Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мәктәпкәчә яшьтәгеге балалар өчен проект эше

Гүзәл ФӘХРИЕВА,

Арчадагы

Арча 4 нче балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

Проект төре: иҗади эзләнү проекты.

Проектның дәвамлылыгы: дәвамлы проект (9 айга  кадәр)

Теманың актуальлеге: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү бүгенге җәмгыять өчен беренчел проблемаларның берсе булып тора.

Хәзерге вакытта патриотик хисләр тәрбияләү зур сабырлык таләп итүче катлаулы мәсьәлә. Кайбер гаиләләрдә мондый сораулар игътибарга лаек.

Быел җиңүнең 80 еллыгы. Ләкин бүгенге көндә бу бәйрәм, кораллы көчләр белән бәйләнешен югалтып, ир-егетләр, әтиләр көненә әйләнде.

Бу проект, балаларның Ватанны саклаучылар, армия турында белемнәрен тирәнәйтеп, кыю һәм батыр геройларыбыз белән горурлану, аларга охшарга тырышу теләге уяту өчен менә дигән мөмкинлекләр тудыра.

Проектның максаты: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Проектның бурычлары:

Тәрбия бурычы: Җиңүнең 80 еллыгы белән таныштыру; балаларда кыю, герой булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү, туган илгә мәхәббәт, бабайларга, әтиләргә хөрмәт, малайларга беренчел гендер караш, көчле, кыю булырга омтылыш тәрбияләү.

Үстерү бурычы: логик фикер йөртү, Ватанны саклаучылар турында күзаллауларын киңәйтү; балаларның сөйләмнәрен үстерү, баету, авазларны ачык-аңлаешлы итеп әйтергә өйрәнүне дәвам итү.

Белем бирү бурычы: балаларга җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар турында белем бирү, аларның мөһимлеген аңлату; патриотик тәрбия бирү,  сугышчан профессияләр белән таныштыру,

Көтелгән нәтиҗәләр: Балалар Армия, гаскәр төрләре, хәрби техника турында белемнәрен тирәнәйтәләр; җиңүнең 80 еллыгы булуын беләләр, хәрби кешене хөрмәт итәләр, солдатлар кебек, кыю һәм көчле булып, малайлар үскәч армиягә барырга телиләр, әтиләре белән горурланалар, әти-әниләр, тәрбияче апалар белән бергә эшләүдән канәгатьләнү хисе алалар.

Проектта катнашалар: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләр, тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе.

Проектны тормышка ашыру формалары: белем бирү эшчәнлеге, мөстәкыйль эшчәнлек; ата-ана, тәрбияче һәм балаларның бердәм эшчәнлеге; баларның продуктив эшчәнлеге, уеннар, презентация, күргәзмә, матур әдәбият белән танышу, бәйрәм-күңел ачу, стенд үзерләү, әти турында хикәяләрдән китап ясау, җыр тыңлау, җырлау.

          Проектны тормышка ашыру алымнары: әңгәмә, сөйләү, аңлату, күрсәтү, уеннар

          Күргәзмә материал: гаскәр төрләре сурәтләнгән рәсемнәр, тематика буенча иллюстрацияләр, әтиләрнең фотографияләре, презентацияләр

Алдан эшләнгән эш:

1) Җиңүнең 80 еллыгы темасына белемнәрне ачыклау өчен мониторинг үткәрү.

2)  Проектның темасын, бурычларын һәм максатларын билгеләү.

3) Материал туплау: балалар әдәбияты, иллюстрацияләр, видео һәм аудио материаллар җыю.

I этап – әзерлек: тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау.

II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.

III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.

Проект эшчәнлегенең перспектив тематик планы:

I этап – әзерлек: тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау.

Эшчәнлек тәртибе Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге Әти-әниләрнең һәм балаларның эшчәнлеге
Методик  материаллар туплау. Татарстанда яшәүче халыклар турында мәгълүматлар җыю. Дид.уен:

“Хәрби техника”

Әдәби китаплар җыю.
Ата-аналарга консультация. Ата-аналарга “ Җиңүнең 80 еллыгы ” исемле проект турында белдерү бирү, проектның максатын һәм бурычларын аңлату. Хәрбиләр

турында видеоматериал карау, уеннар уйнау.

Стенд әзерләү: “Без алар белән горурланабыз”.

 

II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына туган телгә карата сак караш тәрбияләү, милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.

Эшчәнлек темасы. Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге Әти-әниләрнең һәм балаларның эшчәнлеге
Минем Татарстанымда үз туган телем , ул  бай һәм матур туган ягым». Ватанны саклаучылар

Турында

презентация карау.

Дидактик уен:

“Гаскәр төрләре”,

“Чагыштыр”

“Әти турында китап” – (хикәяләр китабын ясау);
«Нәрсә ул армия?» Әңгәмә:

“Нәрсә ул армия?”

 

Сюжетлы-рольле уеннар: “Без – солдатлар”. “23 февраль – Ватанны саклаучылар көне” рәсем күргәзмәсе оештыру;.
Хәрби техника, һөнәрләр өйрәнү Хәрби техника турында рәсемнәр карау, һөнәрләрне өйрәнү.

 

Хәрәкәтле уеннар:

“Солдатлар” (разведкада, парадта, засадада)

 

“Әтием – горурлыгым” бәйрәм иртәсе уздыру;
Безнең ил сакчыларыбыз! Әвәләү:

“Хәрби техника”

Бармак уеннары:

“Наши защитники»

 

Анкета: “Ватанны кемнәр саклый?
Җиңүнең

80 еллыгы

Аудиоязмада җырлар тыңлау:

С.Сәйдәшев “Хәрби марш”,

 

Дид. Уен:“Автоматны төзе” Фотокүргәзмә:

“Минем тякыным Ватанны саклаучы”

III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.

1 Ата-аналар җыелышында проектны презентацияләү. Эшкә нәтиҗә ясау. “Ватанны саклаучылар”  проектының йомгаклау бәйрәме. Дипломнар тапшыру. Рәхмәт хатлары тапшыру.