Татар милли аяк киемнәре

Проект эше

Фәрсия ШАРАПОВА,

Актаныштагы

1 нче балалар бакчасы

Тәрбиячесе

 

Проект төре: аз вакыт  аралыгында,  уен формасында, төркемдә үткәрелүче проект.

Балалар яше: уртанчылар төркеме (4–5 яшьлек) балалары.

Проектны үткәрү вакыты: 3 ай

Проект режим моментларында гамәлгә кертелә.

Проектның этаплары.        

1.Алдан башкарылган эш:

“Татар милли аяк киемнәре”  темасына карата материаллар эзләү, ата-аналар өчен анкеталар үткәрү, перспектив эш планы ясау, фотога төшү, проектны иллюстратив материаллар белән баету; методик китаплар һәм матур әдәбият әсәрләре сайлау, проект турында әңгәмә оештыру һәм аны педсоветта раслау. “Татар милли аяк киемнәре”  турында презентация карау.

2.Төп өлеш.                                                                                 

Консультацияләр оештыру, ата-аналар белән әңгәмәләр кору, сюжетлы-рольле уеннар уйнау; “Минем күзаллавым буенча элеккеге аяк киемнәр нинди булган? ”, “Аяк киемнәренең сүрәтләре”, “Элеккеге аяк киемнәр” рәсемнәр күргәзмәсе оештыру, проектны масса күләм мәгълүмат чараларына публикациягә җибәрү, газетада бастыру. Сюжетлы-рольле уеннарның уйналу планын төзү.

Проектның актуальлеге.

Тарих һәрвакыт җәмгыятьтә зур кызыксыну уятты. Бу кызыксыну һәр кешенең үз халкының тарихын белергә табигый ихтыяҗы белән аңлатыла. Элеккеге аяк киемнәре  турында археология материаллары, миниатюралар,  һөнәр җиһазлары буенча фикер йөртергә туры килә. Төрле аяк  киемнәр тарихы күп гасырлар буена өйрәнелә. Һәр типтагы тукымага махсус станок кирәк. Бу эшләнмәләрнең матурлыгы һәм функциональлеге белән аерылып тора.

Проектта катнашучылар: уртанчылар төркеме балалары, төркем тәрбиячесе, музыка җитәкчесе, китапханә хезмәткәрләре, ата-аналар.

Максат: Милли татар аяк киемнәре киемнәр тарихын өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Проектның бурычлары:

–Элеккеге киемнәр   барлыкка килү тарихын өйрәнергә;

– аларның  үзенчәлекләре, аяк киемнәр турында материал җыярга;

Җиһазлар:  Милли аяк киемнәр сүрәтләре,  интерактив такта, тукыма рәсемнәре, видеоязмалар.

Проектның чынга ашыру өчен ниятләгән нәтиҗәләр

– Милли аяк киемнәре турындагы белемнәрне киңәйтү.

–коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.

–төрле гамәл,предметлар аша балаларның торрмыштагы күзәтүләрен уенда чагылдыру,бердәм булып уенга катнаштырту.

–балаларның үз уй-фикерләрен башкаларныкына кушырга күнектерү.

–балаларның гаилә шартларындагы уеннары буенча ата-аналарның компетенциясен үстерү.

Проектның үтәлеше

Программа бүлеге

 

Эшләү алымы һәм формасы
Танып белү үсеше Балалар бакчасындагы музей кабинетына экскурсия.

Китапханәче белән танышу, милли киемнәр белән танышу.Көчле йогынты юкка чыккан киемнәргә  юнәлтелә. “Милли татар аяк киемнәре” темасына рәсемнәр карау.

“Элеккеге аяк киемнәр” турында презентация тәкъдим итү.

 

Сөйләм үстерү

 

 

 

 

 

Үткәрелгән әңгәмә темалары:

“Милли татар аяк киемнәре”.

“Кем эшлэми – шул ашамый””

“Туку станогы белән нишләгәннәр?”

“Алтын куллы кешеләр”.

“Әби-бабай көнкурештә”.

“Матур киемнәр”

 

Матур әдәбият әсәрләре белән танышу Татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү.

 

Уен эшчәнлеге Сюжетлы-рольле уеннар  уйнау, “Түбәтәй”,  “Шәлъяулык”, “Мин әни белән музейга барам”
Нәфәсати тәрбия Төрле киемнәр  кертелгән буягыч рәсемнәрен (раскраскалар)   буяу.

“Минем матур кулмәгем” әвәләү.

 

Конструкцияләү

 

Кул эше

“Түбәтәй”.

Бәйрәм  өчен түбәтәй.

 

Музыка тәрбиясе Татар халык милли киемнәрен кием матур уңырлы-биюле уеннар уйнау.

 

Ата-аналар белән эш “Нинди әби-бабайлардан калган киемнәр беләсез” анкета үткәрү.

“Сабантуй” журналы тәкъдим итү.

“Милли аяк киемнәре” турында күрсәтмә материаллар-папкалар әзерләү.

“Минем яраткан түбәтәем” рәсемнәр күргәзмәсе  оештыру.

Ата-аналар җыелышында тәрбияченең  “Онытылган аяк киемнәр”  дигән темага чыгышын  тыңлау. “Пар читекләр”  дигән сюжетлы-рольле уеннары өчен ата-аналардан кирәкле атрибутлар әзерләүдә ярдәм сорау.