Театр – күңел көзгесе
Гөлшат ХӘМИДУЛЛИНА,
Алмазия ГАБДРАХМАНОВА,
Актаныш районы
Яңа Әлем төп мәктәбенең
театр җитәкчеләре
Яңа Әлем мәктәбендә театр коллективы 2005 елда оеша башлый. Бу уку елында мәктәптә 99 укучы белем һәм тәрбия ала. Аларның 24е мәктәп каршында эшләп килүче «Серле дөнья» курчак театры түгәрәгенә йөрүче укучылар.
Курчак театры… Әлеге түгәрәк иҗади сәләтне үстерү өчен иң яхшы алымнарның берсе. Ул бик кызыклы, катнашучы геройларга да, тамашачыларга да зур шатлык китерә, ныклы коллектив туплауга булыша. Элек балалар курчакларны телевизор экраннарында гына күреп үскән булсалар, хәзер бу курчаклар белән сәхнәләрдә үзләре тотып чыгышлар ясыйлар, алар башкарган чыгышларны карау – безнең өчен зур куаныч. Әлеге курчакларны ясау, аларга җан өрү, чын курчаклар ясау – үзе бер матурлык һәм батырлык үрнәге.
Курчаклар белән егетләр дә, кызлар да «уйный». Башта түгәрәккә аз санда балалар килде, соңыннан түгәрәк белән башкалар да кызыксына башлады. «Серле дөнья» курчак театры 2007 елда Татарстан Мәдәният министрлыгының 200 мең сумлык грантына ия булды. Шул акчага яңа курчаклар алнды һәм репертуар киңәйтелде.
2013 елда коллектив «Халык курчак театры» исеменә лаек булды. Әлеге исемне алу зур горурлык, моны олы иҗат җимеше.
2005 елдан алып бүгенге көнгә кадәр театр үзенең эшчәнлеген дәвам итә, тамашачыларга бик күп кенә әсәрләр тәкъдим ителде. Авыл мәдәният йортында, ясле-бакча һәм район күләмендә үткәрелгән театр бәйгеләрендә укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясыйлар.
2012 елда «Албасты» әсәре белән «Иделкәем» республика конкурсында театр коллективы диплом белән бүләкләнде. 2017 елда – Нәби Дәүли исемендәге «Җырлап узган җәй», «Иделкәем» республика конкурсында театр коллективы Гран-при иясе булды. 2018 елда «Кырмыскалар» әсәре белән Мөслим мәдәният йортында, 2020 елда «Йомры икмәк» әсәре буенча Сарман мәдәният йортында куелган тамашадан соң театр коллективыбыз диплом белән бүләкләнде. 2025 елда «Мактанчык әтәч» курчак театры Яңа Әлем авылының ясле-бакча балаларына һәм мәктәп укучыларына тәкъдим ителде. Быел «Кызыл алмалар» әсәре белән «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең район этабында чыгыш ясадык
Театраль эшчәнлек – бала иҗатының иң киң таралган төре. Образга кереп, бала төрле рольләрне уйный, аннан үзенә эмоциональ ләззәт ала. Театраль эшчәнлек шөгыльләре баланың кызыксынуларын, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерә, бала яңа белемнәр алырга ашкына, үз максатына ирешергә ярдәм итә.
Әкият геройларын озак вакыт ширма артында тотып тору түземлек тә, сабырлык та таләп итә, укучылар моны бик теләп башкаралар.
Өзлексез репетицияләр… Үз сүзеңне төнлә уятып сорасалар да беләсең. Тик ул гына җитми шул! Иң мөһиме – күңелеңдәге барлык кичерешләрне дөрес кулланып, сәхнәдә үзеңне иркен тотарга өйрәнү. Шөкер, моны да балалар башкарып чыктылар. Икенче мөһим мәсьәлә – декорация һәм киемнәр. Моны эшләү, тегү өчен күпме хезмәт таләп ителә. Тамашачы ике күзе белән дә сиңа төбәлгән. «Театр җене» кагылганын менә шунда сизәсең дә инде. Әллә кайдан яңа эмоцияләр агыла, шул геройны башкарасы килә башлый. Кыскасы, театр ул – чиксез дөнья!»
21 март – Халыкара курчак театры көне. Балалар да, өлкәннәр дә курчак театрын бик ярата. Өлкәннәр анда үзләренең балачакларын искә төшерсә, балаларга ул бик күп шатлык, соклану һәм могҗиза бүләк итә.
Театр укучыларны сихри дѳньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен, сѳйләм телен үстерә, актерлык осталыгына ѳйрәтә, эстетик, эмоциональ һәм әхлакый тәрбия бирә. Театраль педагогика ысулларын куллану балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сѳйләм чисталыгын, үзләренең тавышлары белән идарә итү мѳмкинлекләрен, шулай ук коллективта үз үзләрен тоту, кыюлык эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.
Мәктәп – белем һәм тәрбия учагы. Тәрбия эше системасы укучыларның иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Хезмәт тәрбиясе, спорт юнәлеше, сәнгать дөньясы, белем дәрьясы – нинди генә юнәлеш булмасын, безнең төп максат булып камил шәхес тәрбияләү тора. Иҗади, информацион технологияләрне уңышлы кулланучы, олыларга ихтирам белән караучы, нәниләргә үрнәк күрсәтүче, спорт сөюче, сәхнәне үз итүче, белемгә омтылучы замана баласы тәрбияләү – безнең бурыч. Яңа Әлем мәктәбендә әлеге сыйфатларга хас укучылар шактый. Укучының талантын ачып, сәләтен үстереп, дөньяга таныту бездән тора. Мәктәп укучылары сәләтле, актив, бердәм булмаса, мондый югары күрсәткечләргә ирешү мөмкин булмас иде.
«Серле дөнья» курчак театры үзенең эшен тагын да матур нәтиҗәләргә ирешеп, эшләсен һәм яшәсен иде! Барлык укучы артистларыбызга укуларында да уңышлар, җитәкчеләребезгә эшләрендә дә зуррак уңышлар теләп калабыз.
