Әби-бабай кем булган?

Проект эше

 Гүзәлия ФӘЙЗУЛЛИНА,

Нурлаттагы 15 нче “Алсу”

балалар бакчасы тәрбиячесе

Проект төре: аз вакыт  аралыгында,  уен формасында, төркемдә үткәрелүче

проект.

Балалар яше: уртанчылар төркеме (4–5 яшьлек)  балалары .

Проектны үткәрү вакыты: 3 ай

Проект режим моментларында гамәлгә кертелә.

Проектның этаплары.        

1.Алдан башкарылган эш:

Әби-бабайла башкарган  югалган һөнәрләре турында материаллар эзләү, ата-аналар өчен анкеталар үткәрү, перспектив эш планы ясау, фотога төшү, проектны иллюстратив материаллар белән баету; методик китаплар һәм матур әдәбият әсәрләре сайлау, проект турында әңгәмә оештыру һәм аны педсоветта раслау. “Югалган һөнәрләр” турында прзентация карау.

2.Төп өлеш.                                                                                 

Консультацияләр оештыру,  ата-аналар белән әңгәмәләр кору, сюжетлы-рольле уеннар уйнау; “Минем күзаллавым буенча элек нинди һөнәрләр булган? ”, “Нәрсә ул туку станогы”, “Чүлмәклэр” рәсемнәр күргәзмәсе оештыру, проектны массакүләм мәгълүмат чараларына публикациягә җибәрү, газетада бастыру. Сюжетлы-рольле уеннарның уйналу планын төзү.

Проектның актуальлеге.

Тарих һәрвакыт җәмгыятьтә зур кызыксыну уятты. Бу кызыксыну һәр кешенең үз халкының тарихын белергә табигый ихтыяҗы белән аңлатыла. Һөнәрләр турында археология материаллары, миниатюралар,  һөнәр җиһазлары буенча фикер йөртергә туры килә. Төрле һөнәрләр тарихы күп гасырлар буена өйрәнелә. Станокларда келәмнәр, сөлгеләр, тасмалар тукарга була. Һәр типтагы тукымага махсус станок кирәк. Борынгы заманнарда чүлмәкче һөнәре тулысынча хатын-кызлар кулында була. Бу эшләнмәләрнең матурлыгы һәм функциональлеге белән аерылып тора. Гадәттә, бу  чүлмәк булган, ясаганда  гади генә кебек. Балчыктан ясалган комда тишек тишелеп чыга, якынча урта җирдә яки учаклар арасында Озынча рәвештә шуа һәм спираль белән җәелә. Аның каравы кул эше – авторлык стиле. Һәр хуҗаның үз эшләнмә серләре булган. Балчыкка төрле катнашмалар – Ак елга комы да, ташлар да, вак энҗеләр дә өстәгәннәр. Кул эшләре һәм башка әйберләр: балчык буслары, нәниләр өчен уенчыклар, сызгыргычлар» пешергән».

Проектта катнашучылар: уртанчылар төркеме балалары,төркем тәрбиячесе, музыка җитәкчесе, китапханә хезмәткәрләре, ата- аналар.

Максат: Ата-бабалардан калган һөнәрләр тарихын өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Проектның бурычлары:

–Һөнәрләрнең  барлыкка килү тарихын өйрәнергә;

– аларның  үзенчәлекләре, һөнәрләр турында материал җыярга;

Җиһазлар: туку станогы, чүлмәкләр, интерактив такта, төрле һөнәр ияләре рәсемнәре

Проектның чынга ашыру өчен ниятләгән нәтиҗәләр

– Ата –абабалардан калган һөнәрләр турындагы белемнәрне киңәйтү.

–коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.

–төрле гамәл,предметлар аша балаларның торрмыштагы күзәтүләрен уенда чагылдыру,бердәм булып уенга катнаштырту.

–балаларның үз уй-фикерләрен башкаларныкына кушырга күнектерү.

– балаларның гаилә шартларындагы уеннары буенча ата-аналарның компетенциясен үстерү.

Проектның үтәлеше

 

Программа бүлеге

 

Эшләү алымы һәм формасы
Танып белү үсеше Балалар бакчасындагы музей кабинетына экскурсия.

Китапханәче белән танышу, ата –абабалардан калган һөнәрләр белән танышу.Көчле йогынты югалган һөнәрләргә  юнәлтелә.  Аның  тарафыннан  төрле элеккеге һөнәрләр: тимерче, мичкәче, тукучы белән  танышу.

“Ата-бабам һөнәрләре” темасына рәсемнәр карау.

“Элеккеге һөнәрләр” турында презентация тәкъдим итү.

 

Сөйләм үстерү

 

 

 

 

 

Үткәрелгән әңгәмә темалары:

“Ата-бабам һөнәрләре”.

“Кем эшлэми – шул ашамый”

“Туку станогы белән нишләгәннәр?”

“Алтын куллы кешеләр”.

“Әби-бабам көнкурештә”.

“Матур чүлмәкләр”

 

Матур әдәбият әсәрләре белән танышу Татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү.

 

Уен эшчәнлеге Сюжетлы-рольле уеннар  уйнау “Чүлмәк ватышлы”, “Шәлъяулык”, “Мин әни белән музейга барам”
Нәфәсати тәрбия Төрле һөнәр ияләре  кертелгән буягыч рәсемнәрен(раскраскалар)   буяу.

“Минем матур чүлмәгем” әвәләү.

 

Конструкцияләү

 

Кул эше

“Чүлмәк”.

Матур чәчәкләр өчен чүлмәк.

Әниләр белән берлектә Алсу карчакның чәчәкләренә матур чүлмәк

Музыка тәрбиясе Татар халык милли киемнәрен кием матур уңырлы- биюле уеннар уйнау

 

Ата-аналар белән эш “Нинди әби-бабайлардан калган һөнәрләр беләсез” анкета үткәрү.

Журнал урналы тәкъдим итү.

“Һөнәрләр” турында күрсәтмә материаллар-папкалар әзерләү.

“Минем яраткан һөнәрем ” рәсемнәр күргәзмәсе  оештыру.

Ата-аналар җыелышында тәрбияченең  “Онытылган һөнәрләр”  дигән темага чыгышын  тыңлау. “Бабайлар һәм әбиләр?”  дигән сюжетлы-рольле уеннары өчен ата-аналардан кирәкле атрибутлар әзерләүдә ярдәм сорау.