Тукай әкиятләренә ияреп

 

Бөек шагыйрь   Габдулла Тукайның  тууына  140 ел тулуга багышлана

 

Нурания ГИМАЗЕТДИНОВА,

Азнакай районы

Татар Шуган авылы

башлангыч мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

 

 

Бәйрәм программасы  азкомплектлы башлангыч сыйныф балалары өчен төзелде. Балалар саны аз булганлыктан, кичәдә әти-әниләр дә катнаша.

 

Кичәнең максаты:

а) Сөекле шагыйребез  Г.Тукай турында алган белемнәрне ныгыту, барлау; шагыйрь тормышына кызыксыну  уяту.

б) Балаларның хәтерләрен, сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру.

в)  Әкият геройлары үрнәгендә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, әти-әнине, өлкәннәрне ярату, хөрмәт хисе тәрбияләү.

    Бурычлар:

а) Балаларга Габдулла Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү.

б) Балаларның бәйләнешле сөйләмен, сәхнә осталыкларын үстерү.

в) Бөек шагыйребез иҗаты аша телебезнең матурлыгын, зәвыклыгын тоя белергә, туган телебезне ярату һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Г.Тукай портреты; әдипнең әкият һәм шигырьләренә  нигезләнеп ясалган рәсемнәр, макетлар.

Китаплар күргәзмәсе,  мультимедиа  чаралары «Туган тел» җыры аудиоязмасы.

Бәйрәм барышы

 

Зал бизәлеше. Түрдә  Габдулла Тукай портреты.Ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлә. Залда Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр урташтырылган. Г.Тукай әсәрендәге персонажлар булып киенгән балалар залда утыра. Өй күренеше. Ана бишектә бала тирбәтеп утыра.Талгын гына көй яңгырый.

Алып баручы. 140 ел элек Кушлавыч авылында җиһанга тереклекнең дәвамчысы булган сабый аваз салды. Әлеге саф аваз бар дөньяны назлап галәм киңлекләренә таралды.Аңа әти-әнисе яратып аңа Габдуллаҗан дип исем бирде. (Бала елаган тавыш ишетелә.)

Әни. Чү, балам, елама.Тыныч йокла, дәү булып үс!  (Ана Г.Тукай сүзләренә «Бишек җыры»н башкара.)

Алып баручы. Кечкенәдән ятим калып йорттан-йортка йөреп, үзенә сыеныр урын эзләгәндә дә үсеп шагыйрь  булгач та ана назын татырга өлгермәгән Тукай язган бу җырны. Ул балалар дөньясын тирәнтен белеп, аларны якын итеп, кешелекле, эшчән, тәрбияле булып үссеннәр өчен элек безгә,  хәзер балаларга сабак бирә. Авыл табигатен, аның кешеләрен матур тасвирлый. Безгә тәрбияви әкиятләр, шигырьләр язып калдыра. Бөек Тукаебызның 140 еллыгына багышланган кичәгә җыйналдык.

Укучы.  Бар күнеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? – Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Тукай бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын!

Әни  дә көлеп торсын!

 

Укучы. Дусларым, әйдәгез бәйрәмгә кунаклар чакырырга барабыз.

Гали. Мин кәҗәбезне ашатып киләм әле. «Гали белән кәҗә» шигырен сөйләү.

(Урман күренеше.)

Укучы. Нинди матур урман. Кошлар сайрый. Күбәләк очып килеп чәчәкләрдән чәчәкләргә кунып очып йөриләр.

Укучы.Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп!

(«Бала белән күбәләк»  әсәре сәхнәләштерелә.)

Укучы. И, матур күбәләк. Оч, уйна! Мин сиңа тимим. Безнең мәктәпкә кунакка көтәбез сине.

Кыз. Монда нинди күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә (күрсәтеп) күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю, бүре юк икән.

 

Нәни кыз музыка астында, җиләк җыя.

(Залга акырып Шүрәле керә. Кыз, куркып, агачлар артына кача, карап тора. Шүрәле кызны күреп ала, янына килә.)

Шүрәле. Әй, сылу кыз, кил әле! Хәзер, килче бире, уйныйк бераз кети-кети.

Бер дә шикләнмә, кызый син,

Без карак, угъры түгел.

Юл да кисмибез, шулай да

Без бик үк тугры түгел.

Кыз. Әйдә соң, уйныйк бергә. Соңыннан бергә мәктәпкә Тукай абыйның туган көненә барырбыз.

Шүрәле. Нинди Тукай? Кем соң ул?

Кыз. Сезне халыкка чыгарган һәм мәңге яшәткән Тукай абый.

Шүрәле. Нәрсә соң ул туган көн? Нәрсә соң ул бәйрәм?

Кыз. Баргач, барысын да күрерсез.

Шүрәлеләр. Әйдәгез әле минем сорауларга җавап бирегез. Аның турында күбрәк беләсем килә.

  (Тукайга багышланган викторина үткәрелә.)

Кыз. Киттек соң.

Шүрәле. Әнә тегендә ут күренә. Мәктәп шундадыр.

(Кыз белән Шүрәле читтән генә карап торалар. Су анасы кереп басмага утыра. Җырлый, йөзү хәрәкәтләре ясый.)

Су анасы.     Суларга карыйм әле.

Чәчемне тарыйм әле.

Бака балалары кебек.

Бер уйнап алыйм әле

(Суга чума. Малай керә. Кулына кармак тоткан.)

Малай. Бу кем булды соң? Җенме? Өрәкме? Әт-тә-тә, тарагын оныткан, алтын икән тарагы. Алыйм әле. (Таракны ала. Шулчакны Су анасы судан чыгып кычкыра башлый.)

Су анасы. Качма, качма! И карак! Ник аласың? Ул бит минем алтын тарак.

Ярар. Караңгы төшкәч, барырмын авылга!

(Балалар һәм Шүрәле керә. Су анасын кунакка чакыралар.)

Алып баручы. Әйдәгез әле, Су анасының күңелен күрик, «Ачык авыз» уены уйнап алыйк.

Без, без, без идек,

Без унике җан идек.

Барыбызга бер шатлык

Кем тели уйнап карыйк.

Кагыйдәсе бик гади

– Әйе,  ыһы, – димәскә

Сөйләшмәскә, көлмәскә

Авызыбызны яптык,

Әйтерсең дә су каптык.

(Шүрәле көлдереп йөри.)

(Сарык белән Кәҗә керә.«Ак калфак» җырын башкара)

Сарык.               Күп юл үттек, туган илдән ерак киттек,

Бара-бара инде тәмам арып беттек.

Арыдылар инде безнең аяклар да,

Тузып бетте инде безнең тояклар да.

 

Кәҗә. Әби белән бабай, картаеп, печән әзерли алмагач чыгып киттек бит. Ничек рәхәт яшәгән идееек.

Сарык. Карале, Кәҗә дус. Әнә тегендә ут күренә, әйдә барыйк, ашыйсы да килә.

Кәҗә. Бүреләр булса нишләрбез?

Сарык. Бүре башы капчыкта, мик-ки, ми-ки-ки. Бүре башы бер түгел униикке, – дип куркытырбыз.

 

(Кәҗә белән Сарык учак янына килә.)

 

Кәҗә.Нинди тәмле ботка пешә учакта. Менә бәхет басты бит. (Ботка ашыйлар.)

Сарык. И, Кәҗә дус, авылны сагындым. («Туган авыл» җыры.)

                            (Балалар, Су анасы, Шүрәле керә.)

Алып баручы.  Менә Кәҗә белән Сарыкны да таптык. Әйдәгез, без сезне бәйрәмгә алырга килдек.

«Өйрәтәләр мәктәпләрдә»  җыры астында бәйрәмгә китәләр. Агачлар арасыннан  әйләнеп «Мәктәпкә» килеп җитәләр.

Шүрәле. Хәзер рәхәтләнеп шигырьләр тыңлыйбыз.

Кәҗә.Мә-ә, менә күрәсезме иңсәмдәге капчыкны, балалар шигырьләр сөйләгәндә мин аларны капчыгыма тутырып барам һәм авылга кайткач, әби-бабайга сөйләрмен.

Шигырьләр.

  1. «Тукайга» М.Разов
  2. «Карлыгач» Г.Тукай
  3. «Сабыйга» Г.Тукай.
  4. «Милли моңңнар» Г.Тукай

Алып баручы. Менә  дусларым,  Г.Тукай безгә нинди  бай  әдәби мирас калдырган.Туган телебезне яратыйк, хөрмәтлик.

 

(«Туган тел»  җыры белән  кичә тәмамлана.)

 

Кулланылган әдәбият.

  1. «Күңел ачыйк бергәләп» Сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек. Мәгариф нәшрияты,  2005 ел.
  2. Габдулла Тукай. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. – Казан, Татар.кит.нәшр.,1990
  3. Ачык дәрес. Салават күпере .– Мәктәп «Татмедиа ААҖ » филиалы Идел-пресс полиграфия-нәшрият комплексы, 2012, №8.
  4. Закирова К.З.«Балачак аланы» –Казан. РИЦ нәшрияты, 2011

Җыр-музыка  интернет чыганаклардан алынды.