Бөек Җиңүгә 80 ел
(Зурлар төркеме өчен план-конспект)
Ләйлә НУРИЕВА,
Казандагы
122 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: Балаларга Бөек Ватан сугышы турыда мәгълүмат бирү, аларда гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Бурычлар:
- Тәрбияви бурыч:балаларда уңай эмоциналь халәт булдыру; үзләренең уй-фикерләрен иптәшләре һәм өлкәннәр белән уртаклашу теләген үстерү.
- Үстерү бурычы: тәҗрибә белән кызыксынучанлыкларын, балаларның кабул итүләрен, игътибарын, фикерләу сәләтләрен, диалогик сөйләм телен үстерү.
- Белем бирү бурычы: уеннар аша балаларны Ватан сугышында катнашкан каһарманнарга куелган һәйкәлләр белән таныштыру.
Жиhазлау hәм материал: һәйкәл макеты, очкыч.
Хәерле көн һәммәбезгә!
Балалар, мин бүген сезнең янга буш кул белән килмәдем. Минем янга җыелыгыз әле, карагыз, бик матур тартма алып килдем. Тартма эчендә ниләр бар икән, ничек уйлыйсыз?
(Балаларның җавабы)
– Әйдәгез бергәләп карыйбыз. (Тартманы ачып, очкычны алалар). Бүген мин сезне виртуаль очкычка утырып, һәйкәлләр янына сәяхәткә чакырам. Һәйкәлләр – ул үткәннәрнең тавышы, тарихның шаһитлары. Алар безгә узган буыннарның батырлыгын, казанышларын искә төшерә. Һәйкәлләр, ул, балалар, таштан да, бронзадан да ясала. Хәрби, ягъни Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышына тарихи шәхесләргә багышланган була. Шулай ук мәдәни архитектура һәйкәлләре дә була. Балалар, һәйкәлләр белән сезнең якыннган танышасыгыз киләме? (Балалар җавабы). Алайса, әйдәгез, тизрәк очкычка утырыйк та сәяхәткә кузгалыйк. (Залда һәйкәл макеты тора. Балалар һәйкәл янына килә.)
– Беренче тукталыш: (Мамай курганы).Ничек уйлыйсыз, бу нинди һәйкәл икән? Кемгә куелган? (Балалар җавабы). Җавапны белер өчен, әйдәгез, балалар, бер уен уйнап алабыз. Сезгә пазл җыярга тәкъдим итәм. (Балалар Мамай курганы пазлын җыялар). Афәрин, булдырдыгыз, әйдәгез, бу һәйкәл белән якынрак танышыйк. Мамай курган 1942 –1943 елларда Сталинград сугышы вакытында булган каты бәрелешләр урынында, Идел елгасы уң ярында, Волгоград шәһәренең Үзәк районында урнашкан калкулык. Бүген ул урында «Сталинград сугышы Каһарманнарына», «Ватан-Ана чакыра» дигән төп һәйкәлле мемориаль комплекс урнашкан. Ул дөньядагы иң биек һәйкәлләрнең берсе, сугышта һәлак булганнарны искә алу символы. Мамай курганында берничә туганнар каберлеге һәм аерым каберлекләр урнашкан, анда барлыгы 35 000 кеше җирләнгән.
Менә без күпме мәгълүмат алдык. Әйдәгез, хәзер очкычка утырыйк та киләсе һәйкәл янына сәяхәт кылыйк. (Балалар тезелешеп түгәрәк әйләнә һәм киләсе һәйкәл янына туктыйлар).
Икенче тукталыш: («Әрсез солдат» Ржев янында урнашкан). Менә күрәсезме, балалар, без икенче һәйкәл янына килеп җиттек. Ничек уйлыйсыз, бу һәйкәл кемгә багышланган? (Балалар җавабы). Афәрин, булдырдыгыз. Бу, дөрестән дә, «Әрсез солдат» һәйкәле. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларның тырышлыгын, үҗәтлеген чагылдыра. Аларның кабатланмас каһарманлыгын күрсәтә. Әлеге һәйкәл Россиянең Ржев шәһәре янында урнашкан. Хәзер сезгә бу һәйкәлне башка һәйкәлләр белән бутамас өчен «Һәйкәлне дөрес итеп җый» уенын уйнарга чакырам. Сезнең алда һәйкәлләр сурәтләнгән рәсемнәр. Тик аларның кайбер өлешләре буташтырылган. Сезгә шулар арасыннан «Әрсез солдат» һәйкәленең бөтен өлешләрен табып ябыштырырга тәкъдим итәм. Җиңүчене һәйкәл турында брошюра көтә. Башладык. (Балалар һәйкәл рәсемен ябыштыра. Җиңүче ачыклана һәм бүләкләнә). Булдырдыгыз, нәни дусларым. Инде чираттагы һәйкәл янына ашыгыйк. (Балалар киләсе һәйкәл янына бара).
Өченче тукталыш: («Блокада чәчәге» һәйкәле). Карагыз әле, балалар, бу һәйкәл кемгә багышлана икән? (балалар җавабы). Җавапларның дөресме-юкмы икәнен ачыклау өчен экранга карыйк әле. (Балалар тәрбияче белән бергәләп видео карыйлар).
Бу һәйкәл Нева елгасы янында урнашкан. Анда 12 яшьлек кызның көндәлегеннән өзекләр язылган. Бу һәйкәл блокада вакытында балалар кичергән авырлыкларны, газапларны чагылдыра. (Каралган видео буенча балалар белән әңгәмә оештырыла һәм соңыннан материалны үзләштерү максатыннан «Нәрсә юк?» уены уйнала).
Балалар без сезнең белән бүген кая сәяхәт кылдык? Нәрсәләр белдегез? Сәяхәт ошадымы? Инде сәяхәтебезне тәмамлап, өйдә әти-әниләрегез белән берлектә үзегезгә ошаган һәйкәл рәсемен ясарсыз. Соңыннан конкурс үткәреп, җиңүчене билгеләрбез. Ярыймы? (Балалар җавабы). Бүгенгә без сезнең белән саубулашабыз.
