Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр
(Татар теле һәм географиядән 5 нче сыйныфта интеграль дәрес план-конспекты)
Гөлфия ВӘЛИЕВА,
Казандагы 14 нче гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында тирән мәгълүмат бирү; сүз ясалышын һәм күплек сан кушымчаларын кабатлау.
Бурычлар:
- Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес билгели алу күнекмәләре булдырырга.
- Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне кулланып, «Туган илем» дигән темага сөйләм телен үстерергә.
- Укучыларның сүзлек запасын баетырга.
- Туган телгә, туган илгә мәхәббәт, бер–берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләргә.
- География дәресендә алган белемнәрен кулланырга.
Җиһазлар: ноутбук, мультимедия проектор, экран, презентация
Дидактик чаралар: методик карточкалар
Кулланылган әдәбият исемлеге: Туган тел (татар теле). 5 сыйныф. Ике кисәктә. Икенче кисәк: төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / М.М.Шәкүрова, Л.М.Гыйниятуллина, О.Р.Хисамов; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нәшрияты, 2023. –164 б.: рәс. б–н.
Дәрес планы
- Мотивлаштыру – ориентлаштыру:
- Дәресне оештыру:
Исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.
- Актуальләштерү:
– эпиграфны уку:
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт –
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Ренат Харис
– әңгәмә:
1) Шигырьдә нинди матурлык турында сүз бара? Кешенең тышкы матурлыгы турындамы? (Юк, монда кешенең эчке матурлыгы турында сүз бара?)
2) Нәрсә соң ул эчке матурлык? (Кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, яхшылык эшләү … )
3) “Җан атып” дигән сүзне ничек аңлыйсыз? (яратып, тырышып, яхшылыклар эшләп, күңелеңне биреп, кайгыртып, …)
4) Сез туган илне, халыкны ничек кайгырта аласыз? (Мин табигатьне саклыйм. Мин агачлар утыртам. Мин урманнарны чүпләмим. Мин өлкәннәргә, кечкенәләргә ярдәм итәм. Мин туган телемдә сөйләшәм. Мин туган илемне яратам.)
5) Безнең туган илебез ничек атала? (Россия Федерациясе. Без Россиядә яшибез.) Бу безнең Олы Ватаныбыз, ә кече Ватаныбыз ничек атала? (Татарстан.) Татарстанның башкаласы? (Казан)
– Россиянең башкаласы нинди шәһәр? (Россиянең башкаласы – Мәскәү)
– Мәскәү, Россия – нинди хәрефтән языла? Ни өчен баш хәрефтән язылганнар? ( Мәскәү – шәһәр исеме, Россия – ил исеме. Болар – ялгызлык исемнәр.)
– Димәк без сезнең белән бүген нәрсәләр турында сөйләшербез дип уйлыйсыз? (Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында. Туган ил турында.)
– Алдыбызга нинди максат куярбыз? (Туган ил турында күбрәк белергә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне таба белергә һәм сөйләмебездә куллану.)
6) Безнең туган илебез кайда урнашкан? (Россия Евразиядә урнашкан.)
– Нәрсә ул Евразия? (материк)
– Нинди материкларны беләсез? (Евразия, Африка, Төньяк Америка, Көньяк Америка, Австралия, Антарктида)
7) Алдагы дәрестә укыган текст буенча һәм картага карап, Россия турында ниләр әйтә аласыз? (көньяк, төньяк, көнбатыш, көнчыгыш – искә төшерү.) Россияне нинди океаннар юа?
(– Көнбатыштан Атлантик океан юа.
– Төньякта Төньяк Боз океаны.
– Көнчыгышта Тын океан.)
– Россиянең көньяк чиге кайда урнашкан?
(– Россиянең көньяк чиге күбрәк коры җирдә урнашкан.)
- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
- Хәзер экранга карагыз әле. Монда сез кулланган сүзләр язылган:
көньяк Евразия
төньяк РФ
көнчыгыш Төньяк Боз океаны
көнбатыш Тын океан
– Бу сүзләр ясалышлары буенча нинди сүзләр? (Беренче баганадагы сүзләр кушма сүзләр. Ике тамыр кушылып ясалган. Евразия – Европа һәм Азия сүзләреннән кыскартылып ясалган. РФ – Россия Федерациясе, кыскартылма сүз. Төньяк Боз океаны, Тын океан – тезмә сүзләр.)
– Евразия, Россия – ни өчен баш хәрефтән язылганнар? (Бу сүзләр – ялгызлык исемнәр. Бер төрле предметларның һәм затларның берсенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала, баш хәрефтән языла. )
- Без хәзер Нур исемле малай белән бергә илебез чикләре буенча сәяхәткә барып кайтырбыз. Сезнең парталарыгызда текст язылган битләр ята. Бу текстны карта буенча тулыландырып язарга кирәк. Нурның сәяхәттә ничә сәгать булганын да санап барыгыз. (Текстны тулыландырып язу. Тулы текстны укып чыгу.)
Текст өстендә эш:
– Нур Россиянең кайсы яктагы чикләрен күрә? (Көнбатыш һәм төньяк чикләрен күрә.)
– Бу сәяхәттә Нур ничә сәгать була? (78 сәгать)
– Нурга сәяхәт ошыймы? Сезгә ошадымы? Тексттан туган илнең матурлыгы белән сокланган җөмләне табып укыгыз әле. Бу нинди җөмлә? (тойгылы җөмлә) (Югарыдан салкын бозлы океан шундый матур икән!)
– Тексттан дәфтәрләрегезгә язып алырга:
Ил исемнәре: (Россия, Финляндия, Эстония, Литва, Латвия, Швеция)
Шәһәр исемнәре: (Санкт–Петербург, Архангельск, Казан)
Диңгез исемнәре: (Кара, Балтыйк, Баренц диңгезләре)
Океан исемнәре: (Төньяк Боз океаны)
Кеше исемнәре: (Нур)
–Бу сүзләр (географик атамалар) нинди исемнәр дип атала? (ялгызлык исемнәр)
–Ялгызлык исемнәр дип нинди исемнәргә әйтәбез? (Бер төрле предметларның һәм затларның берсенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала.)
– ялгызлык исемнәргә шәһәр, авыл, кеше, елга, район, урам исемнәренең керүе турында мәгълүмат бирү.
- Бу сүзләр нинди исемнәр дип атала? (тактада)
диңгез
океан
машина
шәһәр
сәяхәт (уртаклык исемнәр)
- Нинди сүзләр алар уртаклык исемнәр? (Бер үк төрле булган предметларга бирелгән уртак исем – уртаклык исем дип атала.)
- Хәзер бу сүзләрне күплек санга куеп языгыз. (диңгезләр, океаннар, машиналар, шәһәрләр, сәяхәтләр) (бер укучы тактада эшли)
- Күплек сан кушымчасы ялгану турында нәрсә әйтә аласыз? (Исемнәргә –лар/–ләр, –нар/–нәр күплек сан кушымчалары ялгана. Әгәр сүз м, н, ң хәрефләренә бетсә, –нар/–нәр кушымчалары ялгана. Калын сүзләргә – калын, нечкә сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана. Машина – алынма сүз – соңгы иҗегенә карыйбыз.)
- – Безнең илебез нинди? (зур, матур, бай) Илебезнең нинди төбәкләренә барыр идегез? (Мәскәүгә, Санкт–Петербургка, Кара диңгезгә, Төньяк Боз океанына…) Берничә көннән тагын язгы каникулыбыз җитә. Сез каникулда кая барырга җыенасыз? Шул турыда 3–4 җөмләдән торган кечкенә текст төзегез. Текстта ялгызлык, уртаклык исемнәр булсын. (Укучылар яза)
Тикшерү. Бер укучы укый, калганнар ул нәрсә укыганны сөйли, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне таба.
–Бик әйбәт, укучылар! Булдырдыгыз.
Хәзер сезнең теманы ничек үзләштерүегезне тикшерәбез. Мин сорауларны укыйм, кул күтәреп җавап бирәбез. Анда безнең өйрәнелгән кагыйдәләр килеп чыгарга тиеш.
- Укучы. Исемнәр предметны белдерә. 2. Алар Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә. 3. Исемнәр 2 төрле була. 4. Бер үк төрле булган предметларга бирелгән уртак исем уртаклык исем дип атала. 5. Бертөрле предметларның һәм затларның берсенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала. 6. Уртаклык исемнәр юл хәрефтән башлап языла. 7. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла.
Укытучы. Молодцы, укучылар! Булдырдыгыз.
III. Рефлексив бәяләү:
1.Балалар, дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез? Нинди яңалык белдегез?
(Әйе, чишелде. Исемнәрнең 2 төрле булуы, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, аларның ничек язылуы турында белдек.)
– Әйе, дөрес, укучылар.
- Хәзер үзегезгә билгеләр куегыз. Үзбәя.
«Мин – бик яхшы эшләдем» – кызыл смайлик;
«Мин дәрес материалын анладым, ләкин бераз хаталар булды» – зәңгәр смайлик;
«Миңа әле тырышырга кирәк» – сары смайлик.
3.Әйдәгез, өй эше белән танышабыз.
1)14 нче бит, 14 нче күнегү (язма);
2)Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр кергән 4–5 җөмлә язып килергә;
3)Туган иле, халкы өчен җан атып яшәгән бер шәхес турында сөйләргә әзерләнеп килергә. – Гүзәл, Аяз, Камил, Илсаф, Әминә, Ралина.
– Дәрестә катнашып утыруыгыз өчен рәхмәт!
Дәрес тәмам.
