«Җырлап үткән җәй» музыкаль әкият сценариясе
(И. А. Крыловның «Кырмыска һәм энә карагы» баснясына нигезләнеп эшләнгән)
Лилия ХӨСӘЕНОВА,
Казандагы 180 нче балалар бакчасы
музыка җитәкчесе
Көй яңгырый, бүлмәгә кырмыска керә.
Кырмыска җырлый.
Мин – кырмыска, барыгызга
Миннән ялкынлы сәлам!
Нинди генә эшкә тотынсам да
Оста башкарып чыгам.
Хәзер бит җәй, бөтен халык
Ял итәргә җыена.
Ә мин җәнлекләрне дәшеп,
Уйлыйм зур йорт салырга.
Әй! Кемнәр курыкмый эштән.
Килегез монда иртән!
Бергә-бергә йорт салыйк,
Кышны шунда үткәрик!
(Өй янына китә, өй төзи.
Энә карагы керә, җырлый).
Энә карагы булам.
Җырларга бик яратам.
Җырлап биеп, уйнап көлеп
Туйганчы куңел ачам.
(Кырмыска янына килә)
Дустым, юкка ашыгасын,
Ял ит бераз, аргансын.
Кирәкми йорт әлегә,
Мөмкин соңрак төзергә. (очып китә)
(Аюлар бурәнәләр күтәреп бииләр.)
Энә карагы килә.
Әйтә: бүрәнә ташыдыгыз?
Ничек сез арамадыгыз?
Аюлар: Хезмәтне яратабыз!
Ялкау түгел, тырыш без!
Энә карагы: кирәкми йорт әлегә
Мөмкин соңрак төзергә!
(Аюлар бүрәнәләрен кырмыскага алып киләләр, китәләр. Бал кортлары очып киләләр, бииләр)
Энә карагы: Бал кортлары, дусларым,
Ә сез монда нишлисез?
Бал кортлары: Без монда нектар җыеп,
Балавыз ясап торабыз.
Аннан яңа йортыбызга обой ябыштырыбыз.
Энә карагы: Аңламыйм бер нәрсә дә.
Кыш житәме иртәгә?
Вакыт бар бит. Үгезне калдырырсыз көлкегә! (көлеп очып китә)
Бал кортлары чиләкләрен өйдә калдырып китәләр. Куяннар бии-бии керә, кулларында пумала.
Энә карагы: Әйтегез куянкайлар,
Нигә бу пумалалар?
Куяннар: Без йортны бизибез!
Бик тырышып эшлибез!
Энә карагы: Шул да булдымы соң эш?
Җәен нинди төзелеш?
Кирәкми йорт әлегә,
Мөмкин соңрак төзергә.(очып китә)
(Көз җитә, янгыр ява, күк күкри)
Кырмыска: Йортыбыз булды әзер.
Бик дус яшәрбез хәзер.
Яңгыр, яшен куркытмас.
Биеп алмыйча булмас. (барысы бергә бииләр, өйгә керәләр).
Яңгыр ява, жил исә.
Кырмыска: Качыгыз! Яңгыр ява!
(Энә карагы килә, туңган.)
Энә карагы:Ах! Ничек салкынайтты! (өйне күрә)
Менә бәхет!… кем йорты?. (ишек шакый, кырмыска чыга)
Энә карагы: Исәнме дустым кырмыска!
Җәй булды бит бик кыска!
Мин ачыктым һәм туңдым
Юк бүтән барыр урным…
Кырмыска: Менә ничек? (ачуланып)
Йорт салганда, әле монда, әле анда,
Биеп йөрдең, уйнап йөрдең.
Йортны соңрак төзим дидең.
Энә карагы: Әйе, син хаклы, дустым,
Узган вакытым юкка…(елый)
Кырмыска: Җәен куңел ачырга иренмәдең,
Һәрчак булдың әзер.
Бар, җырлап кара хәзер.
Энә карагы: Менә бәлә, бу кышта
Озак яши алмам мин.
Зинһар, гафу итегез,
Йортыгызга кертегез!
Мин суга да барырмын,
Миченә дә ягармын.
Дусларым, мин аңладым, сезсез яши алмамын!
Кырмыска: Бәлки гафу итәрбез?
Йортыбызга дәшәрбез?
Барысы бергә:
Әлбәттә, әйдә кертик
Энә карагын гафу итик!
Барлык катнашучылар уртага чыгалар һәм «Дуслык турында» бергәләп жырлыйлар.
