Татар телен өйрәнүдә яңа алымнар
Гөлүсә САФИНА,
Казандагы «Бала-Сети»
балалар бакчасы тәрбиячесе
Безнең бүгенге чор балалары күп төрле стимуляциялар, гаджетлар һәм тиз арада алыштырыла торган күренешләр дөньясында үсәләр. Ләкин, бер үзенчәлек үзгәрми: баланың төп эшчәнлеге – уен. Һәм бу мәкаләдә уен белән бәйле булган бер уникаль ысул турында сүз барыр. Ул баланың тән сәләте белән аның интеллектуаль, эмоциональ һәм сүз үсешен берләштерә. Бу балаларның үсеше өчен отышлы булган ысулның исеме – Бильгоу тактасы.
Бильгоу тактасы –тигез өслекле балансирлау тактасы. Аның өстендә төрле төскә буялган бүлемнәр бар. Үзәктән ераграк баскан саен гәүдәне тотып торырга авыррак. Бала беренче тапкыр тактага басканда аякларын кызгылтсары бүлемгә басарга тәкъдим ителә. Тактаның аяклары ярымтүгәрәк формада. Ул баланың аяклары астында тотрыксызлык тудыра, шуңа күрә аңа даими рәвештә тән торышын көйләп, тигезлекне сакларга туры килә. Тактаның аякларын борырга мөмкин. Бу очракта тактада басып тору тагын да кыенлаша. Билгоу тактасының комплектына 3 төрле төсле капчык керә. Алар ярма белән тутырылган. Шулай ук өстәмә өлешләре дә бар:
- Кинестетик туп. Диаметры 7 см. төрле төсле туплар.
- Асма терәк
- Ятма такта
Бу ысулны уйлап табучысы Фрэнк Бильгоу дигән галим. Ул кеше миенең эшләү принципларын өйрәнгән һәм тән-ми бәйләнешенең мөһимлеген ассызыклый. Бу эшләнмә ми функцияләрен яхшырту программасы (Brain Learning Program) дип атала.
Фәнни фикер:
Барлык катлаулы процесслар уку, сөйләшү, уйлау гади хәрәкәтләрдән башлана. Кече ми (мозжечок) бу безнең минең «дирижеры». Ул түбәндәгеләр өчен җавап бирә:
· Координация һәм баланс.
· Күз-кул координациясе.
· Тизлек, ритм һәм гади хәрәкәтләр.
Әмма бүгенге көндә фәнни тикшеренүләр кече минең сүз үсеше, уку , язу, хәтер һәм игътибар белән дә бәйле икәнлеген исбатлый. Кече ми дөрес эшләмәсә, минең башка өлкәләре арасындагы бәйләнешләр (нейрон юллары) зәгыйфь була.
Бильгоу тактасы – бу бәйләнешләрне төзетү һәм ныгыту өчен корал.
Бильгоу тактасы белән эшләүнең төгәл методикасы бар. Бала башта җиңел күнегүләр эшли башлый. шулай ук капчык, туп, такталар белән эшләү кагыйдәләре бар. Төп күнегүләрне үзләштергәннән соң гына лексик темалар белән эшлибез. Сөйләм телен үстерү күнегүләре белән танштырам. Бу күнегүләрне без төп методика күнегүләрен үзләштергәч кенә лексик темаларны үстерү өчен, камилләштерү өчен куллана албыз.
Практик этаплар һәм комбинацияләр.
1нче уен:
Иң элек шөгелне шушы тактага басып тору белән башлыйбыз. Балага тактага басарга ярдәм итәбез. Бигрәк тә кыюлыгы җитмәгән балаларга игътибар итәргә кирәк.
Тактаның өстенә аякларны билгеләнгән төскә куеп дөрес итеп басабыз. Биредә 4 төсле ярма тутырылган капчык бар. Капчыкларны бала такта өстендә торганда бер кулдан икенче кулга күчереп төрле күнегүләр ясый. Мәсәлән: санамыш әйтә, җырлый, шигырь cөйли.
Бала такта өстендә бары тик басып тормый. Ул кече мине, вестибуляр аппаратны һәм сүз үзәкләрен берьюлы эшләтә.
Максат: Баланс тойгысын тәрбияләү, баланың үз тәнен тоту сиземен күтәрү.
2 нче уен:
Бала такта өстендә тора һәм тәрбиячедән туп тота. (Биредә махсус туп кулланыла). Тәрбияче тупны биргәндә балага төрле сорау бирергә мөмкин. Бу сорауларны биреп
- Исемен ничек?
- Сиңа ничә яшь?
- Бүген көн нинди?
- Нинди ел фасылы?
- Бүген атнаның кайсы көне?
- Синең кәефең нинди?
- Синең гаиләдә кем бар?
- Гаиләдә иң олы кеше кем?
- Гаиләдә иң кечкенә кеше кем?
- Рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән? ( Биредә ишегалдында хайваннар сүрәтләнгән рәсем кулланырга мөмкин.)
- Рәсемдә әни нишли?
- Рәсемдә әти нишли?
- Песи нәрсә ашый?
- Тавык нәрсә ашый?
- Сыер нәрсә ашый?
3 уен:
Шуны әйтеп үтәсе килә, Ятма тактада геометрик фигуралар, төсләр һәм саннар билгеләнгән. Бу күнекмәләрне ныгыткач, тактага пиктограммаларны ябыштырып куллана алабыз. Бу күнегү белән тирә-якта ориентлашу шөгеле ныгытыла.
Тупны ыргытып сорауларга җавап бирә:
- Уң як өске почмакта малай нишли?
- Сул як аскы почмакта малай нишли?
- Уртада малай нишли?
- Беренче рәттәге пиктограммаларны әйтеп чык.
- Икенче рәт уртада малай нишли?
шулай итеп кече ми хәрәкәтне күзәтә, ә баш мие бирелгән биремне уйный – шулай баш миенең ике ярымшары бергә эшли башлый.
4 уен: Бала бильгоу тактасында басып тора. Каршыда басма терәк. Терәккә сүрәтләр ябыштырылган. Бу сүрәтләр ашамлыклар, уенчыклар, хайваннар темасына кагылышлы булырга мөмкин.
- Тәрбияче әйткән сүрәткә бала сүзне кабатлап тупны басма терәккә төбәп ыргыта һәм шакмакны бәреп төшерергә тиеш.
тәрбияче шакмакны алып төсен сорый.
Бу уенда баланың игътибарлыгы өстендә эшлибез. Шакмакның икенче ягында рәсемнәр эленгән, бала рәсемне әйтеп тупны ыргыта. Рәсем артындагы язылган биремне эшли:
- Шигырь буенча сорауларга җавап бирү
- Мәкальне истә алдыру
- Табышмакка җавап эзләү
Шулай итеп Без балага тәне аша үз миен үзлегеннән төзәтәргә ярдәм итәбез. Хәрәкәт – бу ми өчен иң табигый «азык».
Без бүген моны аңлап, бала белән эшләгәндә аның бөтен организмны бердәм бүленмәле система итеп карарга тиешлегебезне истә тотарбыз. Аның сүзе аякларыннан башлана
