Кыргый хайваннарда кунакта

Әлсинә ХӨСНУЛЛИНА,

Нурлаттагы

 «Алсу» 15 нче балалар бакчасы

укытучы-логопеды

Максат: балаларның хайваннар турында белемнәрен ныгыту, төрле хайваннарны аера һәм таба белү.

Бурычлар:

Тәрбия:

– йорт хайваннарына карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;

– сүзле уеннар аша балаларның сүзлек запасын баету.

Үстерү:

– бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

– сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирә белү сәләтләрен үстерү;

– кыргый хайваннар турындагы табышмаклар хисабына балаларның сүзлек запасын активлаштыру;

– балаларның хәтер, игътибарлылык, логик фикер йөртү сыйфатларын үстерү;

– балаларның сөйләм активлыгын арттыру, балаларның кыргый хайваннар

турында белемнәрен ныгыту.

Белем бирү:

– сөйләмнең тавышлы чагылышын тәрбияләүгә һәм тавыш белән тәэсир итүгә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм телен  үстерү.

Методик алымнар һәм чаралар:

Кереш сүз, уен мизгеле, сорау, аңлату, күрсәтү.

Сүзлек: тычкан, бүре, төлке, куян, тиен, керпе, аю.

Җиһазлау: карточкалар, көзге, уен «Түгәрәк Луллия», туп.

Балаларның яшь үзенчәлекләре: зурлар төркеме.

Алдан эшләнелгән эш: уеннар белән таныштыру, презентация карау, кыргый хайваннар турындагы табышмаклар белән танышу.

Эшчәнлек барышы

Кереш сүз

Логопед. Балалар, бүген бакчага килгәндә, миңа хат тапшырдылар. Әйдәгез, хатны укыйбыз.

«Исәнмесез, кадерле балалар! Сезгә урман феясы яза, явыз  тылсымчы барлык урман җәнлекләрен дә сихерләде: тиеннәр тычканнарны тоталар, аюлар агачлар буйлап чабалар, куян аю өнендә йоклый. Сезне сихерләнгән урманга килүегезне һәм биредә тәртип урнаштыруыгызны сорыйбыз.

Логопед: балалар, сез ярдәм итәргә әзерме?

Балалар: әлбәттә әзер, безгә тиз арада урманга һәм анда яшәүчеләргә ярдәмгә барырга кирәк.

Логопед: Хәзер сихерле урманга эләгәсе генә калды, безгә «тылсымлы көзге» ярдәм итәчәк, ул безне тылсымлы урманга күчерәчәк, анын очен без тел өчен гимнастика башкарырга тиеш булабыз.

Төп өлеш.

Артикуляцион күнегүләр: «Койма», «Атта», «Тәмле кайнатма», «Гөмбә».

Логопед: менә без урманда. Нинди матур урман! Әйтегез әле, бу урманда кемнәр яши? Табышмак ярдәмендә җавап бирәбез.

Кагылмый болай кәҗә, сарыкка,

Ләкин кызыга үрдәк, тавыкка.

Үзе ялагай, үзе хәйләкәр,

Ул нәрсә булыр, йә әйтеп җибәр. (Төлке).

 

Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул? Йә, уйлап бак. (Куян).

 

Кояш түгел – оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекләр ярата,

Сызгырса, урман яңгырата. (Тиен).

 

Энәсенең күзе юк,

Тегәр өчен җебе юк,

Яшерсә башын, аягын,

Ул нәни генә бер туп. (Керпе).

 

Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап.

Урманда йөри,

Умартадан бал көри. (Аю).

 

Балалар: Бу урманда бүре, төлке, куян, тиен, керпе, аю яшиләр.

Логопед: Бу хайваннарны бер сүз белән ничек әйтеп була?

Балалар: кыргый хайваннар.

 

Дидактик уен «Кем нишли».

Сихерче барлык хайваннарны да бутаган. Безгә барысын да үз урыннарына куярга кирәк. Мин башлыйм, ә сез җөмләне тәмамларга тиеш буласыз (сайларга һәм мөмкин кадәр күбрәк сүз – билгеләрен әйтеп бирергә):

Аю (нинди) – көрән, көчле, зур, йомшак, матур.

Куян (нинди) – ….

Төлке (нинди) –……

Аю (нишли) – йоклый

Төлке (нишли) –…….

Куян (нишли) – ……

Керпе (нишли) –

Бүре (нишли) –

Балалар карагыз, тагын бер бирем безгә явыз тылсымчы калдырган. Кем артык икәнен белергә ярдәм итегез зинһар!

Дидактик уен «Дүртенче артык»

– Төлке, аю, куян, тукран

– бүре, керпе,ат, төлке

– тавык, тиен, керпе,төлке.

Сихерче хайваннарның өйләрен дә бутаган. Аларга ярдәм итик. (Балалар хайваннарның үз өйләрен табалар).

Бармак уены «Һәркемнең үз йорты бар».

Логопед. Афәрин, балалар! Урман җәнлекләре сезгә ярдәм иткән өчен бик рәхмәтле дип уйлыйм. Ә хәзер безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт. Балалар Фея безгә «Тылсымлы көзгеләр»  калдырган. Кулларыбызга бу көзгеләрне алып, үзебезгә карыйбыз һәм тылсымлы сүзләр әйтәбез.

Ыш-ыш-ыш урманнан кайтып барыш

И, куңелле бергә безгә,

Табигать кочагында

Менэ шуны истэ тоту

Кирэктер шул чагында:

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычыратмагыз

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигатьне саклагыз!

Кузләрне йомдык Фея безне яраткан «Алсу» балалар бакчасына кайтарып җиткерде.

Йомгаклау.

Логопед: бүген без сезнең белән кайда булдык?

Ни өчен без анда бардык?

Урман халкына без ничек булыштык?

Сезнең өчен нинди биремнәр җиңел булды?

Сезгә нинди биремнәр катлаулы тоелды?