Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү
Эльвира НУРГАЛИЕВА,
Азнакайдагы
21 нче «Сандугач»
балалар бакчасы
тәрбияче
Ел саен балалар бакчасына яңа балалар килә. Аларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә-юнь белән танышалар, сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.
Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү формалаша. Башкарылачак роль баланы чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Сәхнәләштерелгән уеннар барышында, бала персонажлар өчен кайгырта, үзен алар урынына куя, булышу ысулларын таба, яхшылык hәм явызлыкка үзенең карашын күрсәтә. Баланы төрле яктан үстерә.
Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Спектакльләрдә катнашып, балалар тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша – яңа сүзләр белән баетыла. Әкиятне укып бетергәч, балаларга нинди дә булса җөмләне тәмамларга, кабатларга, эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә. Аннан кечкенә хикәяләр алына. Әкренләп монологик сөйләм белән бергә диалогик сөйләм осталыгы үсә. Аваз культурасы өстендә эшләнелә. Бала күп нәрсәне исендә калдыра. Аның хәтере камилләшә. Рольне уйный-уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, татар телен истә калдыру җиңеләя. Сәхнәләштерү эшчәнлеге күрсәтүенчә, бала ялгышырга мөмкин, әмма әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2–3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Яраткан геройлар балаларга үрнәк була. Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша – персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Рольне уйнау, баланы башка персонаж алдында чиста, аңлашылырлык итеп аңлатуны таләп итә. Театр бала өчен яп-якты истәлек булып кала.
Сәхнәләштерү әшчәнлеге үз алдына түбәндәге мәсьәләләрне, бурычларны куя :
- сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү;
- балаларның сүз байлыгын үстерү;
- дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү;
- мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру.
- Балаларның сәхнәләштерү эшчәнлеге иртәнге, кичке сәгатьләрдә, дәреснең бер өлеше булып, шулай ук аерым планлаштырылган дәрес булып та кертелергә мөмкин.
Сәхнәләштерү эшчәнлеге
- курчак театры карау hәм алар буенча әңгәмә оештыру;
- уен- драматизацияләр;
- сәнгатьле итеп сөйләү күнегүләре;
- этика буенча аерым күнегүләрне үз эченә ала.
Тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, яхшы күрә, ишетә белергә, актерлык, режиссерлык осталыгына да ия булырга тиеш. Тик ул үзенең актерлык осталыгы белән оялчан баланың уйнау теләген бетереп, гади укучыга кайтарып калдырмасын. Балалар ялгышудан куркырга, гел караучы гына яки гел катнашучы гына булырга тиеш түгел.
Рольләргә бүлгәндә төрле алымнар кулланыла:
- баланың теләге буенча роль сайлау;
- төп рольләргә оялчан балаларны билгеләү;
- карточкалар буенча рольләргә бүлү;
- парлап уйнау.
Монда ике проблема килеп чыгарга мөмкин:
- hәр балага рольләр житмәсә нишләргә;
- тискәре рольләрне кем уйнар
Беренче проблеманы балаларны төркемнәргә бүлеп чишеп була. Ә икенчесен аңлатырга: әкияттә, сәхнәдә барысы да артистлар. Артист өчен тискәре рольне уйнау күпкә катлаулырак. Һәр бала тискәре рольне дә, уңай рольне дә уйный белергә тиеш.
