Каюм бабай дәресе
Ләйлә ӘХМӘТШИНА,
Буа районы Бикмураз авылы
«Миләшкәй» балалар бакчасының
туган телне өйрәтү тәрбиячесе
Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен, иң четерекле эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул – мәңгелек мәсьәлә.
Балачак – кеше тормышының иң мөһим чоры. Балачак ничек үткән, сабыйны бу елларда тормышта кем җитәкләгән, әйләнә-тирәдә аның акылына һәм йөрәгенә нәрсә кергән – бүгенге сабыйның киләчәктә кем буласы хәлиткеч дәрәҗәдә шуңа бәйле.
“Кеше һөнәрне түгел, һөнәр кешене сайлый” дигән әйтем бар. Минем очракта да шулай булды. Миңа филология бүлегенә укырга керергә туры килде. Ләкин мәктәптә укыту дәверендә минем кечкенә балалар белән эшләү теләге һич күңелемнән китмәде. Һәм менә язмыш мине балалар бакчасына эшкә урнаштырды. Шулай итеп, һөнәр мине үзе эзләп тапты…
Чын тәрбияче бу дөнья белән яшәргә, барлык мәхәббәтен, йөрәк җылысын балаларга бирергә тиеш. Бу исемгә үзеңнең талантың, теләгең белән лаек булырга кирәк. Чөнки безнең заман таләпләренә туры китереп, балалар тәрбияләү өчен һәрвакыт эзләнергә, яңалыклар ачарга, яңа идеяләр белән янарга туры килә.
Яңача тәрбия алымнары, яңа технологияләр эзләгәндә, күренекле педагог Каюм Насыйри хезмәтләренә тап булдым. Балаларга ныклы милли тәрбия бирүдә әлеге олпат шәхесебезнең язмалары бик отышлы. Традицион булмаган методлар куллану белән беррәттән, әдәби мирасыбыз – халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнүгә зур урын бирә башладым. Әлеге эштә филология бүлегендә алган белемнәрем ярдәмгә килде.
Каюм Насыйриның “Китаб-әт тәрбия”, “Буш вакыт китабы”, Ләһҗәи татари”, “Поверия и обряды Казанских татар” дигән хезмәтләре балалар бакчасындагы балаларга тәрбия бирүдә этәргеч булып тора. Акселерация чорында балаларыбыз барысын да аңлый. Бары тик икетеллелек процессын контрольдән чыгармаска кирәк.
Шөгыль үткәргән вакытта, балаларга Каюм Насыйри төзегән календарьны тәкъдим иттем. Үзебез дә календарь төзергә булдык. Һәр көнне ниндидер татарча әкият укыйбыз яки татар халкының берәр гореф-гадәте белән танышабыз, шуңа иллюстрация ясыйбыз, рәсемнәребезне файлларга тутыра барабыз, датаны язып куябыз, шул битнең бер читенә һава торышына күзәтү тамгалары куябыз. Нәтиҗәдә һәр баланың үз календаре килеп чыга. Ул – көндәлек тә, истәлек тә, әкиятне искә төшерүче шпаргалка да. Балаларга да, әти-әниләргә дә бу шөгыль бик ошый, чөнки эшебезнең нәтиҗәсе күренеп тора. Киләчәктә портфолио төзер өчен дә яхшы башлангыч.
Күптән түгел районыбызда дан казанган “Гөлҗамал” фольклор ансамбле белән очрашу булып үтте безнең балалар бакчасында. Аларның киемнәре татар халкының барлык төп орнаментларын үз эченә алган, нәфислекнең эталоны булып тора; моңлы җырлары, оста итеп гармунда уйнаулары балаларыбызның күңеленә үтеп кергән, күрәмсең. Календарьларының бу битен төрле төсләр белән, матур бизәкләр белән бик озак итеп ясадылар.
Безнең “Миләшкәй” дип исемләнгән балалар бакчасына авыл балалары да, шәһәр балалары да йөри. Күбесе әби-бабай тәрбиясендә үсә, шунлыктан әкиятләрне күп беләләр. Кайберләрен сәхнәләштереп тә куябыз. Өлкәннәр көненә әбиләргә әкият әзерләдек. Календарьга бу көнне һәркем үз әбисен ясады.
Шулай итеп, күренекле татар галиме, этнограф, дәреслекләр авторы, әдип, тәрбияче, педагог Каюм Насыйриның моннан якынча ике гасыр элек язган хезмәтләре бүгенге көндә дә актуаль. Аңа ияреп, без дә, әзер дәреслекләр белән генә чикләнмичә, биремнәрне үзебез төзибез; яңа алымнар уйлап чыгарабыз; балаларның күңеленә яңа юллар эзлибез.
Ике йөз ел элек бу дөньяга килеп,
Татарларның данын күтәргән,
Күп китаплар язган, күп укыган,
Үз гомерен данлы үткәргән.
Каюм Насыйрины күпләр белә,
Иҗатын да күпләр өйрәнә,
Әбүгалисина хикмәтләрен
Ишетмәгән икән кем генә?
Каюм бабайга ияреп, мин дә
Балаларга сабак өйрәтәм;
Әкиятләр укыйм, шигырь язам,
Милли моңлы җырлар көйләтәм.
Тәрбиялик бергә балаларны,
Авыз иҗатына таянып,
Борынгы мирасны кулланып,
Үтсен гомер шуңа куанып.
Мин язмышыма бу авыр хезмәтне башкарырга ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Хыял канатларым чиксез минем. Үземә, үз балаларыма ни теләсәм, балалар бакчасында тәрбияләгән сабыйларга да шул теләктә мин. Киләчәктә тәүфыйклы, иманлы, тәрбияле балалар булып үсүләрен, үзләре сайлаган зур тормыш юлыннан “күкрәк киереп”, горур атлауларын телим.
