Татар теленнән дидактик күнегүләр
Әлфинур ДАУТОВА,
Әгерҗе
районы
Ләбиб Айтуганов исемендәге
Девәтернә төп мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема: V –VI сыйныфлар өчен “Лексика” бүлеге буенча дидактик күнегүләр.
Дәресләрдә якташ язучылар иҗатын, ягъни өстәмә чыганак материалларын файдалану, икеләтә отышлы: беренчедән, тел гыйлеменең төрле бүлекләренә кагылышлы биремнәр үтәү барышында белем-күнекмәләр ныгытыла; икенчедән, махсус сайланган текстлар тәрбияви әһәмияткә ия. Шуларны күздә тотып, Әгерҗе төбәгендә туып-үскән авторларның әсәрләрен, кулланма-китапларын файдаланып, V–VI сыйныфлар өчен “Лексика” бүлеге буенча күнегүләр тупланмасы (карточкалар) эшләнде. Боларның әһәмияте шунда: шигырләрдән, хикәяләрдән алынган өзекләрдә туган якның матурлыгы, аңа карата мәхәббәт, хезмәтне ярату, сугыш турында, әти-әнигә, өлкәннәргә карата ихтирам һәм башка темалар чагылыш тапкан.
Лексика
1 нче карточка
Асларына сызылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга.
Билгеле инде әнинең бу сүзләреннән соң мин бер карышка үсеп китәм. 2.Иртән генә җиргә төкерек төшеп җитә алмаслык салкын аяз көн иде. 3.Без ул көнне мәктәптә бәхет кошы тоткандай йөрдек. (Г.Галиев)
2 нче карточка
Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын язарга.
Хәзер- Җылы-
Биек- Куркак-
Текә- Кыз-
Озын- Дошман-
3 нче карточка
Шигырьләрне укырга. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне табып, парлап язарга.
Көзен миләш бик тә әче,
Кышларын никтер татлы.
Балдай хисләр күңел тулы
Минем дә татлы чакмы? (Ә.Низамова)
Бу дөньяда күп татыдым
Әчене дә, төчене дә.
Тормыш бит ул һич аямый
Олыны да , кечене дә. (Ч.Мусин)
Һәрбер эшнең, һәр кылганның
Уңае бар, киресе бар.
Уңайның да, киренең дә
Безгә тигән өлеше бар. (Ч.Мусин)
4 нче карточка
Текстны күчереп язарга. Асларына сызылган сүзләрнең синонимнарын табарга.
Девятерня авылы табигатьнең сокландыргыч матур почмагына урнашкан.Аның җиләкле аланнары, карлыганлы әрәмәләре, урманнары, челтерәп аккан чишмәләре, Кады һәм Көтмәс елгалары тәнгә сихәт, җанга ләззәт бирә.Табигатьнең гүзәллеге рухны чистарта, шифа иңдерә. Шуңадырмы Әлфирә кечкенәдән үк шигъри җанлы, кешеләргә ярдәмчел булып үсте.
5 нче карточка
Түбәндәге җөмләләрдә күчерелмә мәгънәдәге сүзләр бармы?Аңлатыгыз.
1.Алтын нурларын тирә-якка сибеп әкрен генә кояш чыгып килә. 2.Минем Радигымның куллары алтын аның. 3. Күктә кояш, җирдә без. Рафика сөенечтән кояштай елмая. 4. Җилнең елау- улау тавышына кушылып, үзебезнең кычкырып елап җибәрәсебез килә. (Г.Галиев)
6 нчы карточка
Әйтемнәрнең мәгънәсен аңлатыгыз.
- Йомыркадан җөй эзләмә.
- Егет сүзе бер булыр.
- Каш ясыйм дип, күз чыгарма.
7 нче карточка
Өзекне укырга, алынма сүзләрнең асларына сызарга.
Стоматолог Игорь Никитич белән дуслашып киттек. Мин һәр кергәнемдә аннан берәр дәрес алдым, мәсәлән, кайсы тешне нинди инструмент белән суырырга, авыруның башы, синең инструмент тоткан кулың нинди позициядә булырга тиешле- барысын да күрсәтергә тырышты. Бу мәрхәмәтле җан иясенең өйрәтүе, авылыма фельдшер булып кайткач, миңа бик ярап куйды, мин аңар гомерем буена рәхмәтле булдым. (Г.Галиев)
8 нче карточка
Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне синонимнмары белән алмаштырып карарга.
Мин тормышны хәзер ныграк сөям,
Сөям аның назлы гөлләрен.
Һәр үләнен, һәр агачын сөям,
Зәңгәр күзле урман- күлләрен. (Ә.Фәтхетдинова)
9 нчы карточка
Күчереп язарга.Асларына сызылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга.
1.Киләчәк – вакыт дәвамы,
Хыялга бәйле дәвам.
Хыялы татлы кешенең,
Юллары- якты заман.
2.Их бу яшьлек, гүзәл яшьлек,
Гомернең күркәм чагы.
Йөрәктәге ялкын булып,
Дөрләп янган учагы. (Ч.Мусин)
10 нчы карточка
Җөмләләрдән фразеологик әйтелмәләрне табарга, мәгънәсен аңлатырга.
- Көймәм комга терәлде дә калды.
- Тозлап-борычлап җавап кайтарасы килгән иде дә, тыелып калдым.
3.–Җитте сиңа, әни! Балавыз сыгудан тукта! (Г.Галиев)
