Туган телем– иркә гөлем

     (Башлангыч сыйныфлар  өчен  әдәби кичә формасында сыйныф сәгате)

Нурфия ТИХОНОВА,

Казандагы 156 нчы мәктәпнең

 башлангыч сыйныф укытучысы.

Бәйрәм барашы.

Максат:Туган теленә карата мәрхәмәтле караш булдыру.

Туган телендә сөйләшергә чакыру.

Туган телне яратырга, ихтирам итәргә өйрәту.

Туган телне белү һәм саклауга карата унай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Җырлар, шигырьләр, татар халык киеме, бишек, мәкальләр, фотосурәтләр, Г Тукай  сурәте.

Дәрес барышы:

Беренче укучы:

–Хәерле көн, хөрмәтле укучылар,! Без сезнең белән  Туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык.  Һәр кешенең, халыкның туган теле була. Бала туып, дөньяга беренче авазны шушы туган телдә сала. Шушы телдә аралаша, укый, җырлый, шигырьләр сөйли. Концертларга, театрларга йөри. Газета-журналлар укый. Гомер буе кеше уз туган теле белән бергә атлый, бергә гомер кичерә. Әйе, бу бик дәрес сүзләр һәрбер кеше нинди генә телләр өйрәнсәдә, уз туган телендә сөйләшергә, уз туган телен белергә, уз туган телендә тәрбияләнергә тиеш. . Һәр кеше өчен туган җир дә, туган тел дә бер генә. Шуңа күрә һәрберебез үзенең туган җирен, туган телен олыларга,яратырга тиеш.

Икенче укучы:     

Туган җирем, туган телем,

Минем өчен  бер генә.

Туган тел һәм җирнең олылыгын,

Син укучым бел генэ.

–Нәрсә сон ул тел?

–Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Тел ярдәмендә кешеләр сөйләшә, аралаша,бер-берсен аңлый, уй-фикерләрне белә.Шуның өчен тел кеше тормышында зур урын алып тора. Кеше өчен тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе.

(Балалар башкаруында:Г. Тукайның «Туган тел» җыры җырлана.)

Өченче укучы:

–Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, әти-әни сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле тел. Ул телне шуна күрә туган тел дип атыйлар. Ул телгә баланы аның иң якын кешесе – әнисе өйрәтә. Шул телдә аңа бишек җырлары җырлый.

Дүртенче укучы:

Мин тугач  ук ишеткәнмен,

Әниемнең тәмле сүзләрен.

Бишек җырын көйли-көйли,

Сөйләгәндер телнең серләрен.

Шуна күрә безнең тел,

Ачылган шул татар телендә.

Телебезнең  моңлы,

Нурлы булуын,

Сөйлибез без бугендә.

Бишенче укучы:

(Татар халык җыры «Бишек җыры» башкарыла.)

Әлли-бәлли итәр бу,
Йокларга китәр бу,
Бәү-бәү итеп, күз йомып,
Изрәп кенә китәр бу.
Алма кебек тәгәрәп,
Үсеп буйга җитәр бу,
Абыйлары артыннан
Мәдрәсәгә китәр бу.
Мәдрәсәләрдә укыгач,
Галим булып җитәр бу. (Татар халык киеменнән кыз бишек янында җырлый).

Алтынчы укучы:

–Туган тел! Һәркем өчен дә газиз суз бу. Чөнки иң кадерле “әти”,”әни” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең , туган җиребезнең булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.

«Туган телем». Энҗе Мөэминова.

Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул – минем туган телем.

«Балам!» – диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!» – дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
«Туган ил» сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин
Туган илдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.

Җиденче укучы:

–Татар халкы – акыллы, батыр халык ул. Күпме михнәт чиккән ул. Утка-суга салсаларда калкып чыккан. Чукындырганнар ул түзгән үлмәгән, тамырларын югалтмаган, тагын көчлерәк булып яшәргә тырышкан. Иң авыр кимсетүләргә дә, сынмаган сыгылмаган горур татар булып калган.

Сигезенче укучы:

Милли моңнар. (Г.Тукай сүзләре.)

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, –
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Хәйран булып җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын;
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, диде, Әллүки!»

Тугызынчы укучы:

Безнең – телебез матур тел. Безнең татар телендә мәкальләр дә бик күп.

(Укучылар бер-бер артлы мәкальләр әйтәләр.)

Ана теле бер булыр.

Иле барның теле бар.

Туган тел үзем өчен,

башка тел көнем өчен.

Инсафлының теле саф.

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала.

Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия.

Кулыңны, аннан бигрәк телеңне тый.

Татлы тел тимер капканы ачар.

Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.

Унынчы укучы:

Кадерле укучылар,! Безнең телебез –күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый  башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та , кан кою да кирәкми.

Телең бетте исә, халыкның  әдәбияты да, гореф-гадәтләре дә, йолалары да бетә

дигән сүз. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул. Шуның өчен телне

бергәләп саклыйк дуслар, ятлар кулына биреп, аяк астында

таптатмыйк. Үз телебездә сөйләшик, балаларыбызга өйрәтик. Онытмыйк телебезне.

 “ Туган телем”.  Шәүкәт Галиев. 

Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,

Әткәм чөеп-чөеп әйткән,

Апам биеп-биеп әйткән

Матур сүзләр җанымдадыр!

Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,

Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,

Абзам сынап-сынап әйткән

Зирәк сүзләр адымдадыр!

Язда уйнап-уйнап үскән,

Җәйдә буйлап-буйлап үскән,

Көздә уйлап-уйлап үскән

Туган телем канымдадыр!

Телгә тимә – аңга тимә,

Телгә тимә – канга тимә,

Телгә тимә – намга тимә,

Телгә тимә – җанга тимә.

 

Әдәбият:

1.Татар теле һәм әдәбияты укытучысына, Казан “Яңалиф” 2005.

2. Әдәплелек дәресләре, Казан “Мәгариф” нәшрияте,1995.

3.Нәниләр китабы, Резеда Вәлиева, Казан, 2000.

4. Татар теле шагырьләр теле, Казан “Мәгариф” нәшрияте, 2002.

5. Татар балалар әдәбияты, ТаРих-2003.