Балалар бакчасында дидактик уеннар

Ләйсән НОГМАНОВА,

Балтач районы Норма авылы

“Тургай” балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дидактик уеннар алган белемнәрне практикада кулланырга мөмкинлек бирә. Һичшиксез, мондый күнекмәләр киләчәктә уңышлы укытуның, мөһим интегратив сыйфатларны үстерүнең нигезен тәшкил итәчәк: кызыксынучан, актив; эмоциональ-ярдәмчел; интеллектуаль һәм шәхес бурычларын, тиешле яшьтәгеләрне хәл итәргә сәләтле; үз-үзен тотышы белән идарә итәргә һәм үз гамәлләрен планлаштырырга сәләтле.

Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш. Моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр:

1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;

2) өстәл уеннары;

3) сүзле уеннар.

Дидактик уен торган саен зуррак әһәмияткә ия була бара. Уен тулаем алганда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның мөмкинлекләрен исәпкә алып, педагогик бурычларны хәл итү өчен уңай шартлар тәэмин итә. Кече яшьтәге балалар белән эшләүдә дидактик уен нәниләр тәҗрибәсен баетуның иң туры килә торган формасы булып тора.

Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Предметлар, аларның исемнәре белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем-атамаларны төрле вариантта куллану отышлы. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.