Бөҗәкләрнең төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге
Фидус ГЫЙЛЬФАНОВ,
Актаныш районы
Яңа Әлем төп мәктәбенең
биология укытучысы.
Максат. Буынтыгаяклылар тибы турында белемнәрне киңәйтү. Бөҗәкләрнең төзелеш үзенчәлекләрен, тереклек эшчәнлеген, яшәү тирәлегенә җайлашуын өйрәнү.Укучыларга экологик тәрбия бирү.
Җиһазлар. Бөҗәкләр коллекциясе, таблицалар, мультимедиа проекторы, тестлар, лупалар, магнитофон, бөҗәк тоту ятьмәсе.
Методлар: а) күрсәтмәле метод – таблицалар, күргәзмә әсбаплар, өстәмә әдәбият.
б) сүзле метод – укучыларның белемнәре нигезендә әңгәмә үткәрү.
Методик алымнар: а) логик – гомуми билгеләрне ачыклау, аермаларны табу, нәтиҗә ясау.
б) техник – таблицалар,темага кагылышлы коллекцияләр куллану.
Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.
Дәрес төре: сәяхәт-дәрес.
Яңа төшенчәләр: энтомология, фитофаг, полифаг, энтомофаг.
Дәрес барышы. .Оештыру-мотивлаштыру этабы.
Исәнләшү, уңай психологик халәт булдыру.
Белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы. Әйдәгез әле укучылар, үткән дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерик.
А) Үрмәкүчнең тәне нинди өлешләрдән тора? (башкүкрәк һәм корсак )
Б) Үрмәкүч ничек сулый? (трахея һәм үпкә капчыгы белән)
В) Пәрәвезле талпанның зыяны нинди? (җиләк-җимеш агачларына, мамык үсемлегенә)
Г) Талпаннар нинди авырулар тараталар? ( нцефалит, туляремия, тимгелле тиф, пироплазмоз)
Д) Зоологиянең үрмәкүчсыманнарны өйрәнә торган бүлеген ничек атыйлар? (арахнология)
Яңа дәрес материалын өйрәнү. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Укытучы. И.Акимушкинның “Хайваннар дөньясы” исемле китапларының 5 нче томында мондый сүзләр бар: “Җәй килә һәм алар гаҗәеп күп булып урман, бакча, кыр, хәтта чүлләрне тутыралар. Планетада күпме алар? Аларның санын күрсәтә алучы куәтле компьютер кайда икән ул? Безнең Галактикадагы йолдызлардан да күбрәк алар”.Бу юллар нинди тереклек ияләре турында язылган?
Укучылар. “Бөҗәкләр”.
Укытучы. Әйе, дөрес укучылар. Без бүген “Бөҗәкләр”дөньясына сәяхәткә чыгабыз.
Сәяхәткә китәр алдыннан табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.
Укучылар. 1.Урман эчендә учак якмаска!
2.Агачларны сындырмаска!
3.Кырмыска ояларын туздырмаска!
4.Бөҗәкләрне үтермәскә!
5.Кош ояларын туздырмаска, йомыркаларын ватмаска!
Укытучы. Сәяхәт өчен түбәндәге әйберләр кирәк булачак: лупа, бөҗәк тоту ятьмәсе, ручка, дәфтәр, фотоаппарат, бөҗәкләр коллекциясе. Сәяхәткә чыккач, берничә тукталышка тукталырбыз.
Укытучы. Дәфтәргә бүгенге числоны, теманы язып куегыз. Бөҗәкләрнең төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.
Укытучы. “Җир – бөҗәкләр планетасы”. Планетада 2– 3 миллион төр бөҗәк яши.
Энтомология – бөҗәкләр турындагы фән.
Укытучы. Бөҗәкләр нинди тирәлекләрдә яшиләр?
Укучылар. а) җир-һава б) су в) кеше һәм хайван организмы
Сәяхәтнең 1 нче тукталышы: “Систематика”.
Укытучы: Кәбестә күбәләген систематика буенча урнаштырыгыз.
Укучылар җавабы:
Патшалык: Хайваннар
Тип: буынтыгаяклылар
Класс: бөҗәкләр
Отряд: тәңкәканатлылар
Семьялык: күбәләкләр
Ыруг: ак күбәләкләр
Төр: кәбестә күбәләге
Укытучы. Бөҗәкләр классы нинди отрядларга бүленә?
Укучылар.
1.Тәңкәканатлылар: тут ефәкчесе, махаон.
2.Элпәканатлылар: бал корты, шөпшә.
3.Туры канатлылар: саранча, чикерткә.
4.Ике канатлылар: чебен, бөгәлчән, озынборын.
Сәяхәтнең 2 нче тукталышы: “Урман”. (Магнитофоннан кошлар тавышы ишетелә).Укучылар бу тукталышта бөҗәкләрнең төзелешен өйрәнәләр. Һәр партага май коңгызының тышкы төзелеше сурәтләнгән карточкалар, коллекцияләр таратыла, таблица тутырыла.
| Билгеләре | Төзелеш үзенчәлеге |
| 1.Бөҗәкнең тән япмасы | хитин |
| 2.Гәүдә өлешләре | баш, күкрәк, корсак |
| 3.Башындагы органнар | күзләр, мыекчалар, өске һәм аскы ирен, өске һәм аскы казналык |
| 4.Күкрәгендәге органнар | 3 пар аяк, элпә канат,каты канат |
| 5.Корсагындагы органнар | 8 сегмент, сулышлыклар |
Укытучы. Май коңгызы нинди типка керә?
Укучылар. Буынтыгаяклылар тибы.
Укытучы. Май коңгызының тышкы төзелеше елга кысласының тышкы төзелешеннән ничек аерыла?
Укучылар. Кысланың тәне башкүкрәк һәм корсак өлешләреннән тора, кыслада 2 пар мыекча бар. (кыска мыекчалар – антеннулалар, озын мыекчалар – антенналар ).
Май коңгызының тәне 3 өлештән тора: баш, күкрәк, корсак, 1 пар мыекчасы бар.
Сәяхәтнең 3 нче тукталышы: “Кырмыска оясы”.
Укытучы. Кырмыскалар турында нәрсәләр беләсез?
Укучылар. Кырмыскалар – урман санитарлары, иң файдалы бөҗәкләрнең берсе.
Укытучы. Бүген “Яшь натуралистлар” станциясеннән сезнең класс исеменә хат килде. Хатта мондый юллар бар:
Кадерле укучылар! Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Без сезне “Кырмыска” операциясендә катнашырга чакырабыз.
Укучылар. “Кырмыска” операциясе нәрсәне аңлата ул?
Укытучы. Укучыларның кырмыска ояларын киртәләп куюлары, яңа урыннарга күчерүе “Кырмыска” операциясенә керә. Бу эшкә сез дә үз өлешегезне кертә аласыз. Чөнки кырмыскалар бик күп зарарлы бөҗәкләрне ашый.Бигрәк тә җирән кырмыскаларның табигатьне саклауда әһәмиятләре зур. Гаять күп санда корткыч бөҗәкләрне юк итеп һәм туфракны йомшартып, урманга зур файда китерәләр. Әгәр 1 гектар урманда 4 түмгәк кырмыска оясы булса, урман сау сәламәт дигән сүз.
Сәяхәтнең 4 нче тукталышы: “Ял аланы”. (Физкультминут). Укучылар магнитофоннан бөҗәкләр тавышын тыңлыйлар, бөҗәкләрнең очыш хәрәкәтләрен ясыйлар.
Укытучы. Бөҗәкләрнең туклануы бик үзенчәлекле. Алар төрле азык белән – үсемлек һәм хайваннарда булган барлык матдәләр белән тукланалар.Күп кенә бөҗәкләр – вегетарианнар, үсемлекләрнең тамырыннан башлап чәчәгенә кадәр бөтен өлешләрен ашыйлар. Бөҗәкләр туклану рәвешләре буенча түбәндәге төрләргә бүленә:
1.Фитофаг – май коңгызы.
2.Полифаг – кырмыска, таракан.
3.Зоофаг – каберче коңгыз.
4.Энтомофаг – камка.
Рефлексия. (Тестлар белән эш.)
1 вариант.
1.Бөҗәкләрнең канатлары тәннәренең кайсы өлешендә урнашкан:
а) күкрәк һәм корсакта б) күкрәктә в) башкүкрәк һәм корсакта г) башкүкрәктә
2.Кырмыскалар турындагы фән:
а) биология б) энтомология в) мирмекология г) арахнология
3.Буынтыгаяклыларның кайсысы авыру таратучы булып тора:
а) кара күбәләк б) бөгәлчән в) озынборын г) камка
4.Бөҗәкләр- алар:
а) аерым җенеслеләр б) гермафродитлар в) күпчелеге аерым җенесле г) күпчелеге гермафродитлар
5.Бөҗәкләрнең тышкы скелетын тәшкил итә:
а) кремнезем б) төкләр в) муреин г) хитин
Дөрес җаваплар: 1.б , 2.в , 3 в , 4 а, 5 г
2 нче вариант.
1.Бөҗәкләрнең сулыш органы:
а) саңак б) үпкә капчыгы в) трахея г) трахея, үпкә капчыгы
2.Бөҗәкләрнең күкрәге:
а) өч сегменттан б) дүрт сегменттан в) алты сегменттан г) сигез сегменттан тора
3.Бөҗәкләрнең күзләре:
а) гади б) катлаулы в) фасеткалы (2 катлаулы күз)
4.Күмәк тереклек итүче бөҗәкләр:
а) чебен б) төклетура в) май коңгызы г) кытыршы бызылдавык
5.Турыканатлылар отрядына керүче бөҗәк:
а) кәбестә күбәләге б) тирес коңгызы в) җайдак г) аючикерткә
Дөрес җаваплар: 1. в, 2.а, 3.в, 4.б, 5 г.
Укучылар. Бөҗәкләрне саклау максатыннан Татарстанда нинди чаралар оештырыла?
Укучылар. “Кызыл китап” булдырылган, КФУның зоология музеенда бөҗәкләрнең гаҗәеп күп экспонатлары саклана.
Укытучы. Татарстан Республикасының “Кызыл китабы”на кертелгән бөҗәкләр:
- Болан-коңгыз 2.Яшел бронзак 3.Зәңгәр майка 4.Ялтыр бызылдавык 5.Яфрагашар хризохлоа 6.Мөгезборын коңгыз 7.Аполлон 8.Зур энә карагы 9.Адмирал
10.Кызгылт төклетура
Йомгаклау. Укучылар, “Бөҗәкләр” турында сәяхәтебез тәмамланды.Экскурсиядә алган белемнәр киләчәктә сезгә ярдәм итәр.
Өй эше: 1. Параграф 26 сөйләргә.
- Бөҗәкләр турында сынамышлар белеп килергә.
- Бөҗәкләр турында кроссворд төзергә.
