Әби, кил монда!
Әби. Хәзер киләм!(Әби килә)
Тәрбияче. Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән– тартып чыгара алмаганнар. Әби кызын чакырган.
Әби. Кызым, кил монда!
Кыз. Киләм әби, киләм! (Кыз бии-бии килә)
Тәрбияче. Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән– тартып чыгара алмаганнар. Кыз этләрне чакырган.
Кыз. Акбайлар, килегез монда!
Зур эт. Мин зууур Акбай, Һау–һау!
Кечкенә эт. Ә мин бәләкәәәй Акбай, һау–һау (нечкә тавыш белән)
Тәрбияче. Акбайлар – кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән-тартып чыгара алмаганнар. Этләр песиләрнене чакырган.
Акбайлар. (икесе бергә) Һау–һау! Песиләр, килегез монда!
Зур песи. Мин зууур песи, мияу!
Кечкенә песи. Ә мин бәләкәәәәй песи, мияу!
Тәрбияче. Песиләр – Акбайларга, Акбайлар – кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән– тартып чыгара алмаганнар. Песиләр тычканнарны чакырган.
Зур тычкан. Мин зуууур тычкан, чичи!
Кечкенә тычкан. Ә мин бәләкәәәәй тычкан, чи–чи!
Тәрбияче. Тычканнар – песиләргә, песиләр – этләргә, этләр – кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар икән– тартып та чыгарганнар!
Әкиятче. Әйтегез әле, шалкан нинди булып үскән?
Балалар. Зуууур. (Куллары белән күрсәтәләр)
Әкиятче. Ә шалкан нинди төстә?
Балалар. Сары
Әкиятче. Шалкан нинди формада булган?
Балалар. Түгәрәк.
Тәрбияче. Балалар, сезгә әкияттә уйнау ошадымы?
Балалар .Әйе
Әкиятче. Сездә мина бүген бик ошадыгыз,балалар. Менә күрәсезме,балалар, бабайның күпме ярдәмчеләре булган. Алар шуңа күрә шалканны тартып чыгара алганнар. Димәк һәрвакыт бер–берегезгә ярдәм итәргә кирәк. Ә мин сезгә шундый матур әкият күрсәткән очен, менә бу Әкиятләр китабын бүләк итәм,сез аны бергәләп укырсыз .
Рәхмәт
Тәрбияче. Балалар, без дә кунаклар белән саубуллашыйк инде
Балалар. Сау булыгыз!
