Нәсел җепләре йомгагын сүтеп…

Нәфисә СИЯКИНА,

Тәтеш кадет-интернат мәктәбенең

татар теле һәм әдәбият укытучысы

   Аннотация. Мәкаләдә татар теле һәм әдәбияты фәненнән проект һәм эзләнү эшләре алып бару буенча укытучының эш тәҗрибәсе яктыртыла. Туган бәйләп алып барылган эзләнүләр, проект эшләре буенча Халкыбызның тарихы, милли мәгарифе, мәдәнияте буенча төбәк материалына таянып алып барылган иҗади эзләнүләр, проект эшләрен оештыру һәм алып бару буенча методик тәкъдимнәр, гамәли киңәшләр бирелә

Төп сүзләр: проект эшчәнлеге, эзләнү-тикшеренү эше, зыялылар нәселе, Г.Тукай иҗаты, мәгърифәтчелек эшчәнлеге, мәдәният һәм сәнгать.

Мин тумышым белән Тәтеш районыннан, балачагымда дәү әниләремә Кайбыч якларына еш бара идем. Туган районымның мәгариф системасында күп еллар эшләп киләм, хәзерге вакытта Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә туган тел һәм әдәбият укытам. Укучыларым белән алып барган эзләнүләр 40 елдан соң Кайбыч якларына алып кайтты һәм зур ачышларга китерде.

Мәктәбебездә 2020 нче елдан бирле «Заманча мәктәп» федераль проекты, «Милли мәгариф» республика проекты кысаларында эшләп килгән «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге эшли. Мин анда 8 –11 сыйныфларда туган тел  һәм әдәбият буенча «Иҗат аланы» проект эшчәнлеген җитәклим, укучыларым белән туган төбәгебез тарихы, мәдәнияте, милли мәгарифе, танылган шәхесләре турында иҗади проектлар һәм эзләнү эшләре алып барам.

Беренче тапкыр зләнүләр  мине әниемнең туган ягына – Кайбыч районы Кече Кайбыч авылына алып кайтты. Аның сәбәбе – Тәтеш районы Олы Тормы авылында туып үскән Маһруй Мозаффария һәм аның улы танылган композитор Мансур Мозаффаров турында материал туплау. Маһруй апаның әнисе – кече Кайбыч авылының Төхфәтулла хәзрәт кызы һәм Габдулла Тукайның остазы, Уральскидагы «Мотыйгия» мәдрәсәсе мөдәррисе Мотыйгулла хәзрәтнең апасы икән бит! Безнең өчен бу беренче көтелмәгән ачыш булды.

Мозаффарилар гаиләсенең Габдулла Тукай исеме белән бәйләнеше, бөек шагыйребезнең 140 еллыгы уңаеннан тагын да зур кызыксыну уятты. Танылган шагыйрә, мәгърифәтче, татар кызлары өчен беренче рус-татар мәктәбе мөгаллимәсе Маһруй Мозаффариягә Г.Тукай иҗаты нык тәэсир итә. «Габдулла әфәнде Тукаевның хатын-кыз галәменә тәэсире» дигән мәкаләсендә шагыйрә беренчеләрдән булып: «Г.Тукай хакыйкый халык шагыйре иде…» – дип «Мәктәп» журналында язып чыга. Ул анда шагыйрьнең «Бер хатын авызыннан» исемле шигыреннән өзек куллана:

Хатынлар! Атлаңыз алга! Бу юлда шаула, матбугат!

Хатынларны кысучыларга каршы ач сугыш, ук ат!

Аның башка мәкаләләрендә дә Тукайга ихтирамы, аны сагынып искә алуы сизелеп тора. Мәсәлән, «Мөхтәрәм Шиһабетдин хәзрәт» исемле Ш.Мәрҗанинең йөз еллык юбилее уңаеннан язылган нәсере. Аның белән бер рәткә М.Мозаффария И.Гаспринский һәм Г.Тукайны да куйган. «Бу олуг мөбарәк затларның әсәрләре күңелдә әллә нинди тасвир итә алмаслык хис калдыра. Аларны яшь буынга аңлатып җиткерергә кирәк,» – дип искәрткән шагыйрә.

Бервакыт М.Мозаффария үзенең шәкертләре белән Кадер киченә багышланган әдәбият кичәсе үткәрергә әзерләнә. Мөгаллимә берәр шигырь язуын үтенеп Г.Тукайга мөрәҗәгать итә. Шагыйрь шул көнне үк бик матур чәчәкләр белән бизәлгән кәгазьгә шигырь язып килә.

КАДЕР КИЧ
(Сурәи кадердән)

 

Бу кадер кич елда бер кич – барча кичләр изгесе;

Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

Сафланыр ул, пакьләнер, – бик зур ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.

Шул капугъдан күндерермез тәңремезгә без теләк, –
Бер кадер кич тәңре каршында мең айдан изгерәк.

 

Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух;
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.

Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.

 

Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,
Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр.

Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям;
Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!»

 

Аңлашылмаган сүзләр:

Капугъ – ишек, капка.
Әрвах вә рух – үлгән кешеләрнең җаннары.
Мәлаик – фәрештәләр.
Гарше-көрси – күктәге тәхет.
Кәлям – сүз.

«Тукай янында» хикәясендә М.Мозаффария шагыйрьнең соңгы көннәрендә аның янына хәлен белергә хастаханәгә бару турында яза. М.Мозаффариянең кызы Мәхмүдә «Ялт-йолт» журналы мөхәррире Әхмәт Урманчиев хатыны, Габдулла Тукай журналның рухи җитәкчесе һәм мөхәррире  булу сәбәпле, алар бер-берсенә булышып, аралашып яшиләр.  М.Мозаффария Г.Тукайны үз энесе кебек якын күргән. Шагыйрь  һәрвакыт ярдәм иткән  һәм кирәк чакта Маһруйны яклап та чыккан. Менә бервакыт тарихчы Һади Атласи үзенең «Аң» журналында басылган «Гимназияме, приютмы?» дигән мәкаләсендә яңача укытуга каршы чыгып, …ул мәктәпләрдә кем укытсын инде, Хуҗаәхмәт хатынымы?», – дип Маһруйны бер дә юкка кимсетә. Үзенә якын кешеләрне түбәнсетүгә бервакытта да юл куймаган Г.Тукай аны яклап чыккан. Үзенең бер мәкаләсендә Һ.Атласиның ялгышуын кискен сүзләр белән: Симергән булгач та, Таврида сараенда йөргәч тә, зур словарь күргәч тә, бу әле һич гаепсез бер ханымның шәхесенә тияргә хак бирми…»¸ – дип язып чыккан.

Мозаффарилар гаиләсендә озак еллар буе Г.Тукайның иске кулъязмалары, юл кәрзине, карандаш һәм кара савыты кебек ядкәрләр кадерләп саклана. Шагыйрь ерак юлга барган чагында иң кадерле әйберләрен бу гаиләгә ышанып калдыра торган булган. Маһруй ханым васыяте буенча,  улы Мансур Мозаффаров  ядкәрләрне Г.Тукай музеена тапшыра.

Кайбыч якларына әйләнеп кайтуымның икенче сәбәбе – быел  татар театрының 120 еллыгы. Моны истә тотып, укучылар белән Галия Кайбицкая турында эзләнүләр алып бара башладык. Кайбычтагы Г.Кайбицкая музеена барып бик күп мәгълүмат тупладык. Алар нәселенең шәҗәрәсен барладык һәм Маһруй апаның энесе Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин Галия Кайбицкаяның әтисе булган икәнен аңладык. Димәк, Маһруй апаның улы танылган татар композиторы Мансур Мозаффаров һәм Галия Кайбицкая – туганнан туган абый һәм сеңел булып чыга. Чынлап та бу ике зыялылыр гаиләсенең нәсел җепләре тоташканмы? Бу эзләнүләрне алып барганда укучыларда һәм үземдә дә күп сораулар туды, тарих серләрен тиз генә чишеп булмаганлыгы көннән-көн ачык иде. Без эшебезне дәвам  итәргә булдык.

Кем соң ул Галия? Ни өчен аның фамилиясе Кайбицкая? Татарның беренче Алтынчәче булып танылган Галия 1906 елда Җаек шәһәрендә туа. Аның әнисе Гыйззинас 30 елдан артык  мәдрәсәдә кыз балалар  укыта. Гаиләнең бай традицияләре Галиянең тормыш һәм иҗат юлын билгеләүдә зур роль уйный. Өйдә скрипка, пианино аһәңнәре тынып тормый, төрле иҗади кичәләр үткәрелә. Әти-әнисенең моңлы тавышын тыңлап, Галия үзе дә җырлап үсә. Габдулла Тукай остазы Мотыйгулла хәзрәт гаиләсендә еш була.  Бервакыт бишектәге нәни Галия елаганда ул болай дип искәртә: «Еламый бит бу сабый, җырлый түгелме соң? Тавышы иллә дә матур, моңлы! Җырчы булыр бу, фаразан».

«Татар Шаляпины» дип атап йөртелгән, беренче профессиональ җырчы-артист Камил Мотыйгый сеңлесе Галиянең табигый сәләтен күреп, аңа сәнгать  юлын сайларга киңәш итә. Шулай итеп, 15 яшьлек Галия абыйлары  Әдһәм Кайбицкий һәм Хәмит Төхфәтуллин тарафыннан оештырылган татар театр труппасы спектакльләрендә катнаша башлый. 1932 елда Казан театр техникумын тәмамлый. Танылган драматург һәм режиссер Кәрим Тинчурин, композитор Салих Сәйдәшев яшь артистканың остазлары була.

1934–1939 елларда Г.Кайбицкая Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә белем ала, аннары әлеге театрның төп җырчысына әверелә. Театр  сәнгатенең күренекле эшлеклеләре: драматурглар – К. Тинчурин, М. Фәйзи, композиторлар – С. Сәйдәшев, С. Габәши, актерлар – Х.Әбҗәлилов, Г.Болгарская белән бергәләп иҗат итү Галиянең иҗади  үсешенә, киләчәктә халык күңелендә тирән эз калдырачак милли җанлы актриса,  көчле рухлы  шәхес булып формалашуына  уңай йогынты ясый. ТАССРның халык артисткасы, татар театр сәхнәсенең йолдызы Г. Кайбицкая 1958 елга кадәр М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында опера сәнгатенең үз традицияләрен булдыруда армый-талмый илһамланып эшли. Ул моңлы йомшак  тавышы,  тәрбиялелеге, чибәрлеге белән башка артистлардан аерылып тора. Тирән хисләрне сизгер йөрәге аша үткәреп, Тинчуринның «Казан сөлгесе»ндә – Мөршидә,  «Зәңгәр шәл»дә – Мәйсәрә, Н.Җиһановның «Алтын чәч»ендә Алтын чәч образларын тамашачының күңелен кузгата алырлык итеп башкара. 1940–1950 елларда Урыс һәм чит ил операларында: «Риголетто»да Джильда, «Травиата»да Виолетта, «Фауст»та Маргарита кебек бик тә катлаулы партияләрне җырлавы җырчының зур таланты, осталыгы турында сөйли.

Тарихка күз салсак, без анда фамилияләр төрлелеге каян килеп чыккан икәненә төшенәбез. Кече Кайбычның игелекле халкы XIX гасыр урталарында Галиянең әтисе, ятим калган Мотыйгуллага үз исәбенә мәдрәсәдә, аннары Каһирәдә белем алырга мөмкинлек биргән һәм ул соңыннан Җаекта төпләнеп калган. Аның апасы, яисә Маһруй апаның әнисе, иртә вафат була. Бәлки нәсел җепләре шуңа күрә өзелгәндер? Кече Кайбычның сүнмәс йолдызы Галия, сәхнәгә менгәч, үз фамилиясен Кайбицкая дип үзгәртә. Ул аны һәрчак туган авылы дип саный, аның белән горурланып, 1976 елда мондый юллар язып калдыра:

Авылым, сиңа омтылдым,

Аерма ипи-тозыңнан.

Зур рәхмәтен кабул күрче

Исемең йөрткән кызыңнан.

Менә серле йомгагыбыз безне мәгърифәт йолдызы Маһруй Мозаффария һәм сәхнә йолдызы Галия Кайбицкая турында әлегә шундый нәтиҗәләргә китерде. Бу ике зыялылар гаиләсенең бөек Тукай белән бәйле булуы эшебезгә зур җаваплылык өсти, эзләнүләрне дәвам итәргә этәргеч бирә.