Кышкы урманга сәяхәт
(Уртанчылар төркеме)
Гөлшат ЛОТФУЛЛИНА,
Азнакайдагы 21 нчы «Сандугач»
балалар бакчасы тәрбияче
Максат: балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә өйрәтү.
Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.
Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен, хәрәкәт координациясен, кул чукларының хәрәкәтчәнлеген һәм сөйләм телен үстерү.
Белем бирү бурычы: балаларның ел фасыллары, кыш билгеләре, кыргый хайваннар турында күзаллауларын формалаштыруны дәвам ит; сорауларга җөмлә белән җавап бирү.
Белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, аралашу, социальләштерү, танып белү.
Методик алымнар һәм чаралар: табышмак әйтү, сорауларга җавап, әңгәмә, техник чаралар куллану, хәрәкәтле уен, бармак уены.
Алдан эшләнгән эш: балалар белән кыргый хайваннар турында әңгәмә, кыргый хайваннар рәсемнәрен карау, ял минуты һәм кыргый хайваннар турында шигырьләр өйрәнү; рәсемнәр ясау.
Сүзлек өстендә эш: өн, оя, җәнлек,
Җиһазлау: ноутбук, маскалар, агачлар, кыргый хайваннар рәсемнәре.
Әзерлек эше: маскалар әзерләү, кыргый җәнлекләр, кыш рәсемнәрен карау, шигырьләр, уеннар өйрәнү, уенга музыка әзерләү.
Эшчәнлек барышы:
Оештыру моменты.
– Исәнмесез, балалар!
Хәерле көннәр сезгә.
Кулларга без тотындык,
Бер-беребезгә елмайдык.
Җылы күчте кулларга
Рәхәт булды дусларга.
Тәрбияче. Балалар, ничек хәлләрегез?
Балалар. Әйбәт, яхшы.
Тәрбияче. Сез минем дә хәлне сорагыз инде
Бала. Сезнең хәлегез ничек?
Тәрбияче. Минем дә хәлем яхшы, рәхмәт.
1.Әңгәмә.
Тәрбияче. Балалар әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты икән? Искә төшерик әле (Кыш ае) Ә сез каян белдегез?
Тәрбияче. Балалар, урамда хәзер елның нинди вакыты?
Балалар. Кыш.
Тәрбияче. Сез аны кайдан белдегез?
Балалар. – Урамда салкын
- Кар ява
- Салкын җил исә
Адель. Мин кыш турында шигырь беләм.
Тәрбияче. Яле тыңлап карыйк.
(Бала кыш турында шигырь сөйли)
Тәрбияче. Афәрин, бик матур шигырь сөйләдең (кул чабалар).
Тәрбияче. Балалар, сез беләсезме, бүген мин шундый матур төш күрдем! Имеш, мин кышкы урманда йөрим икән. Урман шундый матур, бөтен җир ап-ак, салкынча һава. Уянып китсәм… берни дә юк. Минем хәзер урманга барасым килә инде. Сезнең урманга барасыгыз киләме?
Балалар. Әйе, әйе, барабыз.
Тәрбияче. Мин сезне бүген кышкы урманга сәяхәткә барырга чакырам.
Тәрбияче. Балалар, урманда үзебезне ничек тотарга кирәклеген беләсезме? (Кычкырмаска, агачларны сындырмаска, җәнлекләрне куркытмаска).
–Урманга нинди транспротка утырып барырбыз икән? (Машина, чаңгы, автобус белән)
Тәрбияче. Машина, автобуслар карга керсә батар, самолет белән барсак, төшергә урын табып булмас. Әйдәгез, урманга чаңгылар белән барабыз. Менә болай гына урамга чыгып китеп буламы? (Юк). Нишләргә кирәк? (Җылы итеп киенергә кирәк)
– Әйдәгез, башта җылы чалбарларыбызны киябез, шапкаларыбызны да киик, куртка, итекләрне кидек, бияләйне дә онытмыйк. Хәзер чаңгыларны аякларыбызга киик тә, юлга кузгалыйк.
Калын итеп киендек, 1,2,3,4,5 чаңгыларны кидек (2 аякка да), урманга киттек.
Балалар. Әйе-әйе барабыз.
(чыҗ- чыҗ-чыҗ)
Без атлыйбыз, атлыйбыз,
Суыктан курыкмыйбыз.
Юл юк, дип тормыйбыз,
Карга эзләр салабыз.
Урманга килеп җиткәнбез,
Сизми чә дә калганбыз.
(Кар шыгырдаган тавыш)
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, без урманга килеп тә җиттек. Нинди матур кышкы урман! Бөтен җир йомшак ак кар белән капланган.
Шигырь (Кышкы урман)
Бөтен дөнья ак булган
Әйтерсең, ап-ак юрган.
Агачлар да ак мамыктай
Матур шәлен ябынган.
Әйдәгез әле, исәнләшик урман белән.
Балалар. Исәнме, урман! Исәнме кышкы урман!!
Тәрбияче. О-О-О балалар, карагыз әле, нинди эзләр бу??
Моны бит хәйләкәр төлке калдырган. Әйдәгез шул эзләргә басыйк әле.
Балалар, кыргый хайваннарны, кыргый җәнлекләр дип тә йөртәләр. Урманда бит бик күп кенә кыргый хайваннар яши. Сез анда нинди хайваннар яшәгәнен беләсезме икән ?
- «Табышмак әйтү»
1) Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Балалар җавабы)
2) Нечкә билле, хәйләкәр,
Көлтә койрыклы. (Балалар җавабы)
3) Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (Балалар җавабы)
4) Кош түгел – оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Балалар җавабы)
5) Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Балалар җавабы)
Тәрбияче. Әйе шул, кыш көне аю кар астында йоклый, ул йокласын язга кадәр, уятмыйк без аны.
Тәрбияче. Нәрсәләр яши икән урманда? (куян, төлке, бүре, тиен)
Тәрбияче. Балалар, сез санап киткән хайваннарның барысын да кышын урманда күреп буламы? (Юк.) Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Аю белән керпе кыш көне йоклыйлар.)
Ял итү минуты «Күрсәт әле, үскәнем»
Балалар түгәрәк ясап басалар һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: «Менә шулай, менә шулай», –дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек сикерә тиеннәр?
– Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә тиеннәр?
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри бүреләр?
– Менә шулай, менә шулай, шулай йөри бүреләр.
– Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.
- «Бармак» уены
Бармак уенын искә төшереп китик әле:
Бу бармак – аю
Бу бармак – бүре,
Бу бармак – куян,
Бу бармак – тиен
Ә бу бармак кечкенә
Ул була безнең – куян.
(тәрбияче баланың башына куян шапкасы кидерә)
Тәрбияче. Балалар, нәрсә бу?
Бала. Куян.
Тәрбияче. Куян бик өшегән, аны җылытырга кирәк, ярдәм итик.
Балалар. Әйе, әйе, ярдәм итәбез.
4.«Ак куянкай» уены.
Ак куянкай утырган,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай,
Колакларын селкетә.
Куян туңа башлагач
Аякларын җылыта.
Менә шулай, менә шулай,
Аякларын җылыта.
Куян һаман да туңа,
Сикергәләп тә куя.
Менә шулай, менә шулай,
Сикергәләп тә куя.
(балалар куянны кочаклыйлар)
Тәрбияче. Менә бит куян да җылынды, сикерә дә башлады.
Тәрбияче. Без нишләдек?
Балалар. Куянга ярдәм иттек, җылыттык.
5.Үстерешле уен: «Мин башлыйм, син дәвам ит!»
– Куянның колагы озын, ә аюныкы….
– Төлкенең койрыгы озын, куянныкы….
– Керпенең колагы кыска, куянныкы….
– Тиеннең койрыгы озын, аюның……
– Аюның койрыгы кыска, тиеннеке…..
Тәрбияче. Балалар, бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? (Керпе, куян, төлке,бүре, аю)
Бер сүз белән бу хайваннарны ничек дип атыйлар? (Кыргый хайваннар)
Тәрбияче. Балалар без бүген нәрсәгә ярдәм итте?
Бала. Куянга җылынырга ярдәм иттек.
Тәрбияче. Нинди яңалык белдек?
Бала. Кыш көне аю йоклый.
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Сез бик күп беләсез икән!
Хәзер безгә бакчага кайтырга кирәк. Чаңгыларны аякларыбызга киеп юлга кузгалыйк. (Кар шыгырдаган тавыш).
Без атлыйбыз, атлыйбыз,
Суыктан курыкмыйбыз.
Юл юк, дип тормыйбыз,
Карга эзләр салабыз.
Бакчага кайтып җиткәнбез,
Сизмичә дә калганбыз.
