Г.Тукай һәм А. Пушкин әсәрләре аша башка милләт халыкларына карата уңай караш тәрбияләү
Резеда САЛИМУЛЛИНА,
Казандагы
402 нче балалар бакчасы
тәрбиячесе
Син аз гына яшәп, ил күгеннән
Якты йолдыз булып атылдың.
Ак эз сузып үтте ил күңелендә
Синең шигырең, моңың, акылың.
Әхмәт Фәйзи
Аннотация. Габдулла Тукай һәм Александр Пушкинның тормыш юлларын, иҗади эшчәнлекләрен чагыштырсак, нинди уртаклыклар күрергә мөмкин? Икесе дә аз яшәп, бай әдәби мирас калдырган, әсәрләре реалистик юнәлештә язылган. Халык әкиятләрен эшкәртеп – әдәби әкият иҗат иткәннәр. Шигырьләре аша эчке шәхси кичерешләре чагыла.
Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була.
Пушкин һәмТукай – бөек шагыйрьләр, бөек шәхесләр. Ике халык арасында алардан да бөегрәк кешеләр бармы икән? Еллар, гасырлар үткән саен алар тагын да биеккәрәк күтәрелә. Киләчәктә дә аларга кабат-кабат әйләнеп кайтачаклар. Чөнки, бу шагыйрьләр үз халкының милли рухын чагылдыра. Бу миллилек халыкның уй-фикерләрен, теләкләрен, хисләрен тирән аңлауда чагыла.
Александр Пушкин – шул гасырда һәм аннан соң да яшәүче бик күп шагыйрьләргә юл яктыртучы. Татар халкының бөек шагыйре, Габдулла Тукай өчен дә юл күрсәтүче якты йолдыз булып торган.
Тукай һәм Пушкинның тормыш юлларын, иҗади эшчәнлекләрен ча-гыштырсак, нинди уртаклыклар күрергә мөмкин соң? Икесе дә аз яшәп, бай әдәби мирас калдырган, әсәрләре реалистик юнәлештә язылган. Халык әкиятләрен эшкәртеп – әдәби әкият иҗат иткәннәр. Шигырьләре аша эчке шәхси кичерешләре чагыла.
Йөз меңнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар Тукай исемен. Татар әдәбияты үсешенә Г.Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табуы кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сәнгатьләренең чәчәк атуына да зур йогынты ясаган.
Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен дә безгә Тукай бирде. «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләрен кем генә белми икән? Бу шигъри әкиятләр балаларга әхлак тәрбиясе бирә. Ата-анага, туган тел һәм әдәбиятка, милләткә мәхәббәт уята, дөнья һәм табигать турында мәгълүматлар бирә.
Рус шагыйре Пушкин иҗаты белән Тукай Җаек каласында мәдрәсә каршында ачылган рус сыйныфында укытучы Әхмәтшадан дәресләр алганда таныша. Пушкинның иҗаты белән танышу Г.Тукай өчен бик әһәмиятле урын алып тора. Тукай үзен хаклы рәвештә Пушкинның укучысы дип саный. Ул шәрыкъ шигырьләреннән беренче булып Пушкинның реалистик традицияләрен дәвам итә, реалистик әдәбият, балалар әдәбияты өчен көрәшә һәм аны нигезли.
Габдулла Тукай бөек рус шагыйренә шигырьләрен генә багышлап калмый, ул әле аның әсәрләрен тәрҗемә итүче дә.
Балалар өчен иҗат ителгән әсәрләрендә икесе өчен дә уртак булган табигать темасы бар.
Пушкин һәм Тукайны шигъри мотивлары, җир йөзендәге төрле күренешләргә кызыксынучанлыклары берләштерә. Туган илгә, туган җиргә, туган халкына, хатын-кызга сокланып карау, табигатьнең нечкәлекләрен, аны тирәнтен аңлау алар иҗатында күрергә була.
Без тирән үзгәрешләр һәм социаль икътисади үзгәртеп корулар, рухи кыйммәтләргә әһәмият кимегән катлаулы чорда яшибез. Бүгенге көн, җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә сәләтле шәхес тәрбияләүдә мәктәп-кәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре алдында мөһим бурычлар куя. «Без нинди шәхес тәрбияләргә тиеш?» дигән сорауга җавап табу өчен безнең 402 нче балалар бакчасы педагоглары балаларга белем һәм тәрбия бирү процессында яңа чаралар, яңа алымнар эзлиләр. Әхлак тәрбиясе башка барлык тәрбия юнәлешлә-ренең нигезен тәшкил итә. Әхлак тәрбиясенең бер төре булып толерант шәхес тәрбияләү тора. Толерант шәхес тәрбияләү ул – ке-шелек ле, рухи яктан бай, башка милләт кешеләренә, теленә, мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү.
Төрле милләт халыклары мәдәнияте һәм мәгарифенең үзара бәөләнеше, бер-берсенә йогынтысы милли үзаңның уңышлы тәрбияләнүенә тиешле шарт булып тора. Балаларның башка халыклар мәдәнияте кыйммәтләренә мөнәсәбәте аларның үз халкы мәдәниятенә, шулай ук үз-үзенә нинди мөнәсәбәттә булуын да белдерә.
Җирдәге, илдәге, кешеләр арасындагы иминлек, татулык, дуслык гаиләдән башлана. Гаиләдә алынган сабак аеруча нык һәм нәтиҗәле, чөнки ул баланың сизгер, саф йөрәге аша үтә.
Үзебезнең балалар бакчасында без барлык тәрбия эшен әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә алып барабыз. Башта анкеталар, сөйләшүләр нигезендә әти-әниләрнең тәрбиягә карашларын, психологик-педагогик культура дәрәҗәләрен ачыклыйбыз. Ата-аналар җыелышларын кызык-лы, нәтиҗәле үткәрергә, аларны төрләндерергә тырышабыз.
Гаилә – гомер чишмәсе, һәр гаиләнең үзенең үткәне, бүгенгесе, киләчәге бар һәм булырга тиеш.
Безнең төркемдә дә катнаш гаилә балалары шактый, һәм бу толерант шәхес тәрбияләү өчен үзенчәлекле җирлек булып тора.
Бакчабызда «рус культурасы атналыгы», «татар культурасы атналыгы» кебек чаралар уздыру традициягә керде. Бу чараларны үткәрү процес-сында балалар рус һәм татар халкының милли бәйрәмнәре, йолала-ры, җырлы-биюле уеннары, халык уеннары белән танышалар, күңел-ләренә сеңдерәләр.
Без үзебезнең төркемдә төрле милләт халыкларының бәйрәмнәрен, бизәкләрен, ризыкларын, киемнәрен, яшәү рәвешен чагылдырган тематик альбом төзедек. Шул альбомны карау балаларда башка милләт халыкларына карата кызыксыну уята, белемнәрен баетуга яр-дәм итә. Шулай ук даими рәвештә «Бишек җыры беләсеңме?», «Дуслык бәйрәме», «Халык әкиятләре атналыгы» уздырабыз.
Гомумкешелек кыйммәтләрен ачуга юнәлтелгән шөгыльләр, әңгәмә-ләр уздыру, төрле ситуацияләр чишү дә милләтара тату яшәү хисе формалаштыруда зур роль уйный. Халык мәдәнияте, халык тормышының нигезен белү безнең арага килеп кергән әхлаксызлык дулкынына каршы әхлакый иммунитет булдырырга, нинди милләттән булуына карамастан, кешегәүзендә әхлакый кыйммәтләр формалаштырырга кирәклегенә төшенергә булыша.Баланың хәтерен калдырмау, бигрәк тә аны кимсетмәү, аны үзен хөрмәт итәргә һәм «мин» төшенчәсен аңларга өйрәтү дә бүген һәм киләчәктә үзен акларга тиеш. Үзен яраткан һәм хөрмәт иткән бала гына башкаларны ярата һәм хөрмәт итә белә.
Кулланылган әдәбият.
1.Анненский И.Ф.Книги отрахений (об эстетическом отражении Пушкина к природе). –М.,1979.
2.Афанасьев В.В.А.С.Пушкин.–М.,1991.
- Башуров Р. Тукай һәм рус әдәбияты.–Казан, Тат.кит.нәшр.,1958.
- Нуруллин И. Тукай.–Казан, Тат.кит.нәшр., 1979.
- Рәсүлова З. Тукай эзләреннән.–Казан,Тат.кит.нәшр., 1985.
- Халит Г. Тукай иҗаты.–Казан,Тат.кит.нәшр.,1956
7 Воспоминание о Тукае. –Казань: татарское книжное издательство, 1976г Габдулла 8.Тукай. Произведения в четырех томах (1–4), академия наук, Казанский филиал, Институт языка, литературы и истории.– Казань. Татарское книжное издательство, 2000 г. Интернет –ресурсы http://magarif-uku.ru http://belem.ru
