А.Алишнын «Чукмар белән Тукмар » әкиятенә нигезләнеп эшләнгән музыкаль әкият сценариясе

Гүзелия ГАЛИУЛЛИНА,

Казандагы

 180 нче балалар бакчасының

 татар теленә өйрәтүче тәрбияче

Залнын уртасында ике өй тора. Өй тирәли агачлар, чәчәкләр, эскәмия, коймага терәп куйган тырмалар, көянтә, чиләкләр.

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар. Без сезгә Абулла Алишнын «Чукмар белән Тукмар» әкиятеннән өзек күрсәтәбез. Игътибар белән карагыз.

Чукмар чыга   (канатларын кагып): Кик-ри-күк !Кик-ри-күк!

Тукмар чыга  (канатларын кагып): Кик-ри-күк !Кик-ри-күк! Йоклап калмаска кирәк!

Әби чыга (әтәчләрнең башларыннан сыйпап) ярый әле сез бар мине уятучы.

Чукмар. Рәхмәт әбекәем.

Тукмар. Калганнар әле дә тормыйлар.

Бергә кычкыралар: кик-ри-күк!

Чебиләр белән бергә ике тавык чыга. «Чебиләр зарядкасы»  бию. (әби эскәмиядә сокланып карап утыра).

Әби. Матурларым, әйдәгез чүпләгез ярмаларны! (Жим сибә)

Тавык белән чебиләр ярмаларны чүплиләр.

Чукмар белән Тукмар бииләр, биеп бетергәч сугышлар.Чебиләр һәм тавык куркып өй янына качалар. Әби чукмар белән Тукмар янына килә.

Чукмар. Син ник минем алдан ашыйсын?

Тукмар. Син ник алдыйсың?

Әби. Әле сез шулаймы? (бер әтәчне кулыннан тотып күрше өйгә алып китә. Ишек шакый)

Курше әбигә: курше дустым, ике әтәч сугышалар. Нишләтергә боларны? Синдә кунак булсын бу әтәч. Бәлки аңлар дуслыкның кадерен.

Курше әби: Аһ җүнсез, кара син аларны! Яхшы күрше, әйдә керсен, әтәч дустын азрак сагынсын. (Әбиләр өйләренә кереп китә) моңсу көй янгырый.

Чукмар чыга җырлый: ашыйсы да, эчеседә дә килми хәзер, кәеф юк.

Тукмар дустым кайтсын иде.

Кик-ри-күк, Кик-ри-күк!  (барып утыра)

Чукмар чыга: уйнап карыйм, җырлап карыйм

Уянам да бик иртүк.

Чукмар дустым кайда икән,

Кик-ри-күк, Кик-ри-күк!

(Яннарына әби килә.)

Чукмар. Әбием, зинһар гафу ит.

Тукмар. Синең сүзне тыңларбыз,

Беркайчан да борчымабыз! (Әбине кочаклыйлар).

Әби. Мин бик шат,

Дус яшәрбез бергәләп.

(Курше әби, тавык, чебиләр чыга уртага).

Жырлыйлар.

Дуслар белән кунелле,

Дуслар белән ямьлерәк.

Бу дөньяда яшәр өчен

Дустын булу бик кирәк!

(Баш ияләр)