Балалар бакчалары өчен «Балатуй» чарасы
Ләйсән ВӘЛИЕВА,
Казандагы
«Бала-Сити» балалар бакчасының
татар теле тәрбиячесе
Максат: балаларда татар теленә, мәдәниятенә, уеннарына кызыксыну уяту.
Геройлар:
Шүрәле
Су анасы
Акбай
Кәҗә белән Сарык
Батыр әтәч
Нечкәбил.
Музыка яңгырый, зал матур итеп бизәлгән. Акбай керә.
Акбай. Һау, һау, һау хәзер килеп җитәргә тиешләр. Һәрвакыттагыча барысы да соңга кала инде. Кәҗә белән Сарык соңга калмый торган иделәр бит, кая соң алар?
Музыка. Кәҗә белән Сарык керә.
Сарык. Әйдә инде, балалар озак көтәргә яратмый, кер, тизрәк кер.
Кәҗә. Ашыкма инде, барам бит, капчыкны миңа биреп калдырды да хәзер ашыктыра.
Акбай. Ооо һау-һау килеп җиттегезме, исәнмесез, исәнмесез. Балатуйга әзерләнеп килдегезме?
Сарык. Исәнме, Акбай, әлбәттә инде син нәрсә? Ничек әзерләнмисең, ди. Бә-ә-ә. Бүген бик зур бәйрәм.
Кәҗә. Исәнмесез, минем дусларым, исәнмесез, якыннарым. Кая соң әле безнең дустыбыз, килмәдемени әле?
Батыр әтәч. Кикрикү-ү-к, ышанмады әле башта. Янәсе, без алдыйбыз аны. Бөтенебез дә Былтыр булмабыз инде (көлә)…
«Шүрәле» җыры куела. Шүрәле керә.
Шүрәле. Сәлам, дусларым, сәлааам! Минем сезне бик күрәсем килде. Урманнан чак-көч юлны эзләп таптым. Чара ничек дип атала дидең әле?
Акбай. Исәнме, Шүрәле, Балатуй! Игътибар! Игътибар! Бүген беренче тапкыр Балатуй үтәчәк.
Шүрәле. Сарык, мин бер нәрсәне аңламадым. Син бит Сабантуй дигән идең, ә хәзер Балатуй дисез?
Акбай. Һау-һау, никме? Сабантуй ул, язгы чәчүләр тәмамлангач кына үтә торган бәйрәм. Ә Балатуй ул балалар өчен. Татар теле атналыгында үтә. Белдеңме?
Шүрәле. Әәә, белдеем.
Акбай. Без сезне беренче Балатуй бәйрәмендә күрергә шатбыз! Исәнмесез, балалар!
Нечкәбил. Бүген сез төрле сынаулар, төрле уеннар уйнарсыз. Бүген сезгә игътибарлык та, логик фикерләү дә, тизлек тә кирәк булачак.
Шүрәле. Әәй, нинди тизлек, нинди фикерләү ди инде ул. Бәйрәм дип чакырдыгыз ич. Мин балалар белән кети-кети уйнарга килдем. Менә шулай кети-кети. (Балалар белән уйнап ала.)
Кәҗә белән Сарык. Юк инде, юк. Торып тор әле, Шүрәле. Бу бәйрәм генә түгел, монда күп белергә, тырышырга кирәк әле.
Шүрәле. Мин бит беренче тапкыр, берни дә белмим. Хәтта бу чакыруны да укый алмадым. Урмандагы Тиен дус укып күрсәтте.
Сарык. Курыкма, балалар сиңа өйрәтер, күрсәтер. Балатуй ничек үткәнен үзең күрерсең.
Акбай. Күп сөйләп тормыйк, әйдә башлыйк. Ахырдан монда килергә онытмагыз ямее! Һау-һау-һау.
Без сезгә биргән маршрут кәгазе буенча хәрәкәт итәчәкбез. Киттек!
- Беренче биремне Акбай аңлата.
Балалар А, Ә, К хәрефләренә башланган дүрт сүзне әйтергә тиеш булалар. Мәсәлән: А хәрефе – алма, аю, аш.
- Икенче биремне Сарык үткәрә.
Өстәл өстендә татар халык ризыкларыннан чәкчәк, өчпочмак, талкыш кәләвә ризыклары куела. Икенче өстәлдә кирәкле ингредиентлар.
Балаларның максаты нинди ризыкка нәрсәләр кирәк икәнен аерырга.
Чәкчәк: май, шикәр, он, йомырка.
Өчпочмак: ит, суган, бәрәңге, борыч, он, йомырка, тоз.
Талкыш кәләвә: май, су, шикәр, он.
- Өченче биремне Әтәч уздыра.
Билгеле шәхес ияләренең портретлары белән пазллар җыю. Кем икәнен атау. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш һ.б.
- Дүртенче биремне Кәҗә үткәрә.
Балалар татар киемнәрен (калфак, читек, түбәтәй) башка милләт киемнәреннән аерырга тиеш була.
Барлык биремнәрне үтәгәннән соң, балалар кабат бергә җыела.
Музыка.
Акбай. Шүрәле, ничек соң? Балатуй ничек үткәнен күрдеңме?
Шүрәле. Хе, күрдем, миңа бик ошады, сездә шундый акыллы, җитез балалар икән, хәтта бүләк тә эләктердем.
Нечкәбил. Дусларым, сез бүген үзегезнең нинди акыллы, җитез һәм сабыр булуыгызны күрсәттегез! Һәм без сезгә…
Батыр әтәч. Тукта әле, тукта! Ашыкма.
Кәҗә. Болай тиз генә бәйрәм төгәлләнми инде, нидер җитми кебек.
Шүрәле. Ниндидер тәмле ис киләә, сизәсезме?
Сарык. Әйее. Туй булгач, тәмле ризыгы да булырга тиештер инде аның?
Акбай. Дөрес фикерлисез! Татар халкы элек-электән бик кунакчыл булган. Әйдәгез, бергәләп тәмле өлеш белән чәй эчик.
Барысы бергә. Тәмле булсын, бергә булсын!
