Музей – киләчәгебезгә юл ачучы маяк…

 

Проект-тикшеренү эше

 

   Гөлфия ЗӘЙНУЛЛИНА,

Айгөл ХӘЙРЕТДИНОВА,

Казандагы

№103 нче рус-татар урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

 

 

2025  ел

Эчтәлек

Кереш                                                                                                           3

1 Төп өлеш                                                                                                   5

1.1  Һөнәр сайлау – җаваплы адым                                                              5

1.2   Һөнәр юлын сайлауда мәктәбебез  музееның роле                             6

Йомгаклау                                                                                                     8

Кулланылган әдәбият                                                                                   9

Кереш

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә килеп җитәчәк.

Балачаклар кире кайтмас

Алда юллар сезне көтәчәк.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Төрле уйлар баштан үтәчәк.

Дөрес юллар сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк.

Бөтен эш тә әһәмиятле, барысы да яхшы.

Һөнәр сайлау – җаваплы адым.

Һөнәр сайлау – һәркемнең тормышында җаваплы, мөһим адымнарның берсе.

Һөнәрне дөрес сайлап, эшен яратып башкарган кеше генә тормышта тиз арада үз урынын табып, бәхетле була аладыр. Даими үзгәреп барган заманада һөнәр сайлау аеруча авыр. Шул максаттан, укытучылар тарафыннан зур эшләр башкарыла.

Мәктәптә  Татарстан Республикасы халык шагыйре Гатаулла улы Фәнис Яруллинның музее бар. Бу музейны ачуга яраткан шагыйребез үзе фатиха биргән. 2008 елда музейны ачканда, иң хөрмәтле кунаклар – Фәнис абый һәм аның тормыш иптәше Нурсөя апа булган. Әдипнең язмышы һәркемгә гыйбрәтле. Без – гомеребез буе аның иҗатына гашыйк укытучылар, күп нәрсәләрдән аннан үрнәк алырга тиешбез. Шушы эстафетаны укучыларыбызга  да тапшырып калдырырга теләдек.

Эзләнү эшебезнең темасы: “Музей – киләчәгебезгә юл ачучы маяк…” дип атала.

Максатыбыз: Һөнәр юлын сайлауда мәктәбебез музееның ролен күрсәтү.

Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны куйдык:

– Балаларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына  төшендерү.

– Һөнәр сайлап алу юнәлешен бирү.

–Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм  иҗаты аша  һөнәр сайлауга юл күрсәтү.

–Җәмгыятькә актив, төрле мәсьәләләрне иҗади якын килеп чишә алырдай, төрле ситуацияләрдән авырлыкларсыз чыга белүче шәхесләр тәрбияләү.

1.1  Һөнәр сайлау – җаваплы адым

Замана үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Без балаларны тормышта үз юлларын табарга сәләтле, нык ихтыярлы шәхес итеп тәрбияләргә тиешбез. Урта мәктәпне тәмамлаучы егетләр һәм кызлар нинди дә булса һөнәр алып чыгарга тиешләр! Бу – заман таләбе.

Психологлар һөнәрләрне 5 төргә бүлеп йөртәләр.

Кеше – кеше.  (Табиб, тәрбияче, укытучы, сатучы, чәчтараш һ.б. һөнәрләр керә)

Кеше – табигать.  (Терлекче, агроном, бакчачы…)

Кеше – техника. (Машина йөртүче, тимерче, эретеп ябыштыручы…)

Кеше – билгеләр системасы. (Тәрҗемәче, хисапчы, икътисадчы…)

Кеше – сәнгать образы. (Рәссам, диктор, буяучы, бизәүче һ.б керә)

Нинди сыйфатларга ия булган кешеләр кайсы төркемгә кергән һөнәрне сайлый ала икән. Карап китик әле. Чыныккан, түземле, күзәтүчән, игътибарлы… Бу сыйфатлар «кеше – табигать» дигән төркемдәге һөнәр ияләренә туры килә. Җитез, тиз фикерләүче, техника турында күп белә… Бу сыйфатларга ия булган кешегә “кеше – техника “эш төре тәкъдим итеп булыр иде. Дәвам итик. Бу сыйфатлар кемгә хас? Эшлекле, яхшы оештыручы, кешегә йогынты ясарга сәләтле, әдәпле, аралашучан… Бу “кеше – кеше” төркеменә керүче һөнәрләргә хас сыйфатлар. Бу сыйфатлар кемгә хас? Игътибарлы, түземле, сабыр, тырыш, белемле…Бу сыйфатлар “кеше – билгеләр системасы” дигән төргә туры килә. Шат күңелле, җор телле, аралашучан, күзәтүчән сыйфатларга ия булган кеше  “кеше – сәнгать образы“ төркеменә кергән  рәссам, диктор, буяучы, бизәүче һ.б булып эшли ала.

 

 

1.2 Һөнәр юлын сайлауда мәктәбебез музееның роле

Без 103 нче мәктәптә мөгалимәләр булып эшләвебез белән горурланабыз, чөнки нәкъ безнең мәктәптә Фәнис Яруллинга багышланган музей бар. Музеебыз “кеше – сәнгать образы “юнәлешендә эшләргә зур этәргеч бирә.

Күпләр әдәбият, шигърият дигән серле дөньяны читкә ташлап, җан-фәрманга матди байлыклар һәм акча артыннан куып йөргәндә, ни өчен халкыбызның милли җанлы  кешеләре  Фәнис Яруллин әсәрләрен кат-кат укып, күңелләрендә тулган хисләрен бүлешәләр, талантына сокланалар.

Фәнис абыйның һәр әсәре безгә киңәш бирә. Кешелекле, миһербанлы, киң күңелле булырга өйрәтә. Икеләнмичә әйтә алабыз: аның иҗатын яратучы укучыларның күңелләрендә тискәре сыйфатларның булуы мөмкин түгел. Укучыларбыз  шагыйрьнең  әсәрләрен  кичәләрдә, бәйрәмнәрдә сөйлиләр, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Ел дәверендә әдәби уку һәм әдәбият дәресләрен музейда үткәрәбез. Әлеге дәресләр укучыларыбызның  күңелләрендә тирән тәэсир калдыра.

Мәктәбебездә ел саен әдәби марафон үткәрелә. Укучыларның чыгышларын ата-аналар мәктәп һәм сыйныф сайтларында күрә алалар.

Музейда әдәби – музыкаль кичәләр оештырыла. Бу кичәләрдә балалар әдипнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйлиләр, җырларын яратып җырлыйлар, әкиятләрен сәхнәләштерәләр. Тормыш юлына һәм иҗатына багышланган биремнәрне үтәп, төрле бүләкләргә лаек булалар.

Фәнис Яруллин иҗатына багышланган “Мин тормышка гашыйк” исемле фәнни-гамәли конференциясендә үзләренең эшләрен яклыйлар. Конференциягә әзерлек вакытында, укучылар әдипнең иҗатын төрле яклап өйрәнәләр. Үзләренең иҗатларына Фәнис абыйның алымнарын өлге итеп алалар. Кунаклар алдында чыгыш ясау осталыкларына төшенәләр.

Язучының күпкырлы талантына мәхәббәт уяту максатыннан, проект эшләре эшлиләр.

Сыйныф сәгатьләренә еш кына хөрмәтле кунакларны чакырабыз. Музеебызга Россия Герое Рәсим Баксиков кунак булып килде. Фәнис Яруллин да, Рәсим Рашидович та  яшь буынга  чын батырлык үрнәкләре алар. Хәрби бурычны үтәгәндә, күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, өлкән лейтенант Рәсим Рашит улына  Россия  Герое исеме бирелә.

Ватан Геройлары көне уңаеннан, мәктәбебездә 34 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Фәнис абыйның якын дусты Әминә Әдһәм кызы Хуҗина чыгыш ясады. Фәнис абыйны батырлык үрнәге итеп күрсәтте. Әлеге очрашулар өлкән сыйныф укучыларына киләчәктә тормыш юлларын дөрес сайлауга зур тәҗрибә булды.

Эшләгән эшләребезнең нәтижәләре дә куандырырлык. Укучыларыбыз үзләренең көчләрен җурналистика, сәнгать, мәдәният өлкәләрендә сыныйлар. Шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләр иҗат итәләр. Аларның иҗат җимешләрен мәктәбебезнең “Әдәби почмагы”нда күрергә мөмкин. Шулай ук укучыларыбыз театр сәнгатенә дә тартылалар. “Җилкәннәр” театры зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, уңышларга ирешәләр. Мәктәбебезнең йолдызы Гаффаров Алмаз “Шаян ТВ” да алып баручы ролен башкара.

Шәхес формалашу процессында шактый зур рольне сәнгать биләп тора. Ул кешенең рухи дөньясын, әхлакый сыйфатларын формалаштыра, мораль һәм эстетик кыйммәтләрен билгели. Укучыларыбыз киләчәкләрен сәнгать өлкәсе белән дә бәйлиләр. Әдәби әсәрләргә багышлап ясалган рәсемнәре белән төрле бәйгеләрдә катнашалар.

 

Йомгаклау

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсебез килә: башкарылган эшләребез бүгенге көндә бик актуаль.  Җәмгыятьтә стандарт булмаган фикерли алучы, иҗади фикер йөртә белүче кешеләр бәяләнә. Иҗади кеше  кардиналь үзгәрешләр чорында эффектив карарлар кабул итә, кризислы ситуацияләрдән чыгу юлларын таба ала.

Иҗат процессында шәхес шактый үзгәрешләр кичерә, аның характеры ныгый һәм формалаша, чөнки иҗат итү каршылык, кыенлыкларны җиңеп чыгу аша башкарыла. Аңың дөньяга карашы үзгәрә, ул чынбарлыкны тирәнрәк кабул итә. Иҗат – ул үзеңне камилләштерү.

Мәктәбебездә Фәнис  Яруллин кебек күпкырлы шәхеснең музее булуы укучыларыбызның күңелләрендә якты эз калдыра. Аның тормыш юлы, көчле рухлы булуы һәм бай иҗаты балаларыбызга киләчәк юлларын сайлауга зур этәргеч булып тора.

 

Кулланылган әдәбият

1.Миңнуллин Р. Киләчәк буын хакына // Казан утлары. – 1978.  № 11. – 153 –160 б.

2.Рәхим Г. Казан утлары. – № 2, 2008

3.Ф. Шәфигуллин. “Казан утлары” №2, 2008

4.Журналның Фәнис Яруллин  иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2003. № 2. – 7- 208 б.

5.Яруллин Ф. Минем матурлыгым очышта /Ф.Яруллин // Көзге моң: Шигырьләр. – Казан, “Рухият” нәшр., 1998.