Г.Бәшировның «Җидегән чишмә» романы буенча дәрес эшкәртмәсе

Гүзәл ХӘМӘДИЕВА,

Нурлат гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

  1. Укучыларны Г.Бәшировның “Җидегән чишмә” романыннан өзек белән таныштыру.

2.”Җидегән чишмә” әсәрендә табигать һәм шәхес мөнәсәбәтләре темасының югары дәрәҗәгә күтәрелүен күрсәтү, романдагы идея-проблематиканы ачыклау. Логик фикер йөртү, чагыштыру аша нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен үстерү.

  1. Авторның экологик һәлакәткә китерүче сәбәпләрне кешенең әхлакый, рухи ярлылануы белән бәйләвен, романның бүген һәм киләчәктә дә актуаль булачагын дәлилләү. Кешенең эчке дөньясына, күңел кичерешләренә бәя бирергә өйрәтү.

 

Материал: Г.Бәширов портреты,  китаплары.

 

План.

     Актуальләштерү. Класста Психологик уңай халәт тудыру.

Чишмә чылтырап аккан видео +”Җидегән чишмә” җырының 1 нче куплеты яңгырый)

Укытучы: Хәерле көн,  укучылар. Хәерле көн, килгән кунаклар!

Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез, су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
Ә.Исхаков.

Укытучы:  Туган ягыбыз Татарстаныбызда саулык-сәламәтлектә бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын һәрбарчабызга!

Укытучы:  Сезгә җыр ошадымы? Ни өчен?

  • Укучылар, бу җыр сезгә танышмы? Аның исеме ничек?
  • Бу җырның авторлары турында нәрсәләр әйтә аласыз? Оныткан булсагыз, гаджикларыгызга карый аласыз. Алар турында кыскача мәгълүмат табыгыз әле.

1 нче өстәл – Г.Бәширов турында

2 нче өстәл –С.Садыйкова турында

 

Укытучы: Гомәр Бәширов турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Г. Бәширов портреты)

(Балаларның җаваплары)

Укытучы:  Сара Садыйкова турында нәрсәләр әйтә аласыз? (С.Садыйкова портеты)

 

Укытучы: Җырның туу тарихы турында Сара Садыйкова болай ди:…(–аудиоязма С.Садыйкова)

 

Укытучы: Җырны беренче булып ул вакытта яшь җырчы Зөһрә Сәхәбиева башкара. “Җыр җырланып беткәч, халык нигәдер тынып кала. Әллә ошатмадылар инде”, – дип уйланып куя җырчы. Бераздан, җыр тәэсиреннән айнып, халык кул чабарга тотына. Җырны кабатлап җырлавын үтенәләр. Җырның бу яктан да бәхете була. Ул нәкъ “үз җырчысына” килеп эләгә.

Укытучы: Беләсезме, укучылар, бу җырның сүзләре Г.Бәшировның иҗат иткән бердәнбер  шигыре икән!

Укытучы: Бу шигырьне язарга Г.Бәшировны  нәрсә этәрде икән? Кайчан туды икән бу шигырь юллары?

(Фикерләр: Ул табигать турында әсәрләр язган, табигатьне яраткан….)

Укытучы: Әйе, нәкъ менә җыр исеме белән тәңгәл килгән “Җидегән чишмә” романын иҗат иткән вакытта туа бу искиткеч халыкчан матур җыр юллары!

 

Яңа теманы аңлату.

 

Укытучы: Димәк, укучылар, безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр икән? (Г.Бәшировның “Җидегән чишмә” романы)  – Әйе, бүген без әлеге романның дәреслектә бирелгән өзекләрен укып анализларбыз. Автор күтәргән проблемаларга тукталып, әсәр аша кеше һәм табигать мөнәсәбәтләрен ачыкларбыз.

Укытучы: Әйдәгез, әсәрне өйрәнүгә керешик. Дәреслекнең 124 нче битен ачыгыз. Романнан бирелгән өзекнең башын рольләргә бүлеп уку, сәхнәләштерү отышлы дип уйлыйм. Сезнең алдыгызда әлеге күренеш сурәтләнгән битләр ята. Моның өчен безгә автор, Сәет һәм Гайнан образлары  кирәк булачак)

(Сәхнәләштерү)

Автор: Авыл башына чыккач, тегермәнгә кадәр сухыдып киткән агачлы юлда Гайнанның элекке укытучысы Сәет күренде. Ул килә, килә дә, нигәдер гаҗәпләнгәндәй беравыкка туктап, Ык ягына карап ала иде.
Гайнан: – Исәнмесез, Сәет  абый!
Сәит:– Ә, саумы, Гайнан! Беләсеңме, бездә Аксаков булган! Аксаков, төшенәсеңме?
Гайнан: – Юк, Сәит абый! Кем? Нинди Аксаков?
Сәит: – Кем булсын, язучы Аксаков, Казан университетының беренче студенты!
Гайнан:–Кайчан килгән? Ник килгән?
Сәит:–Син нәрсә? Әһә, әнә ничек икән! Урта мәктәптә узылмый бит. Русның талантлы язучысы Аксаков Сергей Тимофеевич! Моннан 150 еллар чамасы элек безнең Алтынбикә тугаенда булып киткән, тәгаен булган! Карале син! Абыең миннән Ык буйларының борынгы заманнары турында лекция сөйләвемне үтенде. Шуңарга әзерләнгәндә Аксаков әсәрләренә юлыктым. Шунда язылганнарны бу яклар белән чагыштырып карасам, нәкъ безнеке!
________Пауза–анализ__________________________________________________________

 

Укытучы:  Укучылар,  Аксаков кем соң ул? Аның әсәрендә кайсы елга сурәтләнә?

(Ык елгасы. Аның янындагы Алтынбикә тугае)

Укытучы: Алтынбикә тугае 150 ел элек нинди булган? Дәреслектән шушы юлларны укып күрсәтегез әле

Укытучы:  Әлеге тугайның бүгенге хәле ничек? Дәреслектән эзлибез.

Укытучы:  Безнең күз алдыбызга Ык елгасының элекке һәм хәзерге хәле килеп басты. 150 ел  ул тарих – өчен бик зур вакыт түгел! Ни өчен табигать шундый хәлгә килгән? Моңа кем гаепле?

(Кеше)

Укытучы:  Балалар, әйдәгез, Гайнан  укытучысы Сәит белән сөйләшүен тыңлап бетерик әле.

Гайнан:  Беләсезме, кайчакларда мин Мәскәү радиосы аша бөтен дөньяга чаң кагардай хәлгә җитәм.Аңлагыз, шуны аңлагыз, зинһар! Хәзер табигатьнең бер генә бөртеген исраф итү дә киләчәккә зур зыян китерәчәк. Хәзер табигатьне яңача аңларга кирәк! Яшеллекнең һәр яфрагын, һәр кыягын, суның һәр тамчысын, һаваның һәр йотымын күз карасыдай кадерләп саклар чак җитте! Төшенегез шуны, төшенегез!
Сәит:  Синең юлың җиңел түгел. Әмма иң дөрес, иң гадел юл!

 

Укытучы: – Укучылар, сәхнәләштерү вакытында без сезнең белән әсәрнең төп герое Гайнан һәм аның укытучысы Сәет белән таныштык. Алар әңгәмәсендә нинди проблема күтәрелә?

(Экологик проблема)

–  Нинди авыр юл башында тора Гайнан?

(Табигатьне саклау)

  • Ни өчен бу изге юл авыр?

(Чөнки каршы торучы көчләр күп)

Укытучы:  Ләкин Гайнан да ялгыз түгел!

 

Укытучы:  Әсәрдәге геройлар да табигатькә карашлары белән капма-каршы ике төркемгә бүленә. Әйткән сүзләре, кылган гамәлләренә карап эшләп карыйк әле. Сезнең өстәлләрдә битләр ята.(Тактага чыгып эләләр. Кычкырып укый баралар)

Укытучы: Димәк, укучылар. Уңай геройлапны нәрсә берләштерә? Ә тискәре геройланы?

Укытучы:  Шунысы сөенечле: табигатьне саклау өчен курәшнең башында сезнең кебек яшь егет тора.  Гайнанда табигатькә карата мәхәббәтне кем уяткан икән? Бу видеоны караганнан соң сез бу сорауга җавап табарсыз.

Укытучы:  Димәк, туган як табигатенең матурлыгын күрергә, аның гүзәллегенә сокланырга бәләкәй Гайнанны кем өйрәткән?

(Әбисе)

Укытучы:  Әйе, әбисе әле оныгын авыл тарихы һәм бабаларының аянычлы үткәне белән дә таныштыра.

Укытучы:  Әбисе вафатыннан соң да Гайнан бабасын атып үтергән тегермән янына килә. Дәреслектән укып, бу минутлардагы кичерешләр белән танышыйк әле.

(Дәреслекнең 128 нче бите)

 

Укытучы:  Димәк, Гайнанның тамырларында халык бәхете өчен көрәшүче бабасының каны ага. Менә кайдан килгән икән аңа шундый гайрәт, үҗәтлек һәм көч.

Укытучы:  Гайнан рухи яктан гына түгел,  физик яктан да көчле егет! Ләкин Гайнан көчен дөрес файдаланамы икән? Әсәрне укуны дәвам итеп, җавап эзлик.129 нчы битне рольләргә бүлеп укыйк.

Укытучы:  Бу өлештә Гайнан кемнәр белән очраша?

(Яшүсмерләр белән)

Укытучы: Галах кушаматлы малай җитәкчелегендәге яшүсмерләр нинди ярамаган эш эшлиләр?

(Карлыгачларына таш аталар)

 

Укытучы: Гайнан бу очракта үзен ничек тота?

(Дәвамын  үзем укыйм)

Укытучы: Бу өлештә Гайнан сезгә нинди ягы белән ачылды?

(Кечеләр, көчсезләр белән көч сынашмый. Үзенең гомерен куркыныч астына куеп, егетләр өере алдына килеп баса)

Укытучы:  Ләкин туктата алдымы икән ул тәрбиясез үсмерләрне? Моны белер өчен әсәрне өйдә укып бетерергә тәкъдим итәм.

Укытучы:  Дәреслектә бирелгән өзекләр тәмам. Кызганыч, вакыт аз булу сәбәпле романның бик аз өлеше белән генә таныша алдык. Ләкин шулай да әсәрнең төп герое Гайнанны төрле  яклап ачарга тырыштык. Әйдәгез хәзер фикерләребезне бергә туплап, Гайнанга характеристика бирик әле.

(Укучыларны тыңлау)

Укытучы: Г.Бәширов үзен борчыган, җәмгыять өчен бик актуаль булган нинди сорауга җавап эзли?

Укытучы: Бүгенге көндә Гайнаннар кебек яшьләр бармы? Бәлки, сезнең арада да шундый шәхесләр бардыр?

  • Нәтиҗә ясап, блиц-сорауларга җавап биреп алыйк әле…

Билге кую

Укытучы:  Бүгенге дәресебезне йомгаклап, Аксаков Сергей Тимофеевич сүзләрен китерәсе килә: “Табигать белән аралашу кешеләрне бер-берсенә якынайта һәм җәмгыятьнең сафлануына ярдәм итә.”

 “Җидегән чишмә” җырының соңгы куплеты)