Йөк машинасы

(Беренче кечкенәләр төркемендә

танып белү  буенча оештырылган эшчәнлек)

 

Нурия ГАЙФУЛЛИНА,

Олы Әтнә балалар

бакчасы

тәрбиячесе

 

      Максат. Балаларны машинаның өлешләрен һәм шул өлешләрнең төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү. Исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны  дәвам итү. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, хәтерен үстерү. Башкаларга булышасы килү теләге тәрбияләү.

     Җиһазлар: йөк машинасы, төсле шакмаклар, машина өлешләре салынган конвертлар, уенчык песи Мыраубикә.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар бүген көн нинди матур!

Кояш ничек  көлә! Әйдәгез әле, без дә бер-беребезгә елмаю бүләк итик.

(“Елмаю “ этюды).

   Тәрбияче.
   Кәефегез яхшы булса, без сезнең белән шөгыльләнеп алырбыз. Җайлап утырыгыз.

Ишек артында машина тавышы ишетелә.

    Тәрбияче. Балалар, ишетәсезме, нәрсә тавышы ишетелә? Әйе, машина сигнал бирә. Безнең төркемгә нинди машина килде икән?! Балалар, бу нәрсә? (Машина). Бу нинди машина: җиңел машинамы, әллә йөк машинасымы? (Йөк машинасы).  Әйе, йөк ташый торган машина “йөк машинасы” дип атала. (Активлаштыру). Балалар, әйдәгез, машинаны карыйк әле. Зилә, әйт әле: бу нәрсә? (Кабина). Кабина нинди төстә? (Зәңгәр). Ә бу нәрсә? (Кузов). Кузов нинди төстә? (сары). Анда нәрсәләр төялгән? (шакмаклар). Машинаның тагын нәрсәләре бар? (тәгәрмәчләре). Әмир, кил әле, машинаның тәгәрмәчләрен күрсәт әле. Булдырдың! Тәгәрмәчләр кечкенәме, зурмы? (Зур). Әйе, йөк машинанысының тәгәрмәчләре зур. Бу тәгәрмәчләр тагын нинди? (түгәрәк). Әйе, машинаның кабинасы, кузовы һәм зур тәгәрмәчләре бар. Булдырдыгыз! Балалар, без хәзер сезнең белән йөк машинасын бушатабыз. Мин сезгә шакмакларны күрсәтәм, сез аларның нинди төстә икәнлеген әйтерсез. Гүзәл, бу нинди төстәге шакмак? (Бу шакмак кызыл төстә). (Активлаштыру. Эш шул рәвешле дәвам итә). Менә, балалар, без йөк машинасын бушаттык. Балалар, без нәрсә эшләдек? (Машинаны бушаттык). Балалар, юлда кешеләр, хайваннар булса, машина нәрсә нишли? (Кычкырта, сигнал бирә). Машина сигнал биргәндә нинди тавыш чыга? (“Бип-биип”). Әйдәгез, без дә сезнең белән сигнал биреп карыйк әле: “бип-биип”. Бик яхшы. Балалар, беркайчан да машина юлында йөрергә ярамый. Балалар, машинаны кем йөртә? (Шофер). Хәзер, балалар, без дә шоферлар булып уйнап алыйк.

Тәгәрмәчкә тын өрәм

(Балалар тәгәрмәчкә тын өрү хәрәкәте ясыйлар)

Һәм моторны кабызам.

(Куллар белән ачкыч борган хәрәкәт ясыйлар).

Машинама утырам,

(Руль тоткан хәрәкәтне күрсәтәләр)

Бик еракларга китәм.

Би-биип.

 

   Тәрбияче. Балалар, песи  тавышы  ишетелә.

( Песи   керә).

Мыраубикә. Исәнмесез, дусларым!

   Балалар.  Исәнме,  Мыраубикә!

  Тәрбияче. Мыраубикә, ни булды сиңа? Ник елыйсың ?

  Мыраубикә. Сез барыгызда  машиналар белән уйныйсыз, ә минем  машиналарым ватылып бетте.

 Тәрбияче. Мыраубикә,  бер  дә  борчылма. Без  сиңа  булышырбыз. Балалар, әйдәгез әле,  конвертларны  ачып, машина  өлешләрен  алабыз. Хәзер  дөрес  итеп  машина  өлешләрен  җыябыз.

( Балалар  үзләре  җыялар. Мыраубикә  аларның  эшләрен  күзәтә.)

Тәбияче. Булдырдыгыз,  балалар.  Барыгыз да  дөрес  җыйдыгыз. Балалар,  әйдәгез,  бу  машиналарны   Мыраубикәгә  бүләк  итәбез.

Мыраубикә. Чынлапмы? Ой, рәхмәт  балалар. Минем  өчен  зур  бүләк  бу.

Тәрбияче. Ошадымы, Мыраубикә? Безнең  балалар  бик  тырышлар.

   Мыраубикә. Балалар, мин бит  сезгә  бер  уен  да  алып  килгән  идем

Уен  “Нәрсә  артык?”  дип  атала.

(Мыраубикә  балаларга  уенның  барышын  аңлатып  уйната.)

    Мыраубикә. Балалар, миңа  сезнең  белән  бик  күңелле  булды. Миңа  әнием  янына  кайтырга  кирәк. Сау  булыгыз,  балалар!

(Балалар  Мыраубикә  белән  саубуллашалар.)

Тәрбияче.  Балалар, карагыз әле, без Мыраубикә белән уен уйнаганда, йөк машинасы безгә никадәр шакмаклар ташып куйган. Мин сезне уйнарга чакырам.

     Йомгаклау. Балаларның йөк машинасы һәм шакмаклар белән уеннары.