Ничек тынычлыкны сакларга?

 

(Ә. Еникиның «Мәк чәчәге»  әсәрендәге образларның бирелешен өйрәнү  буенча сыйныфтан тыш уку)

 Лилия УМНОВА,

Тукай районы

Мәләкәс урта мәктәбенеӊ

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

Дәрес коллектив фикер йөртү (проблема ситуациясенә кертү, группаларда эш, фикер алышу, рефлексия). технологиясе  буенча оештырылды Әлеге дәрес әсәрнең мәгънәви эчтәлеген ачып, укучыларга тормыш тәҗрибәсе бирүгә нигезләнә.

ФГОС дәресе буларак: өйрәнелә торган материал баланың тормыш тәҗрибәсе белән бәйләнештә, проблемалы сораулар куела, эзләнү эшчәнлеге: искә төшер, мисал китер, дәлиллә, аңлат форматында бара. Дәрестә укучыларның эшчәнлеге 70%; аралашуның диалогик формасы кулланыла.  Дәрестә балалар индивидуаль һәм группада  эшлиләр. Кире бәйләнеш җаваплар һәм эш карталары ярдәмендә башкарыла. Үзбәя һәм үзконтроль бәяләү кәгазләре ярдәмендә дәреснең һәр этабында үтәлә һәм азактан һәр группа гомуми нәтиҗә чыгарып, аны дәлилли.

Тема: Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Ә. Еникиның «Мәк чәчәге»  әсәрененеӊ образлар системасы өстендә эш.
Дәреснеӊ максаты Коммуникатив һәм танып белү универсаль уку күнекмәләрен булдыру;

Өйрәтү максаты: әдәбият теориясе  буенча белемнәрен актуальләштертү; Ә Еникиның «Мәк чәчәге»  әсәренә  анализ ясату; монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстертү;

Белем үстерү максаты:үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтә белергә өйрәтү, сәләтләрен үстерү;

Тәрбияви максат: зур корбаннар бәрабәренә яуланган, көл һәм каннан үсеп чыккан Бөек Җиӊүне,  аныӊ каһарманнарын без онытырга тиеш түгел.

Метапредмет белемнәр Символ, текст белән эш
Көтелгән нәтиҗә Предмет күнекмәләре

Чәчмә әсәргә анализ ясау;

Символлар системасы белән эш

 

УУГ– универсаль уку гамәлләре

Шәхси: – индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру;

–кешенең  башкаларны кабул итүләрен, аңлауларын, фикерләрен җиткерә алу сәләтләрен үстерү.

Патриотик һә кешелеклелек  тәрбиясенә юнәлеш бирү. Үткәннәргә хөрмәт һәм сак караш  тәрбияләү

Регулятив: бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белүләрен үстерү;

Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү;

Танып-белү: үзләренең белем системасында ориентлаша белергә өйрәтү; яңа белемнәр табу, үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Предметара бәйләнешләр

Төп ресурслар

Тарих, рус әдәбияты

 

Ә. Еники «Сайланма әсәрләр»,  Аӊлатмалы сүзлек, Миллият сүзлеге.

Өстәмә ресурслар Презентация, интерактив такта, карточкалар, рәсемнәр, ноутбук, экран.
Эш формалары Фронталь эш, индивидуаль эш, төркемнәрдә эш, парларда эш.

 

Дәрес барышы

Эпиграф белән эш

Ф.Углов (фронтовик-хирург) «Яхшылык кыл, начарлык, кызганычка каршы, үзе эшләнә»

Сез бу юлларны ничек аӊлыйсыз?

Сез кайсы юлны сайлыйсыз?

  Проблемалы сорау кую?

Укучыларга ике рәсем күрсәтелә.

Сезнеӊ алда балалар йѳзләре. Әмма алар бер-берсеннән нык аерылалар. Фотолар арасында  80 ел.

Сораулар:

–Ни ѳчен алар шулай тѳрле?

–Ни ѳчен аерма 80 ел?

– Фашизм һәм яңа сугыш куркынычы безгә дә яныймы?

–Үзеннән-үзе нинди сорау туа?   (кѳтелгән җавап: Сугышны булдырмас ѳчен  нишләргә кирәк соң?

  1. Бу уңайдан Аристотельнең сүзләрен китерсем килә: «Узган сугышларны онытканда, яӊа сугыш башлана. Сугышныӊ тѳп дошманы… ЗХАҮӘТЕҮЗРА (парлы хәрефләрне сыз)

Сугышныӊ тѳп дошманы ХӘТЕР

     Хәтер белән Ә. Еники арасында бәйләнеш бармы?

Ә.Еники сугыштагы кичерешләрен хикәя итеп кешеләргә җиткерә. Шундый әсәрләреннән берсе – «Мәк чәчәге»

Эш алгоритмы

  1. Ә.Еникиң «Мәк чәчәге» нәсерен искә тѳшерү кирәк
  2. Ул чор тарихы белән бәйләнеш урнаштыру
  3. Нәсер геройлары белән эш.

 Текст буенча эш

Парларда эш. Бер-берегезгә эчтәлекне сѳйлибез

 «Мәк чәчәге» нәсерен кайчан яза? (1944 ел)

Бу еллар ил хәтеренә нинди булып кереп калган? (Бер укучы  ил картасы ярдәмендә 1944 елда Совет гаскәрләренеӊ торышын күрсәтә һәм сѳйли)

– 1944 елныӊ январендә Ленинград тулысынча азат ителә.  Февраль-мартта  Румыния чикләренә барып җитәләр.  Шул елныӊ апрель-маенда Кызы Армия Кырым һәм Кара диӊгез буйларын, шул исәптән Севастополь, Одесса, Николаев шәһәрләрен азат итәләр. 1944 елныӊ  июнь-июлендә Белоруссияне  азат иткәндә Кызыл Армиянеӊ «Багратион» операциясе уӊыш китерә.  Бер ай эчендә совет гаскәрләре көнбатышка таба 550–600 км юл уза. Белоруссия һәм Польша территориясенеӊ чиреге немецлардан азат ителә. (1944 елда Совет гаскәрләре инде Берлинга таба хәрәкәт итә. Сугышныӊ нәтиҗәсе дә күпмедер дәрәҗәдә   чамалап була. (Кѳтелгән  җавап)

 Тарихи вакыйгалардан чыгып, «Мәк чәчәге» нинди рухта язылган?

– Әлеге әсәр горурлык, киләчәккә өмет рухында язылган. «Минем баш өстемдә еракта, бик еракта нурлы күк…» Бү сүзләр аша тиз булмаса да, җиӊүгә ышаныч зур икәнлеген күрәбез. «Мин – дөньяныӊ матурлыгыннан туймаган, һаман да аны матур итәргә теләгән ялгыз мәк – сезнеӊ үткән адымыгыз артыннан чәчәкләр үсеп калуын теләр идем» (Кѳтелгән җавап)

Ә. Еникиның нинди кичереш, истәлеге буенча иҗат ителгән әсәре? «Мәк чәчәге» нинди жанрда язылган?

– Сугыштан соӊ калган  җимереклекләр турындагы хисләренә нигезләнеп язылган. Күләме зур түгел, лиро-эпик эчтәлектә, нәсер жанрында язылган.

 Нәсерәге тѳп образ.

(Кѳтелгән  җавап)

Мәк чәчәге. Ул –матур, нәзберек, әз генә җилдән дә таҗлары лепердәп тора.  Автор  әсәрдә: «Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам!»,– дип яза.

     – Бу нәсердә төп өлешне  нәрсә биләп тора?  Ни өчен? Дәлилләгез.

– Мәк чәчәге монологы төп өлешне биләп тора. «Киӊ авызлы тирән бомба чокырыныӊ төбендә үсеп утырган ялгыз мәк чәчәге чокыр кырыена  килеп баскан бер узгынчы солдатка сүз башлый.» (Кѳтелгән  җавап)

  • Нәрсә ул монолог?
  • Әйдәгез, хәзер парларга бүленеп нәсер буенча сез монолог тѳзисез! (Укучылар парларга бүленеп, бер-берсенә нәсернеӊ эчтәлеген сөйлиләр.)

  (Үзбәя)

Цитаталар белән эш

Китап һәм цитаталар белән группаларда эш. (укучыларга цитаталар җыелмасы бирелә. Алар аны  тиешле геройларга билгелиләр.)

«Сездән аерылу авыр… әмма бу вакытлы… Сез көнбатышка  таба барасыз! Сезне анда канла сугышлар көтә булыр…», «Минем кеше заты күргәнем юк. Мин һаман ялгыз, ялгыз. Сугыш үлем, югалту һәм ялгызлык алып килә.  Чөнки монда сугыш булып киткән. Ул барлык җан иясен кырган.» «Тик кайдадыр, якында гына очып үткән  юеш карганыӊ авыр гына селеккән канат тавышы ишетелеп кала.», «Кайчак исә берәр бака, комны ишә-ишә, яныма төшеп азаплана… Әмма дым юклыгын сизгәч, ул да чыгып кача», «Менә минем өстемә иелдегез, менә калтыранган  олы кулларыгыз  белән сакланып кына, мине тотып карыйсыз!», бу атама рус теленнән алынган, рус теленә ул грек теленнән кергән  дип уйлыйлар. Ул күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыруына карый. Декоратив үсемлек.

(Укучылар эшләрен тәкъдим итәләр.)

 Укытучы. Укучылыр, сез бер-берегезнеӊ эше белән килешәсезме?

Эталон буенча тикшерү.

Эталон

1 төркем – тѳп герой 2 төркем — ярдәмче геройлар
    Төп герой  – Мәк чәчәге Солдатны алдагы юлыныӊ бик авыр булырын, әмма бу аерылуныӊ вакытлы икәнлеген искәртә. Мәк чәчәге болай әйтә: «Сездән аерылу авыр… әмма бу вакытлы… Сез көнбатышка  таба барасыз! Сезне анда канла сугышлар көтә булыр…» (Укучылар аӊлатмалы сүзлектән мәк чәчәге турында информацияне табалар.)

Мәк – бу атама рус теленнән алынган,  рус теленә ул грек теленнән кергән  дип уйлыйлар. (грекча махас –мәк, русча – мак) Мәк – мәк чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыруына карый. Декоратив үсемлек.

Мәк чәчәге бомбадан калган чокыр уртасында үсә, Мәк чәчәге сугышныӊ трагизмын күрсәтә. Теләсә нинди сугыш бәхетсезлек  кенә китерә. Мәк чәчәге болай  әйтә: «Минем кеше заты күргәнем юк. Мин һаман ялгыз, ялгыз. Сугыш үлем, югалту, һәм ялгызлык алып килә.  Чөнки монда сугыш булып киткән. Ул барлык җан иясен кырган.»

Карга – кояшлы көндә тыныч томышны бомбага тотып китүче  фашист самолеты. Тормышны җимерүче фашизмныӊ якында икәненә ишарәли.  «Тик  кайдадыр, якында гына очып үткән  юеш карганыӊ авыр гына селеккән канат тавышы ишетелеп кала.»

Бака – мәк чәчәгенеӊ хәленеӊ,  тереклекнеӊ иӊ түбәннән күтәрелүен күрсәтә, чөнки бака – зоология фәнендә салкын канлы, сөйрәлүче. «Кайчак  исә берәр бака, комны ишә-ишә, яныма төшеп азаплана…Әмма дым юклыгын сизгәч, ул да чыгып кача»

Солдат – ул җыелма образ. Биредә  автор солдат образы фашизмга каршы көрәшкән барлык солдатларны чагылдыра.  Ул җирдәге тереклекнеӊ киләчәге дә солдат кулында икәнлеген күрсәтә. «Менә минем өстемә иелдегез, менә калтыранган  олы кулларыгыз  белән сакланып кына, мине тотып карыйсыз!»

 

Автор фикере кайда күренә?

–  Биредә мәк чәчәге –  тереклекнеӊ сугыш турындагы  мәӊгелек хәтере дип әйтә алабыз. Җирдәге тереклек фашизмны җиӊгән сугыш героен мәӊге онытмаска тиеш. Ул солдатка мәдхия җырлый дип әйтсәк тә була. Солдатныӊ фашизмны  җиӊүен бөтендөнья бәяләсен иде дия кебек. (Кѳтелгән  җавап)

  (Үзбәя)

     Фикер алышу

     – Ни өчен автор үзенеӊ төп герое итеп, мәк чәчәген сайлады икән, ни өчен роза да түгел, пион да түгел?

– Мәк талымсыз чәчәк аныӊ орлыгы кайда төшсә ул шунда үсә. Әсәрдә дә  «Безнеӊ нәкъ уртабызга  ул, – көнбатыштан килгән ерткыч вәхши – авыр бомба ташлады… Без… көл булып һавага ыргытылдык… Көм бөртекләре каты дип тормадым, суларга дымы  юк дип зарланмадым,  мин – бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем» (Кѳтелгән  җавап)

 – Мәк чәчәге белән хәтер арасында нинди уртаклык?

– Күпме аны утасаӊ да, ул һәрвакыт чыгып, үзе турында искәртеп тора. Кызыл чәчәкләре кан төсен символлаштыра. Сугыш турындагы Хәтер дә шулай, һәр  яз саен яӊадан яӊара. Кан төсе – кызыл төс  белән хәтерләребезне яӊарта.. Хәтер кебек, ул да күпьеллык. (Кѳтелгән  җавап)

Нәсерне йомгаклау

– Бу нәсердә мәк нәрсә символыдыр дип уйлыйсыз? Ул мәк чәчәгенең дәвамчысы нәрсә турында әйтер иде? Җавапларыгызны дәлилләп тә үтү мөһим.

 

1 төркем нәтиҗәсе

 

2 нче төркем нәтиҗәсе

 

Шушы  күпьеллык мәк чәчәге –  ел саен   шытым бирүче  хәтер символы.   Чөнки ул: «Мин каннан һәм көлдән шытып чыктам » – ди. Мәк чәчәге татар әдәбиятында гына хәтер символы түгел,  рус әдәбиятында да хәтер символы.

Димәк, әлеге Җиӊүне яулаган солдат турындагы хәтер мәӊгелек булырга тиеш.

Тереклекне кытыршы куллары, мәрхәмәтле, киӊ йөрәге, батырлыгы белән  саклап калган гади солдатны тереклекнеӊ  онытрга  хакы юк.          Безнеӊчә, мәк чәчәге биредә тереклек символын үти. «Мин тере. Әйе,  мин ышанам, тормышныӊ  бетмәве, чәчәкләрнеӊ кешеләрдән аерылмавы белән бәхетлемен…»  – ди ул.

Димәк, зур корбаннар хисабына сакланган, яӊарган тереклекнеӊ бәясе  югары. Җирдә тереклектән дә зур кыйммәт юк.

   (Үзбәя)

Рефлекция   

Ю.Антонова «Маки, маки – красные маки (Севастополь)» www youtube com/  Маки, маки-красные маки (Севастополь) видеоролик күрсәтү.

      – Ә. Еникиныӊ «Мәк чәчәге» нәсерендәге Мәк чәчәге – ул нәрсә? (Мәк чәчәге канлы сугышныӊ хәтере символы)

–Без дәрес ахырына якынлаштык. Әйдәгез, дәрес башына әйләнеп кайтып, Аристотельнеӊ сүзләрен ахырына кадәр тѳгәлләп куйыйк: «Узган сугышларны онытканда, яӊа сугыш башлана. Сугышныӊ тѳп дошманы –  ……….».   (Кѳтелгән  җавап: «Узган сугышларны онытканда, яӊа сугыш башлана. Сугышныӊ тѳп дошманы –  Хәтер».)

  • Әсәрне анализлаганнан соӊ сездә нинди хисләр туды?  (Укучыларныӊ җаваплары тыӊланыла)

– Хәтер безнеӊ тормышта зур урын алып тора. Дөрес, кеше оныту белән бәхетле диләр. Әмма Бөек Ватан сугышы турындагы хәтерне безнеӊ онытырга хакыбыз юк.  Әлеге әсәр мине тетрәндерде. Әйе, Мәк чәчәге – ул җиӊүне яулаган гади солдат турындагы хәтер. Ул хәтер  ел саен, хәтер уты кебек, мәк чәчәкләрендә   кабына.

  • Бу нәсерне карап чыкканнан соӊ, сугыш геройлары турындагы хәтернеӊ дә мәк чәчәге кебек нәзберек тә, мәӊгелек икәнен аӊладым. Хәтер безгә үткәндәге хаталарны кабатламас һәм   яхшыларын арттырыр өчен кирәк.

–  Кызганычка каршы,  бүген дә дөньяныӊ әле бер, әле икенче ягында сугышлар булып тора. Минемчә, бу кайбер илләрдә  Бөек Җиӊү турындагы хәтернеӊ юкка чыгуыннан  киләдер.

       Ф.Угловныӊ «Матур эшләр эшләргә ашыгыгыз, начарлык ул үзе эшләнә» дигән  сүзләренә карашыгыз ничек?  Замана бездән нинди эшләр кѳтә?  Сугыш турындагы хәтер ныгысын, югалмасын ѳчен нишли алабыз? (Укучыларныӊ җаваплары тыӊланыла)

    – Замана бездән матур эшләр кѳтә. Без яхшылык кылырга әзер:  ветераннарны хөрмәтләргә, обелискларны чистартырга, сугыш турында кинофильмнар карарга, әдәби әсәрләр укырга, төрле социаль проектларда катнашырга. Иӊ мөһиме – фашизмны җиӊгән солдат турындагы хәтерне буыннан-буынга тапшырырга. Дѳньяда яхшы гамәлләр арткан саен, начарына урын азрак кала.

(Дәрескә бергәләп бәя кую)

Без дәрес башында куелган сорауларны үтә алдыкмы?

  1. Ә. Еникиң «Мәк чәчәге» нәсерен искә тѳшерү кирәк +
  2. Ул чор тарихы белән бәйләнеш урнаштыру +
  3. Нәсер геройлары белән эш.+

Сугышныӊ тѳп дошманы нәрсә инде ? (хәтер)

Без бу хәтерне бүгенге белән бәйләдекме?

Менә шушы сораулардан чыгып сезгә ѳй эше билгеләнә.

Өй эше

  1. «Мәк чәчәге» нәсерен дәвам ит.
  2. «Бүгенге мәк чәчәге монологы»
  3. Нәсернең рекламасын яса.

Җиңү язын алып килгәннән соң бала казлар тезелешеп, җир шарын тагын ничә  мәртәбә урадылар инде. Тагын, тагын урарлар, әмма каурыйларын гына сугыш ялкыны өтмәсен дә, сугыш сөреме тапламасын иде. Укучылар!  Сез барыгыз да киләчәк кешеләре. Дөньяныӊ нинди булуы сездән тора.  Кешелекне фашизм коллыгыннан азат иткән сугыш батыры турындагы хәтерне буыннардан буынга тапшырыгыз !!!

    Гомерләребез сезнең дә, безнең дә озын булсын

Имин булсын иде дөнья – йортларыбыз,

Беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсе иде.

Хәтер төпләрендә янган утларыбыз.

Кулланылган әдәбият.

Ә. Еники  Сайланма әсәрләр җыентыгы/ ТаРИХ, 2002 ел

Заhидуллина Д.Ф. Әдәби әсәр. Өйрәнәбез hәм анализ ясыйбыз / Казан/ Мәгариф, 2007 ел

Заhидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты. Теория. Тарих / Казан/ Мәгариф, 2004 ел