«Әкияттә кунакта» проекты
Гөлинә ХӘСӘНОВА,
Лаеш районы
Комлы Кавал авылы
катнаш төрдәге «Умка»
балалар бакчасында
татар телен өйрәтүче тәрбияче
«Авыл тәрбиячесе – 2025» конкурсы җиңүчесе
Ильзира ГАРИПОВА,
педагог-психолог.
Аннотация. «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән проект мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль компетенцияләрен үстерүгә юнәлтелгән. Автор Габдулла Тукай әкиятләренең сюжетын һәм образларын тирән анализлау, татар телендә бәйләнешле сөйләмне үстерү, эмоциональ эмпатия һәм тәнкыйди фикерләү формалаштыру өчен «Тылсымлы тәрәзә» исемле авторлык дидактик кулланмасын куллану методикасын ача. Бу алым, шулай ук, әкият терапиясе һәм театр педагогикасы элементлары белән берләшеп, балаларның эмоциональ үсешенә һәм тел киртәләрен җиңәргә ярдәм итә. Проектның үзенчәлеге – тәрбияче, педагог-психолог һәм төркем тәрбиячеләренең бердәм эше нәтиҗәсендә тудырылган комплекслы, конвергентлы алым. Материал татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр, педагог-психологлар һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының барлык белгечләре өчен файдалы булыр.
1.Проектның актуальлеге
Проектның актуальлеге мәктәпкәчә белем бирү федераль мәгариф программасының (ФОП ДО) балаларда патриотик тәрбия һәм туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт формалаштыру өлешендәге бурычларын гамәлгә ашыру зарурлыгы белән аңлатыла. 2026 елда Татарстан Республикасы Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтә. Хәзерге полилингваль мохит шартларында классик мирасны өйрәнүгә инновацион алымнар табу бик мөһим. Әлеге проект традицион милли мәдәниятнең һәм заманча белем бирү практикаларының (театральләштерү, видео иҗат итү) синтезыннан гыйбарәт. Проектның үзенчәлеге аның конвергент характерында: татар телен өйрәтү буенча тәрбияче, педагог-психолог һәм төркем тәрбиячеләрнең тырышлыкларын берләштерүдә.
- Проектның максаты
Г.Тукай әсәрләренә аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның телен, иҗади һәм социаль-коммуникатив сәләтләрен үстерү, шулай ук театр сәнгате һәм медиа технологияләре аша туган телен популярлаштыру.
3. Эффектив белем һәм укыту практикасы.Проект дисциплинаара хезмәттәшлек системасы аша тормышка ашырыла:• Ана (татар) теленә өйрәтүче тәрбияче компоненты: актив туган тел күнекмәләрен үстерү, Тукайның әдәби мирасын өйрәнү, рольләрне ятлау һәм спектакльдә катнашу аша әйтелеш һәм интонация экспрессивлыгы өстендә эшләү.• Психологик компонент (педагог- психолог): Социаль-эмоциональ үсеш практикалары (персонажларга карата кызганучанлыкны үстерү, аралашу киртәләрен бетерү, халык алдында сөйләү һәм театр төшерү вакытында үз-үзеңне көйләү күнекмәләрен үстерү).• Педагогик компонент (төркем тәрбиячеләре): Предмет-киңлек мохитен булдыру (комплектлар, костюмнар, китаплар), теманы гадәти мизгелләргә интеграцияләү, ата-аналар белән иҗат процессында актив катнашучылар.4. Яңалык һәм практик әһәмиятПроект нәтиҗәсендә тулы театраль куелыш булды, ул югары мактауга лаек һәм «ШАЯН ТВ» телеканалында трансляцияләнергә тәкъдим ителде. Инновацион кораллар:1.Әкиятләрне анализлау өчен визуаль модельләштерү (TРИЗ алымнары, «Тылсымлы тәрәзә» авторлык кулланмасы). 2.Театраль-уйнау терапиясе. 3.Театр куелышында музей педагогикасын куллану.5. Көтелгән нәтиҗәләр1. Балалар өчен: туган телне белү, эмоциональ интеллектны үстерү, Г. Тукай әсәрләренә кызыксыну уяту.2. Тәрбиячеләр өчен: мәктәпкәчә яшьтәге белгечләр арасында коллектив эш өчен эффектив алгоритм булдыру.3. Балалар бакчасы өчен: мәктәпкәчә белем бирү оешмасының республика күләмендә имиджын үстерү һәм социаль партнерлыкның киңәюе (региональ мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнеш).I этап. Әзерлек этабы. Максат: Проектны тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру, катнашучылар командасын (укытучылар, балалар, ата-аналар) туплау, башлангыч диагностика.
| Катнашучылар | эшчәнлек | көтелгән нәтиҗә |
| Педагогик коллектив (балалары ана (татар) теленә өйрәтүче тәрбияче; педагог-психолог, тәрбиячеләр) | 1. Дисциплина ара команданың рольләрен һәм бурычларын бүлү буенча киңәшү. 2. «Тылсымлы тәрәзә» авторлык дидактик ярдәмлеген булдыру. 3. «ШАЯН ТВ»телеканалы өчен театральләштерелгән куелыш сценариен эшләү. | Проектның төзелгән юл картасы. Әкиятләрне тирәнтен анализлау өчен әзер методик җиһазлау. Балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алган сценарий төзү. |
| Балалар | 1. Г.Тукайның иҗаты һәм татар сөйләменә һәм белемнәренә ия булу дәрәҗәсенә керү диагностикасы 2. Эмоциональ халәткә күмелү: | Герой-персонаж Апуш белән танышу. Һәр бала өчен «старт ноктасын» билгеләү. Проектта катнашуга кызыксынуны һәм эчке мотивацияне арттыру. |
| Ата-аналар | 1. «Т.Тукай безнең гаиләдә» дип исемләнгән анкета үткәрү. 2. Ата-аналар җыелышында проектны тәкъдим итү: проектның максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу, катнашуның оптималь формасын сайлау (видеоязма әзерләү). | Ата-анланың Г.Тукай иҗаты турында белемнәрен һәм проектта катнашырга әзерлеген ачыклау. Ата-аналарның хезмәттәшлеккәәзерлеген ачыклау. Костюмнар һәм декарацияләрәзерләдә ярдәм итүче актив төркем формалаштыру. |
II ЭТАП. Төп (проектны гамәлгә ашыру этабы) Максат: эшләнгән методикаларны гамәлгә кертү һәм тормышка ашыру, театр эшчәнлеге аша Г.Тукайның мәдәни-тел мирасын үзләштерү буенча актив эш.
| Катнашучылар | эшчәнлек | көтелгән нәтиҗә |
| Педагогик коллектив | 1. «Тылсымлы тәрәзә» ярдәмендә бинар дәресләр үткәрү (тәрбияче + педагог- психолог).
2. Хезмәттәшләр өчен мастер-класс: «Дикцияне үстерүдә Тукай әкиятләре буенча тизәйткечләр куллану». 3. Репетиция процессын оештыру һәм аның белән җитәкчелек итү. |
Белгечләр эшен синхронлаштыру: сөйләм һәм эмоциональ интеллект үсеше. Этномәдәни белем бирү өлкәсендә педагогларның квалификациясен күтәрү. |
| Балалар | 1. «Тылсымлы тәрәзә» әсбабы белән эшләү: Шүрәле, Су Анасы, Батыр образларын җентекләп тикшерү.
2. Чыгышларга һәм төшерүләргә әзерләнү өчен татар телендә тизәйткечләр өйрәнү. 3.Театральләштерелгән куелышта һәм видеоязмага төшерүдә катнашу. |
Бәйләнешле сөйләмне, логик фикерләүне һәм геройларның халәтен аңлау сәләтен үстерү
Сүзләрнең дөрес әйтелешен, сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәсен ныгыту. |
| Ата-аналар | 1.Костюмнар әзерләү буенча иҗади остаханәдә бергә эшләү.
2. «Тукайны өйдә укыйбыз» гаилә видео-конкурсында катнашу. |
Бала-ата-аналар мөнәсәбәтен ныгыту.
Гаиләдәтатар телен популяштыру. Мәгариф процессы партнерлары даирәсен киңәйтү. |
| Мәктәп белән элемтә | ||
| Педагоглар һәм балалар | «Мәктәптә театраль гастрольләр» иҗади очрашу | Мәктәптә психологик әзерлек формалаштыру, туган телне өйрәнүдә дәвамчылык. |
| «Балалар бакчасы-мәктәп» методик күпере («Тылсымлы тәрәзә» буенча мастер-класс) | Башлангыч сыйныф укытучыларына педагогик тәҗрибәне тапшыру, белем бирү таләпләрең бердәмлеге. | |
Начало формы
III ЭТАП. Йомгаклау этабы (нәтиҗәләр һәм перспективалар) Максат: проектның нәтиҗәлелеген бәяләү, ирешелгән нәтиҗәләрне тәкъдир итү, тәҗрибәне тарату.
| Катнашучылар | эшчәнлек | көтелгән нәтиҗә |
| Педагогик коллектив | 1. Йомгаклау диагностикасы (нәтиҗәләрне кертелгән мәгълүматлар белән чагыштыру).
2. Районда тарату өчен «Әкияттә кунакта» методик кейсын формалаштыру. 3. Тәҗрибәне педсоветта тәкъдир итү. |
Проектның дәлилләнгән нәтиҗәлелеге (балаларның сөйләм һәм эмоциональ үсеш дәрәҗәсен арттыру).
Коллегалар тарафыннан тиражлау өчен мөмкин булган әзер методик продукт. |
| Балалар | 1. Әзер куелышны экранда карау.
2. «Апуш дуслары» медальләре һәм дипломнары белән бүләкләү. 3. Төшерү мотивлары буенча рәсемнәрнең йомгаклау күргәзмәсе. |
Уңыш ситуациясен ныгыту.
Туган мәдәнияткә тотрыклы мәхәббәт формалаштыру. Иҗади казанышларны тану аша үзбәя югары. |
| Ата-аналар | 1. Электрон китап яисә «бәяләмәләр агачы» аша фикерләр һәм тәкъдимнәр җыю.
2. Балалар белән медиапродуктны бергәләп карау 3. «Без театрны ничек төшердек» дигән темага әңгәмә |
Сыйфатлы кире элемтә алу.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эше нәтиҗәләре белән ата-аналарныңюгары канәгатьлеге. Ата-аналар коллективының бердәмлеге. |
