Халык педагогикасына таянып гаиләдэ әхлак тәрбиясе
Лилия ФАЙЗРАХМАНОВА,
Мамадыш районы
6 нчы “Төремкәй”балалар бакчасы
тәрбияче
Проект төре. Иҗади эзләнү проекты
Проектның дәвамлылыгы. Дәвамлы проект (9 айга кадәр)
Теманың актуальлеге. Белем һәм тәрбиянең нигезен тәшкил иткән гомумкешелек идеаллары һәм принциплары татар халык педагогикасында бик ачык чагыла. Анда гаиләдә бала тәрбияләү, яшь буынга әхлакый-эстетик тәрбия, хезмәт һәм акыл тәрбиясе бирү тәҗрибәсе тупланган.
Халык педагогикасында балаларны хезмәттә тәрбияләү төп урынны алып тора. Тырыш гаиләдә бала кечкенәдән үк эшләп үсә: әти-әнисе, әби-бабасы, кыскасы, олысы-кечесе – барысы да иртән үк эшкә тотына. Бала үз-үзенә хезмәт күрсәтәме, тавыклар ашатамы, чеби, йә каз бәбкәләрен саклыймы, кечкенә энеләрен һәм сеңелләрен карыймы – аңарга барысы да эш. Бу уңайдан әти-әниләренең халык педагогикасыннан оста файдалануларын әйтеп үтәргә кирәк.
Алар махсус китаплар да укымаганнар, тәрбия алымнары турында уйлап тормаганнар, шулай да үзләренең шәхси үрнәге һәм хезмәт ярдәмендә балаларында матур сыйфатлар тәрбияли алганнар. Әмма соңгы елларда моңа игътибар кимеде. Хәзер без үзләре әти-әни булганнар арасында да, шулай ук балалар арасында да эшлексез, тәрбиясезләрне, ялкауларны, әрәмтамакларны, үзе ашаган табак-савытны да юмаган, ял көннәрендә төшкә кадәр йоклап, урынын да җыймаган, кием-салымын теләсә кая ыргытып, өй эшләрендә булышмыйча, җиңел генә көн күрергә гадәтләнеп үскән балаларны еш очратабыз.
Балаларның шундый булып үсүенә ата-аналар һәм мәктәп гаепле. Аннары балалар әйләнә-тирәдәге тискәре күренешләрне, акчаны «җиңел генә» эшләүчеләрне дә күреп үсәләр. Мондый хәл яшь буын әхлагына кире йогынты ясый.
Тәрбияне халык педагогикасына нигезләп оештыручы тәрбиячеләр төрле чараларда, гаиләдә халык авыз иҗатыннан да киң файдаланалар. Әнкәсенең бишек җырлары көйләвен, әбисенең әкиятләр сөйләвен, бабасының тапкыр сүзләрен, тиз отып алырлык һәртөрле әйтемнәрне, мәкальләрне, кызыклы такмакларны, табышмак һәм җырларны ишетеп үскән бала зиһенле, гадел, инсафлы, кешелекле була һәм бу сыйфатлар аның хәтерендә уелып кала.
Җыр, мәкаль, табышмаклар да шәхестә олы әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә зур тәэсир итү көченә ия. Балаларына бер тапкыр да әкият сөйләмәгән әти-әниләр бар. Дөрес, хәзер радио һәм телевидениедән халык авыз иҗатына багышлап махсус тапшырулар оештырыла. Аларны балалар һәм өлкәннәр бергәләп тыңлыйлар һәм карыйлар. Әмма бәләкәй чакта ишеткән әкият, мәкаль, әйтем, табышмаклар бала күңеленә гомергә сеңеп кала. Бу хакыйкатьне тәрбиячеләр дә, ата-аналар да исләрендә тотсыннар иде.
Татар халык педагогикасында милләтебезгә хас үзенчәлекләр, сыйфатлар сакланган. Ул гореф-гадәтләрдә, йолаларда, сәнгатьтә аеруча ачык чагыла.
Максат. Шәхестә әхлаклылык, кешелеклелек, намуслылык сыйфатлары тәрбияләү.
Бурычлар:
- балаларны сүз тыңлаучан булырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтү;
- кешеләр белән аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;
- балаларны татар халкының милли уеннары белән таныштыруны дәвам итү;
- балаларда кешегә ярдәм итү теләге тудыру;
- өлкәннәр сүзенең нинди әһәмияткә ия икәненә төшендерү;
- бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
I этап – әзерлек: тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау.
II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.
III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.
Проектны башкару өчен кулланыла торган методик алымнар:
- әңгәмә;
- әдәби әсәрләр уку;
- музейга экскурсия оештыру;
- балаларның иҗади эшчәнлеге (рәсем ясау, кисеп ябыштыру, әвәләү, театр эшчәнлеге, бию, музыка, халык уенары һ.б.
Үткәрү урыны: балалар бакчасы.
Проектта катнашучылар: төркем балалары, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр, бакча мөдире.
Проект эшчәнлегенең перспектив тематик планы:
| № | Эшчәнлек тәртибе | Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге | Әти-әниләрнең һәм балараның эшчәнлеге |
| 1 | Методик материаллар туплау. | Әхлак тәрбиясе турында мәгълүматлар җыю | “Әхлаклы балалар” темасына буягычлар буяу | Әдәби китаплар җыю |
| 2 | Ата-аналарга консультация. | Ата-аналарга проект турында белдерү бирү, проектның максатын һәм бурычларын аңлату | Гаилә турында видеоматериал карау, уеннар уйнау. | “Әхлакле булу мөһимме?” темасына анкета үткәрү. |
| 3 | Халык педагогикасы | Татар халкының гореф- гадәтләре турында мультфилмнар карау, дидактик уеннар уйнау.. | Әкиятләр сөйләү, табышмаклар чишү, җырлар җырлау, уеннар уйнау. | “Гаиләдә әхлак тәрбясе” темасына видеоролик әзерләү. |
| 4 | Иҗади эшләр. | Балаларның иҗади фантазияләрен үстерү, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу. | Үстерелешле һәм халык уеннарын уйнау, музыка тыңлау, биюләр өйрәнү. | Халык уеннары картотекасын әзерләү. Конкурсларда катнашуда ярдәм тү.
|
| 5 | Тәрбиячеләргә консултация. | Сайлап алынган тема турында материаллар туплау, балалар белән әкиятләр уку, видео карау, рәсемнәр ясау | Тыңлаган яки видеодан караган әкиятләр буенча рәсем ясау. | Гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр турында әңгәмә үткәрү, әкиятләрен өйдә уку яки тыңлау. |
| 6 | Газета чыгару: | Әхлак турында шигырьләр, җырлар эзләп табу һәм аларны балалар белән өйрәнү. | Гаилә рәсеме ясау | Газета өчен материалалр җыю. |
| 7 | Музейга сәяхәт | Балалар белән гореф – гадәтләр турында , милли костюм элементларын рәсемгә төшерү | Әкиятләр сөйләү, табышмаклар чишү, җырлар җырлау, уеннар уйнау | Әкият персонажларына киемнәр тегү һәм сәхнәләштерүгә сүзләрне кабатлау. |
| 8 | Әти-әниләр катнашында“ Әхлак төбе матур гадәт” исемле бәйгесе үткәрү. | Әниләр бәйгесенә музыкаль күчтәнәч әзерләү. | Бәйрәмнән соң әниләрнең бәйрәм фоторәсемнәрен ясау. | Милли ашлар презентацияләү, чәй эчү. |
| 9 | Педагогик киңәшмәдә проектны презентацияләү | Уку елы буены эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау. Проектны йомгаклау бәйрәме. | Дипломнар тапшыру. | Рәхмәт хатлары тапшыру. |
