Тукай туган көн
(Г.Тукайның туган көненә багышланган театральләштерелгән тамаша,
аның әсәрләре, әкиятләре буенча сценарий)
Ләйсән БӘДЕРЕТДИНОВА,
Азнакайдагы 3 нче балалар бакчасының
рус теле тәрбияче
Катнашалар.
Кечкенә Тукай, Кыз, Күбәләк, Шүрәле, Сарык, Кәҗә, Укучы малай, Кояш
Театральләштерелгән тамаша барышы.
“Туган авыл” көе ишетелә. Экранда борынгы авыл күренеше.
Кулына каурый каләм тоткан һәм култык астына китап кыстырган кечкенә Тукай әкрен генә атлап чыга һәм сөйли.( Талгын көй яңгырый)
Кечкенә Тукай булам мин,
Тудым җиргә халкым өчен.
Шигырьләрем илгә яңгырасын,
Барчасы күңелендә саклансын.
Кечкенә Тукай барып, зур китапның битен ача, анда “Бала белән күбәләк” шигыреннән иллюстрация.
Өстәл артына барып утыра һәм уйлана-уйлана язарга тотына.
Йөгерешеп уйнап кыз белән күбәләк керәләр, куышлы уйныйлар һәм җырлыйлар.
Кыз. Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче, тезеп табаламсың ризык?
Күбәләк. Мин торам кырларда,
Болында, урманда.
Уйныймын, очамын.
Якты көн булганда.
Тик гомерем бик кыска
Бары бер көн генә
Бул яхшы, рәнҗетмә,
Һәм тимә син миңа. (Күбәләк очып чыгып китәргә җыена)
Кыз.Кая киттең әле, күбәләк…Тукта әле.
Безнең Тукаебызның бүген туган көне бит. Әйдә, аны котларга барабыз.
Күбәләк. Ярар, бик әйбәт, әйдә дусларыбызга да әйтик.
(Чыгып китәләр).
Кечкенә Тукай торып барып, зур китапның битен ача, анда “Кәҗә белән сарык” әсәреннән иллюстрация.
Урман тавышы.
Юлдан Сарык белән Кәҗә бара һәм бүре башын күреп алалар.
Кәҗә: Сарык абзый, син көчлерәк, син тот.
Сарык: Син, сакалбай, гайрәтлерәк, син тот.
Кәҗә: Әйдә, икәү бергә салабыз да, юлны дәвам итәбез.
(Каршыларына Кыз белән күбәләк очрый).
Кыз. Кәҗә, сарык кая юл тотасыз?
Сарык.
Булмады хуҗа кушканына каршы барып.
Икебезгә бер зур гына капчык тегеп,
Киттек Кәҗә белән кырга таба сәфәр чыгып.
Күбәләк. Сез, беләсезме, бүген нинди көн?
Кәҗә, сарык бергә. Ю-ю-ю-ю-ю-к. (Бер-берсенә аптырап карыйла).
Кыз. Бүген Тукаебызның туган көне. Безнең белән аны котларга барасызмы?
Кәҗә, сарык бергә шатланып. Әлбәттә, барабыз.
Кечкенә Тукай торып барып, зур китапның битен ача, анда “Шүрәле” әсәреннән иллюстрация.
(Юлда елап утырган шүрәлене күрәләр. Аны бармагы бүрәнәгә кысылган).
Шүрәле кычкыра.
Кыстыыыы, харап итте, явыз Былтыр мине
Ах, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине.
Кәҗә. Нәрсә булды, шүрәле? Ник кычкырасың?
И, җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!??
Шүрәле. Юк-ла, күрше авылның Былтыр исемле егете бармагымны кыстырып
качты.
Кыз. Әйт әле, нинди начарлыгың тиде Былтырга???.
Шүрәле. (уйга кала.) Мммм….мин аның белән бераз кети-кети генә уйнамакчы идем.
Сарык. Әйдә, без сиңа ярдәм итәбез, ләкин кытыкламаска сүз бир.
Шүрәле. Ярар, ярар, сүз бирәм. (Сөенә).
(Кәҗә белән сарык чөйне бәреп төшерәләр).
Шүрәле. Ай, рәхмәт сезгә.
Кыз. Шүрәле, безгә иярәсеңме?
Шүрәле. Ююююкккк, мин куркааааммм…Кешеләр явызлар бит.
Күбәләк. Алай димә, кешеләр бик яхшы. Без сине дә ияртәбез.
(Барчасы китәләр).
Кечкенә Тукай торып барып, зур китапның битен ача, анда “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәреннән иллюстрация.
(Укучы малай китап тотып идәндә бөкләнеп уттыра. Аны Кояш уйнарга чакыра).
Кояш.
И сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, Утырма бер җирдә һаман; Чыкчы тышка, нинди якты, Нинди шәп уйнар заман! Укучы малай. Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала. Көн озын ич, ул уенның Мин һаман вакытын табам. Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам.
Кояш аптырап малайга карап тора, биеп ала. Шул вакыт укучы малай дәресен тәмамлап урыннан тора. Укучы малай. Әйдә, кем уйный, йә кем чакырды мине? Тәмам иттем мин дәресемне!
(Кояш белән укучы малай бергә шатланышып әйләнәләр.
Дусларны күргәч туктап калалар.
Кыз, күбәләк, шүрәле, сарык һәм кәҗә күренәләр).
Кояш.
- Дуслар, болай җыелышып кая юл тотасыз, нишләп йөрисез?
Кәҗә.
–Без Габдулла Тукайны күрергә һәм аны котларга барабыз бит. Кояш. – Нинди изге эш, бергәләп барыйк һәм котлыйк. Өстәл артыннан Кечкенә Тукай чыга, геройлары янына килә һәм сөйли.
- Исәнмесез, минем якын дусларым.
Барчасы бергә. – Исәнме, безне дөньяга тудырган шагыйребез. Дан сиңа!
Кечкенә Тукай:
– Мине яшәткәнегез, яратканыгыз өчен бик зур рәхмәт!
Килгән яныма кунаклар,
Мин иҗат иткән геройлар.
Илем шатлансын, көлсен,
Бәйрәм итик без бүген.
Бергәләп “Бәйрәм бүген” җырын башкаралар.
