Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын ныгыту, кабатлау

(4 нче сыйныфта туган тел дәресе)

 

Гөлназ НИЗАМИЕВА,

Казандагы

181 нче күппрофильле мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат. Кая? Кайдан? Кайда? сорауларын һәм кушымчаларны сөйләмдә дөрес аңлап куллану өстендә эшләү, тема буенча белемнәрне ныгыту, кабатлау, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предметара: «Кая? Кайдан? Кайда? сораулары» темасын кабатлау; сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Шәхескә кагылышлы: укучыларның үз эшлчәнлеген оештыра белүе.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.

Таныпбелү: дәрестә ориентлаша белү, төрле биремнәр үтәү, проблема кую һәм аны чишү.

Шәхси: кыенлыклардан чыгу юлларын эзләү; үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү; диалогта, әңгәмәдә катнашу осталыгын үстерү.

Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Эш формалары. Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Җиһазлау. Презентация, бирем карточкалары, үзбәяләү карточкалары, ноутбук, тавыш көчәйткеч, интерактив такта.

Дәреслек. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗәнова  Күңелле татар теле.  Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен). Казан, «Татармультфильм» нәшрияты,  2017.

Дәрес барышы

   Оештыру моменты.

– Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

–Дәресне башлап җибәргәнче, әйдәгез, фонетик зарядка ясап алыйк. Без авазларны таудан шудырабыз. Иң беренче [а] авазыннан башлыйбыз. ([ә], [ү], [ө])

– Яхшы, менә сез инде тулысынча дәресебезне башларга әзер.

Белемнәрне актуальләштерү.

– Балалар, искә төшерегез әле, без үткән дәрестә нәрсәләр турында сөйләшкән идек?

(Бездә кошлый торган һәм бездә кошламый торган кошлар турында)

– Әйе, шулай. Менә мин аларның кайберләрен сезгә күрсәтеп китим әле. Әйтегез әле, кошларның кайсысы бездә  кышларга кала икән?

(Экранда төрле кош сурәтләре, укучылар аларның атамаларын әйтәләр. Бездә кышлый торган кошлар экранда кала, җылы якка китә торганнары юкка чыгып бара. Балалар чиратлап җавап бирәләр. Мәсәлән: кыр үрдәкләре  җылы якка китә,  ала карга бездә кала.)

– Рәхмәт, балалар.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту өстендә эш.

1) – Балалар, хәзер игътибар белән тагын тактага карагыз. Мин сезгә җөмләләр күрсәтәм. Сез дөрес итеп укырга тырышыгыз һәм билгеләнгән сүзләргә сорау куярсыз.

А) Аккош ерак күлдә яши.  (Кайда?)

Б) Торналар җылы якка киттеләр. (Кая?)

В) Песнәкләр урманнан шәһәргә кайттылар. (Кайдан?)

– Бу күнегүдә безнең нинди сораулар килеп чыкты?

(Кая? Кайда? Кайдан?)

– Рәхмәт, укучылар.

2) Уен  «Артык сүзне тап, иясенә ат».

– Алга таба без уйнаячак уенны игътибар белән тыңлагыз. Уен «Артык сүзне тап, иясенә ат» дип атала. Сез бирелгән сүзләр арасыннан артык сүзне табасыз, сорау куясыз һәм шул сүзне кемгә дә булса «ыргытасыз». Ул кеше аның белән җөмлә төзиячәк. Киттек!

эшкә – Кая?       агачта                         акчарлактан

аюга                   вокзалда –Кайда?       бакчадан – Кайдан?

керпегә              яфракта                      саесканнан

пошига              үләндә                        каргадан

  • Афәрин, балалар, булдырдыгыз! Хәзер әйтегез әле, бу күнегүләрдә без нинди сораулар куйдык? Нинди сорауларга җавап бирдек?

(Кая? Кайда? Кайдан сорауларын куйдык. )

  • Әйе, бик дөрес, бу күнегүдә дә безнең шул ук сораулар килеп чыкты. Ничек уйлыйсыз, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән?

(Кая? Кайда? Кайдан ? сорауларын кабатлау.)

  • Әйдәгез, кагыйдәсен дә искә төшереп китик. Бу сорауларның нинди кушымчалары бар икән?

Кая? – Куда?  – га/–гә, –ка/–кә

Кайда?– Где? – да/–дә, –та/–тә

Кайдан?– Откуда? –дан/–дән, –тан/–тән, –нан/–нән

(Кагыйдәләр һәм әлеге сорауларга хас булган кушымчалар искә төшерелә.)

     Физминутка.

–Укучылар, әйдәгез, ял итеп китик.

Бер ике, без бастык,

Чап-чап итеп кул чаптык,

Аякларны бер урында

Тып-тып иттереп бастык.

Бер утырдык, бер бастык,

Инде хәл дә без алдык,

Тыныч кына утырдык.

Ныгыту.

3)  –Хәзер алдыгызда булган карточкаларны алыгыз. Монда текст бирелгән, әмма кушымчалары төшеп калган. Сез шул урыннарга тиешле кушымчалар куеп языгыз.

Карточка.

Көз.

Көз җитте. Көннәр салкын, урам… яңгыр ява. Агачлар… сары яфраклар коя. Урман… җәнлекләр йокыга әзерләнәләр.

Сандугач, кыр казы, торна, карлыгач җылы як… китәләр. Әмма песнәк, кызыл түш, ала карга,  чыпчыклар бездә кала.

Төньяк… салкын җилләр исә. Алар кар болытларын безгә алып киләләр.

(Балалар карточкаларда эшлиләр.)

– Эшләп бетерсәгез, партадашыгыз белән алышыныгыз һәм тактадагы үрнәк белән тикшерегез. Текста бер хата да булмаса – “5”, бер яки ике хатасы булса – “4”, өч хатасы булса – “3” куела.

  • Йә, балалар, кемнең “5”–? “4”–? “3”–?

(Балалар үзләренең билгеләрен әйтеп чыгалар.)

  • Хәзер бу текстны тәрҗемә итәрбез.

(Укучылар текстны тәрҗемә итә.)

4) Уен «Дуэль».

– Уйнап алабызмы, укучылар? Алдагы уеныбыз  «Дуэль» дип атала. «Дуэль» булгач, без ярышачакбыз. Миңа ике укчы укучы кирәк булачак. Сезгә сүзләр язылган карточкалар бирәчәкмен. аларны идәнгә куелган “Кая? Кайда? Кайдан?” сораулары буенча үзгәртеп, кушымчалар ялгый-ялгый алга барасыз. Һәр дөрес җавап саен бер адым алга атлыйсыз. Кем сорауларга җавап биреп уртага килеп җитә, шул җиңүче. Ялгышкан укучы алга таба адым ясый алмый. Калганнары ялгышмыйча сүзләрне әйтә, шуны игътибар белән карап, тыңлап бара. Җиңүчене билгеләгез.

   (Мәсәлән: авыл–авылга–авылда–авылдан)

   (Барлыгы 3 пар чыгып уйнап алалар.)

Рефлексия.

  • Әйдәгез, бергәләп дәрескә нәтиҗә ясыйк.
  • Мин дәрестә нәрсә эшләдем?

    (Укыдым, яздым, кабатладым, уйнадым, сөйләдем.)

  • Мин дәрестә нәрсә эшләмәдем?

     (Йокламадым, җырламадым, йөгермәдем.)

  • Балалар, алдыгызда кечкенә йолдызчыклар ята, Әгәр сезгә дәрес ошаса, барысын да аңласагыз (!) билгесе куярсыз.
  • Сорауларыгыз калса (?) билгесен куярсыз.

Өй эше.

    Укытучы. Өй эшен сез шушы йолдызчыкларга карап аласыз.

     Кемнең билгесе (!) алар 1 нче номер астындагы эшне эшләп килергә       тиеш. Берәр кош турында мәгълүмат (информация) язып килерсез.

Кемнең билгесе (?)  2 номер астындагы эшләрне башкарыр.

Кайда? Кая? Кайдан? сорауларыңа җавап итеп өч җөмлә төзеп килегез.

           Дәрес тәмам, сау булыгыз, укучылар!