«Татар халык уеннары аша балаларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү» темасына проект эше.
Әнисә АСКАРОВА,
Кайбыч районы Борындык авылы
«Гөлбакча» балалар бакчасы
тәрбиячесе
Проект төре: иҗади эзләнү проекты.
Проектның дәвамлылыгы: дәвамлы проект (3 айга кадәр)
Теманың актуальлеге: Балалар бакчаларында тәрбияче туган телнең илаһи аһәңе аркылы сабыйларны халкыбызның рухи дөньясына алып керә һәм аның бөтен нечкәлекләренә өйрәтә. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерен тиешле эзлеклелектә, эчтәлекле һәм бәйләнешле итеп, ашыкмыйча сөйли белеп, аралашу әдәбенә өйрәтүдә тәрбияченең роле бик зур.Балалар өчен татар халык уеннары педагогик яктан кыйммәт һәм акыл, характер, ихтыяр тәрбиясенә зур йогынты ясый. Әхлакый һәм физик яктан үстерәләр, сүзле уеннар билгеле бер рухи кәеф, халык иҗатына кызыксыну тудыралар. Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – сабыйларга максатлы рәвештә сүзле уеннар аша — үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, уеннары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, кешене шәхси итүче сыйфатлары, аның телендә образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әтемнәрендә, сүзле уеннарында, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан.
Кызганычка каршы, хәзерге тиз үзгәрүчән чорда гореф-гадәтләрнең, татар халык уеннарының, телләрнең югалу очраклары күзәтелә. Алда әйтелгәннәрне истә тотып, балаларга татар халкының сүзле уеннарын, бай гореф-гадәтләрен, милли мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәтү максатыннан “Татар халык уеннары аша балаларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү ” дигән проект эшләргә мөмкин.
Максат. Балаларны халкының сүзле уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштыру, туган якка мәхәббәт уяту.
Бурычлары:
– нинди җырлы-биюле татар халык уеннар белүләрен ачыклау;
- балаларның комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны, сөйләм культурасын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;
| № | Эшчәнлек тәртибе | Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге | Әти-әниләрнең һәм балараның эшчәнлеге |
| 1. | Методик материаллар туплау. | Татар халкы турында мәгълүматлар җыю | Татар халкы белән таныштыру. | Әдәби китаплар җыю. |
| 2. | Ата-аналарга консультация. | Ата-аналарга “Татар халкының сүзле уеннары аша балаларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү” исемле проект турында белдерү бирү, проектның максатын һәм бурычларын аңлату. | Татар халкының сүзле уеннары турында видеоматериал карау, уеннарын уйнау. | “Татар халкының сүзле уеннары аша балаларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү” дигән анкета үткәрү. |
| 3. | Тәрбиячеләргә консультация.
|
Татар халкы турында материаллар туплау, балалар белән әкиятләр уку, видео карау, рәсемнәр ясау, сүзле уеннар уйнау. | Тыңлаган яки видеодан караган әкиятләр буенча рәсем ясау. | Татар халкының гореф-гадәтләре, сүзле уеннары, бәйрәмнәре турында әңгәмә үткәрү, әкиятләрен өйдә уку яки тыңлау. |
– туган илгә, милли йолаларыбызга, халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
I этап – әзерлек: тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау.
II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.
III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.
Проектны башкару өчен кулланыла торган методик алымнар:
- әңгәмә;
- әдәби әсәрләр уку;
- музейга экскурсия оештыру;
- балаларның иҗади эшчәнлеге (әвәләү, рәсем ясау, кисеп ябыштыру, театр эшчәнлеге, бию, музыка, сүзле уенар.
Үткәрү урыны: балалар бакчасы.
Проектта катнашучылар: төркем балалары, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр, бакча мөдире.
Җиһазлар. Проектор, магнитофон, әдәби китаплар, милли киемнәр кигән курчаклар, балаларның иҗади эшләре күргәзмәсе, татар халкының сүзле уеннарына карата ясалган рәсемнәр.
Проект эшчәнлегенең перспектив тематик планы:
I этап – әзерлек. Тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау
II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.
| 1 |
Газета чыгару: “Татар халкының сүзле уеннары.” |
Татар халкының бәйрәмнәре турында шигырьләр, җырлар эзләп табу һәм аларны балалар белән өйрәнү. |
Сүзле уеннар уйнау. |
Газета өчен материалалр җыю. |
| 2 | “Әбиемнең сандыгы” дидактик уен.
Әби сандыгында төрле татар халык киемнәре (яулык, йөзек, түбәтәй һ.б) |
“Чума үрдәк, чума каз”, “Күрсәт әле үскәнем” “Йөзек салыш”кебек уеннарының текстларын искә төшерү, уйнап карау… |
Әкиятләр сөйләү, табышмаклар чишү, җырлар җырлау, уеннар уйнау. |
Әкият персонажларына киемнәр тегү һәм сәхнәләштерүгә сүзләрне кабатлау. |
| 3 | Әти-әниләр катнашында“Татар халкы уеннары ” исемле әниләр бәйгесе үткәрү. |
Әниләр бәйгесенә музыкаль күчтәнәч әзерләү. |
Бәйрәмнән соң әниләрнең бәйрәм фоторәсемнәрен ясау. |
Милли ашлар презентацияләү, чәй эчү. |
| 1. | Татар халкының йолалары турында рәсемнәр карау | Татар халкының милли бизәкләре турында әңгәмә үткәрү. | Татар халык уеннарын уйнау. | Милли бизәкләр белән ясалган күргәзмә оештыру. |
| 5 | Әңгәмә. Тема: “Татар халык уеннары” (әңгәмә вакытында бер милли уенны интерактив тактада күрсәтү.)
|
Татар халкының батырлары турында мультфилмнар карау, дидактик уеннар уйнау. |
Милли бизәкләр белән кисеп ябыштырып киемнәр бизәү. |
Татар халкының милли курчагына кәгазьдән киемнәр әзерләү. |
| 6 |
Иҗади эшләр. |
Балаларның иҗади фантазияләрен үстерү, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу. | Үстерелешле һәм сүзле уеннарын уйнау, музыка тыңлау, биюләр өйрәнү. | Халык уеннары картотекасын әзерләү. Конкурсларда катнашуда ярдәм итү.
|
III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.
| 1. | Педагогик киңәшмәдә проектны презентацияләү | Уку елы буены эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау. “Татар халкының сүзле уеннары аша балаларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү” проектының йомгаклау бәйрәме. |
Дипломнар тапшыру. |
Рәхмәт хатлары тапшыру. |
Көтелгән нәтиҗәләр
- Бу проект үзенең милли тамырларын истә тотучы, гореф-гадәтләрен саклаучы, хәзерге тормышта үз урыны табып, татар халкының гореф гадәтләрен, сүзле уеннарын һәм мәдәниятен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләргә мөмкинлек бирде.
- Балалар татар халкының мәдәният хәзинәләре әдәбияты, көнкүреше белән танышты.
- Балалар халык әкиятләре, әдәби әсәрләр аша татар халкының тугандаш икәненә төшенде, туган якка карата мәхәббәт артты. Өлкәннәр белән бердәм эшчәнлектән шатлану һәм канәгатьләнү хисләрен тойдылар.
