Татарстан – минем туган ягым. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

(3 нче сыйныфта татар теле дәресе)

 

Гөлназ ГАРИПОВА,

Энҗе ХӘМБӘЛЕВА,

Лаеш районы Усад бистәсенең

«Инноватика» лицееның

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

 

Максат:

  • Татарстан Республикасы, исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында мәгълүмат бирү. Туган ил, Ватан темасына караган яңа сүзләр, сүзләргә дөрес итеп тартым кушымчаларын ялгарга  өйрәнү, аларны монологик һәм диалогик сөйләмдә куллана алуларына ирешү.
  • Эзлекле фикер йөртү һәм иҗади сәләтне үстерү; телдән һәм язма сөйләмдә куллану, сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  • Яшь буында Туган илгә, туган телгә карата сакчыл караш, хөрмәт, горурлану хисләрен тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру:

  • шәхескә кагылышлы: уку эшчәнлегенең уңышлар критериесы нигезендә үзбәяләү сәләтен формалаштыру;
  • регулятив: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләрнең эзлеклелеген күрә белү; үз фикереңне дөрес итеп әйтү;
  • коммуникатив: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;
  • танып белү: танып белү максатын билгеләү; кирәкле информацияне туплау; дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Җиһазлар: презентация, карточкалар.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методы: укытучы сүзе, әңгәмә.

Дәрестә кулланылган алымнар: эшчәнлекле метод; парлап, төркемләп  эшләү; проблемалы сорауларга җавап бирү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предметлы:

 Татарстан Республикасы, исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында мәгълүматлы булу.

– Яңа сүзләрне, тартым белән төрләнешне өйрәнү.

– Бирелгән биремнәрне, текстларны  аңлап сорауларга җавап бирү.

Метапредметлы:

  • иптәшеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы, үз-үзеңне бәяли белү;
  • укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; үз фикереңне дөрес итеп әйтү;
  • үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү, башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;
  • яңа белемнәр табу; дәрестә алган информациядән файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Материал. 1. Сәлам. 2. Татарский язык. 3 класс: учебник по татарскому языку и чтению для русскоязычных учащихся четырёхлетней начальной школы. В 2-х частях. / Р.З.Хайдарова, Л.А.Гиниятуллина, Г.М.Ахметзянова – Казань: Татармультфильм, 2013. Интернет-ресурс.

 

Дәрес планы

  1. Актуальләштерү.

1.Исәнләшү.

2.Укучылар белән әңгәмә.

  1. Дәреснең темасын ачар өчен, җыр тыңлау.
  2. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
  3. Татарстан Республикасының картасын күрсәтү, мәгълүмат бирү.
  4. Серле сандык уены, республикабызда яшәгән милләтләр турында информация туплау.
  5. Сүзлек өстендә эш.
  6. Исемнәрнең тартым белән төрләнешен аңлату.
  • Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
  1. Исемнәрнең тартым белән төрләнешен аңлау өчен сүзләрне язмача, телдән төрләндерү.
  2. Текст өстендә эш.
  3. Кубик-рубик белән уен.
  4. Өй эшен бирү.

Балаларның мөмкинлекләреннән чыгып, 3 баскычлы өй эше бирү:

– Татарстан Республикасы турында сөйләргә әзерләнеп килергә; шәһәр, авыл сүзләрен тартым белән төрләндерергә;

– уртача укыган балаларга шәһәр, авыл сүзләрен тартым белән төрләндерергә; «Минем туган ягым» темасына рәсем ясарга;

  • авыр укыган балаларга дәрестә өйрәнгән яңа сүзләрне ятларга, тартым кушымчаларын кабатларга.                                   2.Йомгаклау.

Димәк, укучылар, без бүген  «Татарстан  – минем туган ягым. Исемнәрнең  тартым белән төрләнеше»н үттек.Үзебезнең бай тарихлы, кыю, тырыш, эшчән халкыбыз, матур телебез белән горурланыйк. Туган телебездә дөрес сөйләшик. Туган илебезне саклыйк.

3. Билгеләр кую.

Актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.

Дәрескә технологик карта.

Үткәрү технологиясе Укучы эшчәнлеге Укытучы эшчәнлеге Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле белем бирү биремнәре Һәр этапның диагностикалау биремнәре
Беренче этап. Оештыру.

Максат: 1. Уңай психологик халәт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә юнәлтү.

2. Дәреснең максатчан, нәтиҗәле кысаларын булдыру.

Укучылар укытучы биргән сорауларга җавап бирәләр. Укучыларның фикерләрен эшкә юнәлтү, уңай психологик халәт тудыру. Исәнмесез, укучылар! Елмаеп, хәерле көннәр телик бер-беребезгә. Дәресебезне башлыйбыз.

Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә мәрхәмәтле, игелекле булыйк.

(Дежур укучыны тыңлау.)

 

 

Укучыларны уку процессына әзерләү.

Коммуникатив УУЭ.

Шәхси УУЭ.

Икенче этап. Белемнәрне актуальләштерү

Максат:

1.  Аңлап сөйләүләренә ирешү.

2. Логик фикер йөртү эшчәнлекләрен үстерү.

Яңа белемнәрне өйрәнүгә әзерлек. Проблемалы сорауларны анализлауда катнашу, үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү . Проблемалы сорауларга җавап биргәндә, укучыларны да катнаштыру. Темага алып кереп китә торган сорауларга җавап бирү. (Слайд)

Җыр аша  теманы ачу.

Балалар! Без бүген сезнең белән кызыклы сәяхәткә чыгарбыз. Ә аның темасын белү өчен җырны тыңлап китәрбез.Әлеге җыр нәрсә турында икәнлеген балалар җавап бирергә тиеш.

Димәк, бүгенге темабыз “Татарстан – минем туган ягым. Исемнәрнең  тартым белән төрләнеше”  булыр. Аны  «Илсез кеше – телсез сандугач» дигән мәкаль белән атарбыз.

 

 

  Төркемдәге эшләрне күрсәтә белү,   сөйләү.

 

Өченче этап.

Яңа материалны аңлату.

Максат: 1. “Татарстан” тексты белән танышу.

2.Яңа сүзләр өйрәнү, текстны тәрҗемә итү,  мәгълүматны истә калдыру.

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен өйрәнү.

3.Физкультминут үткәрү.

 

Дәреслектәге  текстны  уку. Парлап эшләү: укыганыңны аңлый белү, тәрҗемә итү. Индивидуаль ярдәм күрсәтү. Физкультминутны оештыру. 1.Яңа сүзләр өстендә эш: тәрҗемә итү, сүзтезмәләр төзү, җөмләләр төзү. Сүзләрне истә калдырыру.

2. Текстны уку, тәрҗемә итү.

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен өйрәнү.

3. Физкультминутка үткәрү.

 Парлап эшләү.

 

 

Шәхси УУЭ.

Регулятив УУЭ.

Танып белү УУЭ. Коммуникатив УУЭ.

Дүртенче этап.

Белемнәрне ныгыту

Максат:

1. Исемнәрне тартым белән төрләндерү.

2. Текст өстендә эш: тексттагы мөһим өлешләрне аера белү.

3. Теманы ныгыту өчен «Кубик-рубик» уенын уйнату.

Үз-үзеңә контроль ясау. Бирелгән биремнәрне аңлап үтәү. Биремнәрне үтәүне оештыру. 1.     Тексттан чыгып, республикабыз турында өстәмә мәгълүмат туплауга этәрү.

2.      Куелган сорауларга дөрес җавап бирергә тырышу.

Текстны өстендә эш.

Төркемдә эш.

Регулятив УУЭ.

Танып белү УУЭ. Коммуникатив УУЭ.

Дүртенче этап.

Эшчәнлеккә рефлексия.

Максат: 1. Дәрес эчтәлеген исәпкә алу.

2. Укучыларның үз уку эшчәнлекләрен бәяләүне оештыру, дәресне йомгаклау.

 

 

 

 

Дәрескә йомгак ясау.

Рефлексия:

Балалар, төрле эмоцияләр сурәтләнгән кояш рәсемнәрен күтәреп, үзләренә бәя бирәләр.