Габдулла Тукай – безнең йөрәктә

(2–4 нче сыйныфларда Г.Тукайның иҗаты буенча үткәрелгән

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль  уен-

дәрес  эшкәртмәсе)

 Лилия АБДУЛЛИНА,
Азнакай районы Сарлы урта мәктәбенең 3 нче сыйныф җитәкчесе,
директорның укыту эшләре буенча урынбасары

Максат: туган телгә – татар теленә,  Г.Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, төрле кызыклы грамматик биремнәр үтәү, сорауларга җавап бирү.

Тәрбияви максат: укучыларда дуслык, үзара татулык, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: сәхнә уртасында ябалак рәсеме һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» язуы, чәчәкләр.

Уен өчен: түгәрәк өстәл, сораулар салынган конвертлар, кара тартма, призлар.

Уен барышы: укытучы алдан ук уенның кагыйдәләрен аңлата. Һәр сыйныф үз командасын төзи, командага исем һәм эмблема уйлап таба. Һәр сыйныф өчен биремнәр әзерләнә. Һәр командага да дүртәр конверт таратыла. Команданың капитаны конвертларның үзләре теләгән номерын сайлап ала, алты мөмкинлек бирелә. Дөрес җавап өчен 1 балл каралган. Әгәр команда җавап бирә алмаса, мөмкинлек залда утыручы җанатарларга күчә. Алар  үзләре җыйган  баллны теләсә кайсы командага бүләк итә  алалар.

                          Дәрес барышы

Укытучы.  Укучылар, мин  сораулар бирәчәкмен. Сез шул сорауларга җавап табарга тиеш буласыз.

УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН КУЮ.

Биремнәр.

Кара  тартма.

  1. Тукай туган ел:

а)  1884

б) 1886

в) 1875

УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН ЧИШҮ:

Игътибар!                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          Сорау: Кара  тартмада  кайсы ел дөрес күрсәтелгән?

Җавап: 1886 ел.

2.Тукайның әнисенең исеме:

а) Мөршидә

б)  Мәүлидә

в)  Мәмдүдә

Игътибар!

Сорау: Кара тартмада шушы исем ята.Кайсысы?

Дөрес җавап: Мәмдүдә.

  1. Г.Тукайның кайсы шигыре көйгә салынган?

а)  «Туган авыл»

б)  «Буран»

в) «Китмибез»

Игътибар!

Сорау: Кара тартмада   Тукайның кайсы шигыре салынган  дип уйлыйсыз?

Дөрес җавап: «Туган авыл».

Сораулар.

  1. Слайд ачыла. Сезгә каршы 8 нче класс укучысы Хикмәтуллин Ирек уйный. (Слайдтан сорау ачыла.) 1 команда –3 класс.

Сорау: Габдулла Тукайның әтисе нинди гаиләдән чыккан һәм кем булган?  (Мулла.)

 

Бу нәрсә?

Приз уйнатыла.

 

ФИЗКУЛЬТМИНУТ.

«Куян син кайда?»  уены.

 

  1. Сезгә каршы 8 нче класс укучысы Зәкиев Рәмис  уйный. (Слайдта сорау ачыла.)

Сорау: «Тукайның туган авылы?»

(Кушлавыч.)

 

Бу нәрсә?..

3.Сезгә каршы мәктәпнең 8 нче  сыйныф укучысы Мөҗипова Диана уйный.   (Слайд ачыла.)

Сорау: «Шүрәле»  әкиятендә урманга утын кисәргә килгән егетнең исеме ничек?

(Былтыр.)

 

Бу нәрсә?

  1. Хәзер сезгә каршы  9 нчы сыйныф укучысы Галиәхмәтов Илһам уйный.

Аның соравына җавап табыгыз әле.

Сорау: Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла кайсы авылда яшәгән?

(Өчиле.)

Кара  тартма.

  1. Сезгә каршы 9 нчы сыйныф укучысы Сәйфетдинова Рәмзилә уйный.

Сорау: Г.Тукай үзе турында нинди исемдәге китап яза?

(Исемдә калганнар.)

 

  1. Сезгә каршы мәктәп директоры Сәгытдинов Рафаэль Мөдәррис улы уйный.

«Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән».

 

Игътибар! Сорау: Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем? (Туган авыл. Г.Тукай.)

Әйе, укучылар! Дөрес! Туган авылыгызны яратыгыз. Милләтпәрвәрләр булып үсегез! Авылыгызны, туган нигезегезне онытмагыз. Кайтып йөрегез.

Сез ничек уйлыйсыз, туган авылсыз яшәү читенме? Еракка китсәгез,  ул сезне нилектән үзенә тартып торыр иде соң?

Җаваплар тынлана.  (Укучылар сөйләве.)

 

  1. Сезнең мәктәбегез матур һәм җылы. Анда укытучылар сезгә белем бирәләр. Сыйныфыгыз да яхшы. Сез бик дус һәм тату яшисез. Игътибар!                                                    Сорау:  Сыйныф җитәкчегезнең исеме ничек?

Сезгә каршы  физик тәрбия укытучысы Халиков Илнур Мирхәтим улы  уйный.

«Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын,

Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый».

Игътибар! Сорау: Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем? (Карлыгач. Г.Тукай.)

  1. Бу язучы 4 айлык вакытта әтисе үлә, 4 яшендә әнисе үлә. Ул бары тик 27 ел яши. Ләкин аның шигырьләрен хәзер дә укыйлар һәм яраталар. Игътибар!                               Сорау:  Шагыйрьнең исемен әйтегез. (Г.Тукай.)

Барлык очколарны санап, йомгак ясала. Җиңгән командаларга бүләк һәм грамоталар тапшырыла.

                  Дәресне йомгаклау.

Бер укучы такта алдына чыгып  сөйли:

– Без бүген Тукай абый турында бик күпне белдек. Сез дә кечкенә Апуш сыман шигъри җанлы булыгыз. Туган илегезне яратыгыз, милли җанлы, милли үзаңлы  кешеләр булып үсегез.

 

Дәрес «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамлана.

 

Кулланылган әдәбият.

  1. Г.Тукай.Сабыйга.
  2. Ркаил Зәйдулла.Тукай турында истәлекләр.

3.   Г. Тукай. Туган авыл.

4. Төрле елларда чыккан  «Сабантуй» газеталары.