Балалар бакчасында лэпбуклар куллану
Гүзәл СӘМИГУЛИИНА,
Арча районы Яңа Кенәр авылы
балалар бакчасы тәрбиячесе
Мин сезнең белән белән очрашуга шат. Безне еш кына тылсымчылар белән чагыштыралар, алар балаларга өлкәннәр дөньясына ишек ача. Бүген мин сезнең белән үземнең тәҗрибәм белән уртаклашырмын.
Баланың үсеше уенда тормышка ашырыла.
Балаларны кызыктыру чаралары төрле. Балалар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен һәр тәрбияче белем бирү эшчәнлеген оештыруның яңа формаларын эзли. Мин дә мондый эзләүдә һәрвакыт торам. Минем очракта эзләнүемнең нәтиҗәсе тематик папка яки «лэпбук» булды.
Лэпбукларны беренче тапкыр америкалылар төзи башлаган икән. Лэпбукка күз ташлауга аның бөтен эчен бер караштан карап чыгарга мөмкин булган «тупланган китап» яки ниндидер билгеле бер тема буенча материал җыела торган тематик папка дисәк дәрес булыр. «Лэпбук» – кесәләре, ишекләре, тәрәзәләре, хәрәкәтчән детальләре булган кулдан ясалган интерактив папка, ләкин бу гади эш кенә түгел. Бу – тәрбияченең ачык гамәли ысулы, мөстәкыйль тикшеренү эшенең йомгаклау этабы. Бу папканы тутыру өчен, балага билгеле бер биремнәрне үтәргә, күзәтүләр уздырырга, тәкъдим ителгән материалны өйрәнергә кирәк.
«Лэпбук» киләчәктә өйрәнелгән материалны ныгытырга һәм системалаштырырга ярдәм итәчәк, папканы алга таба үткән темаларны хәтердә тиз арада яңартырга мөмкинлек бирәчәк. «Лэпбук» федераль программаның предмет – үсеш мохитенә барлык таләпләренә җавап бирә:
- мәгълүматлы;
- күпфункцияле: иҗат, күзаллау үсешен формалаштыра.
- бер үк вакытта балалар төркеме тарафыннан файдалануга яраклы (шул исәптән, уен партнеры буларак өлкәннәр катнашында да);
- дидактик үзлекләргә ия: үз эчендә төс, форма һ. б. белән танышу ысулларын алып бара;
- баланы сәнгати-эстетик үстерү чарасы булып тора, аны сәнгать дөньясына берләштерә;
- вариатив (аның һәр өлешен куллануның берничә варианты бар);
- аның структурасы һәм эчтәлеге мәктәпкәчә яшьтәге балаларга өчен аңлаешлы;
- барлык тәрбияләнүчеләрнең уен, танып белү, тикшеренү һәм иҗат активлыгын тәэмин итә.
Лэпбукны кулланып, түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин;
- Ул балага өйрәнелә торган тема буенча мәгълүмат оештырырга һәм материалны яхшырак аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итә (бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда күрсәтмә – образлы фикерләүне исәпкә алып).
- Үткәнне кабатлау өчен бу бик яхшы ысул. Теләсә кайсы уңайлы вакытта бала лэпбукны ача һәм, шатланып, үткән теманы кабатлый.
- Мәктәпкәчә яшьтәге бала мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат җыярга һәм оештырырга өйрәнәчәк – мәктәптә укырга яхшы әзерлек.
- Лэпбук катнаш төркемнәрдә шөгыльләнү өчен яхшы туры килә. Биремнәрне һәркайсының үз көченнән чыгып сайларга була (сабыйлар өчен – карточкалар яки хайваннарның фигуралары булган кесәләр, мәсәлән, өлкән балаларга – саный һәм укый белү буенча биремнәр чишү)
Без барыбыз да балаларның бик начар сөйләшүләре, шигырьләрне начар истә калдырулары белән очрашабыз. Хәзерге вакытта авыр биремнәрне яратып бетермәүче, даими тырышлык һәм кыенлыклардан качуны күрсәтүче балалар буыны үсә. Атна дәвамында без әлеге проблема белән көрәшү нигезенннән төрле темалар буенча шигырьләр өйрәнәбез.Үз эшемдә лэпбукларны индивидуаль һәм төркем белән шөгыльләрдә куллана башладым. Истә калдыру җиңелрәк булсын өчен, мнемотаблица яки шигырь рәсеме кулланабыз да шуның аша истә калдырырга тырышабыз.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, лэпбук балага өйрәнелә торган тема буенча мәгълүматны кабатлау өчен ярдәм итә. Лэпбукларны куллану балаларда вак моторика һәм хәрәкәтләрне координацияләү үсешен стимуллаштыра. Лэпбук өстендә эшләү процессында балалар кисеп алалар, төрле элементлар төзиләр, бу аларның мотор күнекмәләрен яхшыртуга ярдәм итә.
