Туган телем – татар теле

(Туган тел турында инша)

Нурфия ТИХОНОВА,

Казандагы 156 нчы мәктәпнең

башлангыч сыйныф укытучысы

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

 

Һәр кешенең, халыкның туган теле була. Бала туып, дөньяга беренче авазны шушы туган телдә сала. Шушы телдә аралаша, укый, җырлар җырлый, шигырьләр сөйли. Концертларга, театрларга йөри. Газета-журналлар укый. Гомер буе кеше уз туган теле белән бергә атлый, бергә гомер кичерә. Әйе, бу бик дөрес сүзләр һәрбер кеше нинди генә телләр өйрәнсә дә, үз туган телендә сөйләшергә, үз туган телен белергә, үз туган телендә тәрбияләнергә тиеш.

Мин бу эшемдә татар халкының, татар кешесенең  туган теле – татар теле турында сөйләп үтәсем килә. Мин үзем дә шушы татар халкы арасында яшим, минем туган телем – татар теле. Мин татар кызы. Мин шушы җөмләләрне кычкырып, дөньяны яңгыратып әйтәсем килә.Чөнки мин үземнең татар булуым белән, туган телем белән горурланам, шатланам.  Әлбәттә, мин рус телен, инглиз телен беләм, өйрәнәм. Шушы телләрдә иркенләп сөйләшәм. Ләкин туган тел ул минем йөрәктә, ул күңелгә иң якын. Туган телем ул – әни төсле. Иркәли дә, юатада мине.

Туган телем минем күпме авырлыклар кичергән. Шушы җөмләне кабатласам.Тукайның «Милли моңнар» шигыре күңелемә килә.

Күпме михнәт чиккән безнең халык.

Күпме күз яшьләре түгелгән.

Милли хисләр белән ялкынланып

Сызылып сызылып чыга күңелдән.

Әйе, бик дөрес сүзләр.  Татарстан тарихында тирән эз калдырган безнең туган телебез – татар теле. Соңгы вакытларда ул мәктәпләрдә дә укытылмый башлады.Әти-әниләр балаларын рус телендә укытырга  бирәләр. Гаиләдә балалар белән рус телендә сөйләшәләр. Татар яшьләре дә үз телләрендә аралашмый, туган телне белмиләр. Әлбәттә, башка телләр белү начар түгел. Ләкин хикмәт башка нәрсәдә. Монда татар халкының милли мәдәниятенә куркыныч янавы бар. Шуңа күрә мине бу сорау бик тә борчый.

Туган телемнең күп гасырлык тарихы булган, күп сынаулар узган, нинди генә авырлыклар күрсә дә баш имәгән, туган теле сынмасын-сыгылмасын дигән. Тукай теле булган туган телем, син күп җырларда җырландың, кемнәр генә сина сокланмаган, синең турында күпме әсәрләр, шигырьләр язылган. Һәр татар кешесе сине йөрәгендә иң кадерле әйбер төсле саклап гомер кичергән. Мин дә шушы кешеләрнең берсе бит дип горурланып әйтәм. Мин татар баласы, туган телем, татар теле сина гомер буе тап тидермичә яшәрмен. Сине мин челтерәп аккан чишмә суына, өздереп-өздереп сайраган кошларга, тальян гармун тавышына тиңлим. Татар балалары сезгә дәшәм, безнең бурыч

– халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу.Тел өчен көрәш – милләтнең киләчәге ул.