Идел буе төбәге халыкларының гореф-гадәтләре һәм милли мәдәнияте
(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары)
Рәмзия ШӘМСЕТДИНОВА,
Яшел Үзән районы
Осиново авылы
балалар бакчасы тәрбиячесе
Проект төре: иҗади эзләнү проекты.
Проектның дәвамлылыгы: дәвамлы проект (9 айга кадәр)
Теманың актуальлеге: Россиянең Идел буе төбәгендә үзенең бай гореф-гадәтләрен, милли мәдәниятен гасырлар буе саклап килгән күпмилләтле халыклар яши. Бала шушы бай милли мохиттә төрле халыкларның мәдәни традицияләре белән танышып, шул җәмгыятьтә тәрбияләнеп, төрле юнәлештә үсә. Кече яшьтән үк бала үзенең мили мохитендә яши, ”ана сөте” белән үзенә милли байлык һәм әхлакый тәрбия ала. Үсә төшкәч, бала үз халкының гореф-гадәтләрен саклаучы һәм йөртүчегә әверелә. Безнең Татарстаныбызда бик күп Идел буе халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, башкортлар, мордвалар.
Балалар бакчасында һәрбер бала үз милләтенең шәхесе. Үз халкының милли мәдәниятен белгән һәм хөрмәт иткән бала гына башка милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен өйрәнә һәм аңлый ала. Безнең бурыч – һәр сабыйны үз милләте белән горурланучы һәм шул ук вакытта башка милләт кешесен, аның тарихын, мәдәниятен хөрмәт итүче шәхес итеп тәрбияләү. Милли рухи байлык аерым халыкның гына түгел, ул гомумкешелек хәзинәсенең бер өлеше. Тәрбияченең бурычы – үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып, аның иң кыйммәтле дип табылган үрнәкләрен балаларга җиткерү. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли мәдәниятенә якынайтып, аларда милли үзаң формалаштыру.
Кызганыч, хәзерге тиз үзгәрүчән чорда гореф-гадәтләрнең, телләрнең югалу очраклары күзәтелә. Алда әйтелгәннәрне истә тотып, балаларга төрле халыкларның бай гореф-гадәтләрен, милли мәдәниятен өйрәтү максатыннан “Идел буе мозаикасы” дигән проект эшләргә мөмкин.
Максат: һәр баланы үз милләте белән горурланучы һәм шул ук вакытта башка милләт кешесен, аның тарихын, мәдәниятен хөрмәт итүче шәхес итеп тәрбияләү.
Бурычлар:
1.Идел буе халыкларының мәдәнияте турындагы белемнәрне ныгыту.
2.Идел буе халыкларының рухи традицияләренә якынаю һәм милли үзаң формалаштыру.
3.Башка милләт халыкларының гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
I этап – әзерлек: тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау.
II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.
III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.
Проектны башкару өчен кулланыла торган методик алымнар:
- әңгәмә;
- әдәби әсәрләр уку;
- музейга экскурсия оештыру;
- балаларның иҗади эшчәнлеге (әвәләү, рәсем ясау, кисеп ябыштыру, театр эшчәнлеге, бию, музыка, халык уенары.
Үткәрү урыны: балалар бакчасы.
Проектта катнашучылар: зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе, физик тәрбия җитәкчесе, өлкән тәрбияче, бакча мөдире, психолог һәм ана теленә өйрәтүче тәрбияче.
Җиһазлар: “Идел буе халыклары” музыкаль дискы, проектор, магнитофон, әдәби китаплар, Идел буе халыкларының милли ашлары, милли киемнәр кигән курчаклар, балаларның иҗади эшләре күргәзмәсе, Идел буе халыкларының әкиятләренә ясалган рәсемнәр.
Проект эшчәнлегенең перспектив тематик планы:
I этап – әзерлек. Тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау.
| № | Эшчәнлек тәртибе | Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге | Әти-әниләрнең һәм балараның эшчәнлеге |
| 1. | Методик материаллар туплау. | Идел буенда яшәүче халыклар турында мәгълүматлар җыю | Идел буе халыклары белән таныштыру. | Әдәби китаплар җыю. |
| 2. | Ата-аналарга консультация. | Ата-аналарга “Идел буе төбәге халыкларының гореф – гадәтләре һәм милли мәдәнияте” исемле проект турында белдерү бирү, проектның максатын һәм бурычларын аңлату. | Идел буе халыклары турында видеоматериал карау, уеннар уйнау. | “Идел буе халыкларының мәдәнияте бүгенге көндә актульме?” дигән анкета үткәрү. |
| 3. | Тәрбиячеләргә консултация. Шушы проектны үткәрү өчен һәр төркем үзенә аерым республика сайлап ала.
Мари Эл – Удмуртия – Мордовия – Чувашия – Башкортстан – Россия һәм Татарстан – |
Сайлап алынган республика турында материаллар туплау, балалар белән әкиятләр уку, видео карау, рәсемнәр ясау. | Тыңлаган яки видеодан караган әкиятләр буенча рәсем ясау. | Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында әңгәмә үткәрү, әкиятләрен өйдә уку яки тыңлау. |
II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.
| 1. | Газета чыгару: “Идел буе халыкларының көзге бәйрәм котлаулары.” | Идел буе халыкларының көзге йола бәйрәмнәре турында шигырьләр, җырлар эзләп табу һәм аларны балалар белән өйрәнү. | Көзге табигать рәсеме ясау. | Газета өчен материалалр җыю. |
| 2. | Идел буе халыклары әкиятләренең этноколекциясенә сәяхәт. | Балалар белән әкиятләр сәхнәләштерү, милли костюм элементларын рәсемгә төшерү, такмаклар, табышмаклар ятлау. | Әкиятләр сөйләү, табышмаклар чишү, җырлар җырлау, уеннар уйнау. | Әкият персонажларына киемнәр тегү һәм сәхнәләштерүгә сүзләрне кабатлау. |
| 3. | Әти-әниләр катнашында “Идел буе халыклары” исемле әниләр бәйгесе үткәрү. | Әниләр бәйгесенә музыкаль күчтәнәч әзерләү. | Бәйрәмнән соң әниләрнең бәйрәм фоторәсемнәрен ясау. | Милли ашлар презентацияләү, чәй эчү. |
| 1. | Кыш бабай һәм Яңа ел турында һәр халыкның балалар өчен язылган шигырен уку. | Һәр халыкның Яңа ел бәйрәме, Кыш бабае турында әңгәмә үткәрү, кыска шигыр өйрәнү. | Кыш бабайга хатлар язу. | Милли бизәкләр белән ясалган чыршы уенчыгы күргәзмәсе оештыру. |
| 5. | “Без бер гаилә булып яшибез” | Төрле халыкларның батырлары турында мультфилмнар карау, дидактик уеннар уйнау. | Милли бизәкләр белән кисеп ябыштырып киемнәр бизәү. | Һәр халыкның милли курчагына кәгазьдән киемнәр әзерләү. |
| 6. | Иҗади эшләр. | Балаларның иҗади фантазияләрен үстерү, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу. | Үстерелешле һәм халык уеннарын уйнау, музыка тыңлау, биюләр өйрәнү. | Халык уеннары картотекасын әзерләү. Конкурсларда катнашуда ярдәм тү.
|
III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.
| 1. | Педагогик киңәшмәдә проектны презентацияләү | Уку елы буены эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау. “Идел буе мозаикасы” проектының йомгаклау бәйрәме. | Дипломнар тапшыру. | Рәхмәт хатлары тапшыру. |
Көтелгән нәтиҗәләр:
- Бу проект үзенең милли тамырларын истә тотучы, гореф-гадәтләрен саклаучы, хәзерге тормышта үз урыны табып, башка халыкларның гореф гадәтләрен һәм мәдәниятен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләргә мөмкинлек бирде.
- Балалар Идел буе халыкларының мәдәният хәзинәләре әдәбияты, көнкүреше белән танышты.
- Балалар халык әкиятләре, әдәби әсәрләр аша Идел буе халыкларының тугандаш икәнен төшенде.
- Өлкәннәр белән бердәм эшчәнлектән балалар шатлык һәм канәгатьләнү хисләрен тойдылар.
Кулланылган әдәбият
- З.М.Зарипова. Белем бирү һәм тәрбия процессында мили төбәк компоненты.
- Р.К.Шаехова. Сөенеч. Радость познания. Региональная образовательная программа дошкольного образования.
