Ул – тормышка гашыйк шәхес

(Китаплар авторы Рузалия Ибраһим кызы Насыйбуллина катнашында класстан тыш чара)

Гөлзилә КАСЫЙМОВА,

Арча  районы Ташкичү төп мәктәбенең

сәнгать һәм география укытучысы,

педагог-оештыручы.

Максат:Укучыларда әдәби әсәрләргә карата мәхәббәт, кызыксыну һәм үз төбәгеңдә яшәүче шәхесләргә хөрмәт хисе  тәрбияләү.

Җиһазлау  һәм  чаралар:  презентация, авторның күпсанлы китапларыннан төзелгән күргәзмә,  сәхнә  декорациясе.

Алымнар: укытучы сөйләме, әсәрләрне сәнгатьле итеп уку,  сорау-җавап,  әңгәмә.

Чара барышы: Талгын музыка уйный. Экранда презентация күрсәтелә.

Беренче алып баручы.Талант кайчан һәм ничек ачылып китә? Бәлки ул аңа тумыштан бирелгәндер? Аллаһы тәгаләнең кодрәте белән бәлки аның геннарына ук салынгандыр? Һәр яктан да сәләтле кешеләр бик күп булмый. Бүген без «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» региональ проектына кертелгән, безнең мәктәптә күп еллар директорлык вазыйфасын башкарган, бүгенге көндә лаеклы ялда булып бөтен барлыгы белән иҗатка чумган шәхесләрнең берсе  Рузалия Ибраһим кызы  Насыйбуллина белән очрашуга җыйналдык.

Икенче алып баручы. Рузалия апа, Арча районы Иске-Йорт авылында 1949 елның 1 нче октябрендә туган. Тәпи йөреп киткәннән үк, бик чая, үткен бу кызның танылган укытучы һәм язучы булып китүе бер дә гаҗәп түгел. Аның әнисе Нәзирә Сөләйманова башлангыч класслар укытучысы һәм мәктәп мөдире, әтисе Сөләйманов Ибраһим  колхозчы. Бу гаиләдә 6 бала, Рузалия апа- биш малайга бер кыз. Әти-әниләре – хезмәт сөючән, тырыш, җыр-биюгә, музыкага һәвәс кешеләр. Ибраһим абый һәм аның уллары да гармунда оста уйныйлар. Алардан калышырга теләмәгән кыз гармунда, баянда уйнарга өйрәнә. Кечкенәдән сәхнәдән төшми: матур итеп җырлый, төрле милләт халыклары биюләрен  башкара, нәфис сүз остасы да була.

Беренче алып баручы. Районда узган конкурсларда, фестивальләрдә катнаша. Өчиле сигезьеллык мәктәбендә укыганда «Яшь ленинчы», «Ялкын» газета-журналларына мәкаләләр, шигырьләр яза. Субаш Аты урта мәктәбен медаль белән тәмамлый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында укый, бөтен гомерен балаларга тәрбия һәм белем бирү белән бәйли. Яңа Кишет сигезьеллык һәм Ташкичү урта мәктәпләрендә эшли. Күп еллар өлкән пионервожатый, укыту буенча директор урынбасары, 12 ел Ташкичү мәктәбендә җитәкче вазыйфасын башкара. Ул – югары категорияле җитәкче, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. 2004 елдан лаеклы ялда.

Икенче алып баручы. Лаеклы ялда булуга карамастан, ул үзенең эшчәнлеген дәвам итә. 2008–2012 елларда Яңа Кенәрдәге «Өмет» тернәкләндерү үзәгендә хезмәт терапиясе белгече, сәнгать җитәкчесе булып эшли. Оештыру сәләте бик көчле, кул эшләренә дә оста: тегә, чигә, бәйли, табигый материаллар белән төрле композицияләр ясый, рәсем ясарга ярата.

Беренче алып баручы. Рузалия Ибраһим кызы бүген дә авыл, район тормышында активлык күрсәтүче шәхес. 2004 елдан Ташкичү җирле үзидарәсендә ветераннар советы рәисе, 2008 елдан Ташкичү мәдәният  клубы каршында эшләп килүче «Өммегөлсем» фольклор ансамбле җитәкчесе. Күп тапкырлар ветераннарның «Балкыш» фестивале лауреаты, «Ел хатын-кызы» республика бәйгесенең зона этабы җиңүчесе. «Арча муниципаль район каршындагы казанышлары өчен», «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» медальләре һәм «Татарстан республикасы ветераннар хәрәкәтендәге хезмәтләре өчен» Почет билгесе иясе.

Икенче алып баручы. Рузалия апа соңгы елларда әдәбият өлкәсендә дә үзен таныткан шәхес. 2017 елда  аның «Гомер тәгәрмәчләре» исемле китабы дөнья күрде.

«Кеше гомере чикле, бу дөньяга берәү дә мәңгелеккә килмәгән. Үзем исән чакта балаларыма, туганнарыма, мине белгән якыннарыма истәлек итеп калдырырга телим. Буыннар чылбыры өзелмәсен, тарихи вакыйгалар, үткәннәр онытылмасын иде» – дип тәмамлый автор китапның кереш сүзен.

 Хәзер сүзне укучыларыбызга бирик. («Куркыныч төн» –286-288б.) Багавиева Зәринә.

Беренче алып баручы. 2018 елда  Рузалия Ибраһимовнаның яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә озак еллар армый-талмый эшләгән Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан укытучылары арасында беренчеләрдән булып Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән, ветеран укытучы Стелла Габдрахманованың 85 яшьленә багышлап  «Акланган өметләр» дип аталган китабы чыкты. Китапта геройның балачак һәм мәктәп еллары, гаиләсе һәм педагогик хезмәт эшчәнлеге турында язмалар һәм фотосурәтләр урын алган.

(“Әнисез дә, әниле  дә тормыш”, 34 – 36 б.)–укучылар чыгышы. Галаветдинова Гөлия, Галаветдинова Рания.

Икенче алып баручы. 2020 елда Рузалия Ибраһимның «Гомерләр заяга узмаган» дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Бөтен гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган, армый-талмый халыкка хезмәт иткән Иске Ашыт авылынан Раузалина Фатих кызы Әминовага багышлана ул.

Беренче алып баручы.

 Бу тормышта узган юлың белән

Син бердәнбер булып каласың.

«Гомерләрем бушка узмады»,  дип,

Горурланып әйтә аласың! – дигән  шигьри юллар исә Раузалина Фатих кызының бөтен эшчәнлеген ачып бирә.

Икенче алып баручы. 2021 елда мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар өчен Рузалия Насыйбуллинаның «Мирас булып калсын» дигән китабы чыкты. Бу китапта фольклор коллективлары өчен борынгыдан килгән бәйрәм, йолаларның эшкәртмәләре, сәхнәләштерелгән күренешләр, ике мелодрама, шигьри бәян урын алган.

Хәзер Рузалия апаның тормыш иткән авылына багышлап язган «Мәмсә» җырын видеоязмадан карап  үтик.

Беренче алып баручы. Шул ук елда авторның соңгы вакытта иҗат иткән хикәяләре, шигырьләре һәм республика матбугатында урын алган мәкаләләре урнаштырылган. Бу китап «Күңелем хәзинәсе» дип атала. Әлеге язмалар әхлак, гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр, өлкәннәргә ихтирам, табигатькә мәхәббәт кебек матур сыйфатлар тәрбияләүгә нигезләнгән. Хәзер сүзне укучыларыбызга бирик. Алар сезне Рузалия Ибраһимовнаның поэзия өлкәсендә иҗат иткән әсәрләре белән таныштырып үтәрләр.

(«Сагынам гомер буе» –153бит, «Кызыл миләш тәлгәше», «Кайда син кыш?» –160 бит) Мухамадиева Мәрьям, Хуҗиев Әмир, Магсумов Рузил.

Икенче алып баручы. Бу китапта шулай ук һәр буын укучының күңеленә үтеп керердәй чәчмә әсәрләре дә бар, аларның да кайберләре белән танышып китик.

(«Әйдәле, Акбай» – 38-39 б.) Магсумова Динә.

Беренче алып баручы. 2024 елда Рузалия апаның «Атылган йолдыз» дигән китабы чыкты. Бу китапта авторның «Атылган йолдыз» дип исемләнгән повесте һәм тормышчан, гыйбрәтле хикәяләре урын алган. Повестьнең төп герое – нәни Наиләнең язмышы берәүне дә битараф калдырмас. Бу җиһанда беркем дә хаталардан хали булмас, әмма язмыш хаталарын төзәтергә һичкайчан соң түгел. Әсәр авторы безне әнә шул хакта уйланырга чакыра.

Икенче алып баручы. Рузалия апаның теленең халыкчан булуы, китапларының бер сулышта укып чыгылуына китерә. Тормышны сизгер тоемлап, аны үз йөрәге аша уздырып, үзенчәлекле образлар тудыра алганга аның кыска хикәяләрен укыганда да зур дулкынлану кичерәсең, шуңа да аны укучылар бик тиз үз итә, язмаларын һәрдаим көтеп ала.

Беренче алып баручы. Киләчәккә нинди планнар белән яшисез? Бүгенге көндә нинди әсәр өстендә эшлисез? Әсәрләр күбрәк нинди шартларда, һәм нинди күңел халәте кичергәндә дөньяга килә? Хәзер исә шушы сорауларга җавап итеп сүзне авторның үзенә бирик. Рәхим итегез, Рузалия Ибраһимовна!

Икенче алып баручы. Һәвәскәр язучыбыз һәрвакыт эзләнүдә, иҗатта. Сезгә без иҗатыгызда зур уңышлар һәм саулык-сәламәтлек телибез. Китап яратучыларны үзегезнең саллы, гади, халыкчан әсәрләрегез  белән әле сезгә бик күп тапкырлар куандырырга язсын. Алдагы очрашуларга кадәр без сезнең белән саубуллашабыз, һәм бүгенге чарабызга килгән өчен чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Беренче алып баручы. Кичәне авторның матур шигьри юллары белән тәмамлыйсы килә.

Тәгәридер гомер тәгәрмәчем

Озын юллар аша келтер-келтер,

Сукмак очын алып бер ноктадан,

Соң ноктага җитәр кебек никтер.

Шул сукмактан күпме барасылар,

Син туганчы язып куелган.

Кемнәр ничек үтә гомерләрне

Бу катлаулы тормыш юлыннан.

Сикәлтәле тормыш сукмагыннан

Тайпылмыйча  алга барырга,

Язмыш җилләренә бирешмәслек

Рухи көчне каян табарга?

Тап төшерми җирдә яшәр өчен,

Кеше дигән бөек исемгә,

Гомер азагына җитәр өчен.

Терәк кирәк һәрбер кешегә.

Мин таяндым һәрчак туганнарга,

Бергә гомер иткән иремә.

Таянырлык нокта таба алдым

Газиз җирем, туган илемдә.

Мин таяндым әти-әниләргә,

Балаларга, күрше-күләнгә.

Чиксез рәхмәтлемен Ходаема,

Миңа шундый язмыш биргәнгә!