Мәктәпкәчә белем бирүдә педагогик инновацияләр куллану

 

Альбина СӘЙФУЛЛИНА,

Әлмәттәге

39 нчы балалар бакчасы

тәриячесе

 

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенең яңа, заманча таләпләргә җавап бирә алырлык дәрәҗәгә ирешүе дәүләт мәгариф сәясәтенең төп бурычы булып тора. Бу – һәр баланың үзен социумның бер өлеше буларак тормышка ашырырга сәләтле шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының һөнәри эшчәнлеген яңа эчтәлектә алып барырга, аларның белем бирү ситуациясенә ихтыяҗ булган инновацияләрне үзләштерергә һәм гамәлгә кертергә әзер булуы күздә тотыла.

Һәр тәрбияченең һөнәри осталыгын камилләштерү күбесенчә педагоглар эшчәнлеге белән методик эшнең өзлексез үрелеп баруына бәйле.

Инновацион методик эшчәнлекнең үзенчәлекләре булып  тәрбиячеләргә вакытында инновацион фактлар һәм ысуллар турында мәгълүмат бирү тора.

Заманча балалар бакчасын яңа мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне үзләштерү белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудан тыш, тәрбиячеләрнең һөнәри компетентлыгын да камилләштерә. Педагогларда ИКТ — компетенцияләр формалаштыру эш тәҗрибәсен презентация рәвешендә гомумиләштерергә һәм башкаларга тәкъдим итәргә ярдәм итә, тәрбиячеләргә интерактив дидактик уеннар эшләргә, тагын да кызыклырак демонстрацион материал сайларга мөмкинлек бирә, шул рәвешле, тәрбия-белем бирү эшчәнлеген мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы итә.

ИКТ технологияләрен кулланып та милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш. Шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: балалар белән эшләү өчен дөрес итеп төзелгән бердәм инновацион формалар системасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбия һәм белем бирү эшенең дәрәҗәсен күтәрүгә һәм балаларның бердәм булуына  китерәчәк.