Сәләмәт булу серләре
Эльмира ГЫЙМАЕВА,
Азнакайдагы 21 нче «Сандугач»
балалар бакчасы тәрбияче
Максат.Балаларда чисталык, пөхтәлек тәрбияләү, организмыңны чыныктырырга, чиста тотарга, тирә-юньне пычратмаска кирәклеге турындагы фикерләрне үстерү, кеше тәненең аерым өлешләре (йөрәк, үпкә) турында башлангыч белем бирү.
Интегральлләштерү. Физик тәрбия,сәламәтлек, куркынычсызлык, социальләшерү, хезмәт тәрбиясе, танып белү, аралашу, матур әдәбият уку, иҗат, музыка тәрбиясе.
Методик алымнар: Айболит (курчак) килү, сорауларга җавап бирү һәм аңлату, дидактик уен уйнау, йөрәк, үпкә рәсемнәренә карап сөйләү.
Җиһазлау: Айболит (курчак), чәй эчәр өчен гөлҗимеш, лимон, карлыган, кеше органнары рәсемнәре.
Сүзлек: сәламәт, таза, сау, үпкә, йөрәк, йодрык, витаминлы чәй, органнар, кислород, алоэ, каланхоэ, бронхлар, мөһим, гыйбарәт.
Әзерлек эше: конспект язу, күрсәтмәлелек әзерләү, әңгәмә үткәрү, йөрәк, үпкә рәсемнәрен карау, дидактик уеннар уйнау, рәсемнәргә карап сөйләмне ныгыту, гөлләрне күзәтү, әңгәмә үткәрү.
1.Кереш.
2.Төп өлеш.
Ишек шакыйлар, Айболит керә.
Айболит. Исәнмесез, хәерле көн балалар, сәламәтлегегез ничек?
Балалар. Исәнмесез, Рәхмәт, сау-сәламәт без.
Айболит. Барыгызны да сау-сәламәт күрүемә мин бик шат. Балалар мин сездән нәрсә турында сорадым?
Балалар. Саулык-сәламәтлек турында сорадыгыз.
Тәрбияче. Дөрес балалар. Без һәр көнне әнә шулай бер-беребезгә саулык исәнлек теләп көнне башлыйбыз. Менә бүген дә нинди матур көн туды. Яңа көн тууга бу җирдә яшәүгә теләгебез, омтылышыбыз артты. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәр өчен сәламәтлек кирәк. Бүген без шул темага сөйләшәбез.
Айболит. Нәрсә соң ул сәламәтлек? Балалар сез аны ничек аңлыйсыз?
Балалар.
— Кеше өчен иң кадерле әйбер.
– Сәламәтлек иң зур байлык.
– Сәламәтлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә.
– Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе. Һ.б.
Тәрбияче. Дөрес әйттегез балалар. Сәламәтлек сүзе рус телендә ничек әйтелә?
Балалар. Сәламәтлек рус телендә здоровье була.
Айболит. Әйтегез әле, кеше нинди булганда гына рәхәт яши ала?
Балалар. Сәламәт, сау, таза булганда гына, кеше рәхәт яши ала.
Тәрбияче. Сәламәт, сау, таза сүзләре нәрсә аңлата соң?
Балалар. Чирле түгел, авырмый, исән. һ.б.
Тәрбияче. Саубуллашканда нәрсә дип әйтәбез?
Балалар.
– Сау булыгыз, – дип әйтәбез.
– Исән торыгыз, чирләмәгез дип әйтәбез. һ.б.
Айболит. Сәламәт булу өчен спорт белән шөгылләнергә, саф һавада күбрәк йөрергә, режим белән яшәргә, режим белән тукланырга кирәк. Җәй көне кояшта кызынырга, су коенырга кирәк. Иртәнге гимнастика ясау да бик мөһим.
Тәрбияче. Сәламәтлекне ныгытуда тагын ниләр эшләргә кирәк? Суның әһәмияте идән?
Балалар. Иртән торгач су белән әйбәтләп юынырга кирәк.
– Ашар алдыннан һәм ашаганнан соң кулларны сабын белән юарга кирәк. Юылмаган кул авыру йоктыра.
– Һәр көнне йоклар алдыннан аякларны юарга һәм тешләрне чистартырга кирәк.
Тәрбияче. Балалар су, һава, кояш сүзләре рус телендә ничек әйтелә?
Балалар. Вода, солнце, воздух.
Тәрбияче. Чирләмәс өчен чыныгырга, спорт белән шөгылләнергә кирәк. Әйдәгез әле спорт төре турында уен уйнап алыйк. «Ромашка» уенын уйнау. Ромашка таҗларын алалар, анда күрсәтелгән спорт төренең пантомимасын күрсәтәләр.
Айболит. Хәзер без үпкә һәм йөрәк турында сөйләшербез, рәсемнәрен карап үтәрбез. Кеше организмы төрле органнардан тора. Балалар рәсемнәргә карагыз әле, йөрәк һәм үпкә болар – органнар. (Рәсемгә карап сөйли). Сәләмәт кешенең барлык органнары организмда үзара килешенеп, бер-берсенә ярашып эшли. Үпкә – сулыш алу органы (рәсемдә күрсәтү). Кеше үзенең бөтен гомере буе һаваны сулый һәм кире чыгара. Әйдәгез әле сулап карыйк. (Балалар сулыйлар.) Балалар без сезнең белән ничек итеп һаваны сулыйбыз.
Айболит. Эчкә сулаганда һава борын куышлыгы трахея һәм бронхлар аша үпкәгә керә. Сулыш системасы бик әһәмиятле, ул организмны кислород белән тәэмин итә. Аннан соң кан кислородны һәрбер органга илтә. Балалар: Борын белән кислородны эчкә сулыйбыз углекислый газ итеп сулап чыгарабыз. Йөрәк-кешенең иң мөһим органы йөрәк. (Рәсем күрсәтелә). Организмны кан яшәртә. Ул барлык органнарга туклыклы матдәләр һәм канга кислород китерә. Кан – кан тамырлары буйлап хәрәкәт итә. Барлык органнарга үтеп керә. Ләкин ул үзе хәрәкәт итә алмый. Аны йөрәк хәрәкәткә китерә. Сез ничек уйлыйсыз йөрәк нинди зурлыкта? Балалар. Кеше йөрәге зур түгел. Ул йодрыктан әз генә зурырак. Айболит. Дөрес, ул йодрыктан әз генә зурырак, тыгыз мускуллы капчык. Менә шул йодрык – капчык бер туктамый кысылган һәм киңәйгән арада ял итеп ала. Әгәр дә тәндә канның йөреше тукталса, кеше нишли? Балалар. Канның йөреше тукталса кеше үлә. Айболит. Дөрес, канның йөреше тукталса кеше яши алмый. Йөрәкне насос белән чагыштырырга мөмкин. Ул канны көч белән кан тамырларына этеп җибәрә. Кан бөтен тәнне әйләнеп чыккан соң, йөрәккә кире әйләнеп кайта. Йөрәк канны даими рәвештә кан тамырлары буйлап сәяхәт итәргә мәҗбүр итә.
Тәрбияче. Балалар, иртән торгач нәрсәлә эшлибез?
Балалар.
- Юынабыз.
- Тешләрне чистартабыз
- Чәчләрне тарыйбыз. һ.б.
Тәрбияче. Әйтегез әле, ни өчен без юынабыз һәм үзебезне тәртипкә китерәбез?
Балалар. Таза, сәламәт, чиста булыр өчен.
Тәрбиче. Юынмаган, пычрак йөргән кешеләрне ничек дип атыйлар?
Балалар. Шапшак, дип атыйлар.
Тәрбияче. Шапшак, юынмаган кешеләр белән нәрсә булырга мөмкин?
Балалар. Ул чирләргә мөмкин.
Тәрбияче. Кешенең иң зур байлыгы – сәламәтлек. Озак һәм бәхетле яшисе килгән һәр кеше үзенең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Сәламәтлекнең нигезендә чисталык ята. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә онытмаска кирәк.
Айболит. Сәләмәтлекне ныгытуда сулаган һава да зур ролне уйный. Безнең өйләрдә һаваны чистартучы гөлләр үсә. Гөлләр кешеләргә сулар өчен кисларод бүлеп чыгара. Кайсы бер гөлләрне дәвалау максатында да кулланалар. Сез аларны беләсезме?
Балалар. Алоэ, каланхоэ.
Айболит. Әйе, табыйк әле алоэ гөлен. Сезне бу гөл ярдәмендә дәвалаганнары бармы?
Балалар. Салкын тигәннән, борынга аның согын тамызалар.
Айболит. Дөрес. Менә монысы каланхоэ. Аның согы пешкән урыннарны дәвалый, җәрәхәтләрне төзәтә. Грипп вакытында борынга тамызалар, ул төчкертә башлый, шулай итеп борын эчендәге микропларны чыгара. Гөлләрне матурлык өчен генз утыртмыйлар, дару буларак та файдаланалар.
Сәламәтлекне ныгыту өчен төрле үләннәрне кулланалар. Алардан төрле төнәтмәләр ясыйлар.Үлән чәйләре ясыйлар, аларда витаминнар күп була. Шулай ук җиләк-җимешләрдән дә витаминлы чәйләр ясыйлар. Балалар нинди җиләк-җимешләр кеше организмы өчен файдалы?
Балалар. Гөлҗимеш, лимон, карлыган, миләш.
Айболит. Салкын тигән чагында гөлҗимеш, лимон, карлыган чәйләре эчегез. Хәзер мин сезне витаминлы чәй белән сыйлыйм. (Балалар чәй эчәләр, рәхмәт әйтәләр.)
Балалар бик зур рәхмәт сезгә, сез дөрес җаваплар бирдегез. Миңа китәргә вакыт җитте. Сәламәтлекне саклау, ныгыту һәр кемнең бурычы. Авырмагыз, исән-сау булыгыз!
Балалар. Сау булыгыз.
Йомгаклау.
Тәрбияче. Балалар без белем бирү эшчәнлеге башында нәрсә эшләдек?
Балалар.
– Сәламәтлек турында сөйләштек.
– «Ромашка» дигән уен уйнадык.
– Йөрәк һәм үпкә рәсемнәрен карадык.
– Чисталык турында сөйләштек.
– Бүлмә гөлләре, үләннәр турында сөйләштек.
– Витаминлы чәй эчтек.
Тәрбияче. Сез бүген бик күп белергә тырыштыгыз, яхшылап тыңлап утырдыгыз, дөрес җаваплар бирдегез. Барыгызга да сәламәт булып үсүегезне теләп калам.
