Ком терапиясе
( Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу)
Дилярә ВАХИТОВА,
Питрәч районы Шәле авылы
“Тургай” балалар бакчасы тәрбиячесе
Ком терапиясе – кече яшьтәге мәктәпкәчә балалар белән эштә нәтиҗәле STEAM юнәлеш. Ком терапиясенең мәктәпкәчә белем бирү чорында файдасы турында мәгълүматны өйрәнеп, эш башларга булдым. Үземә түбәндәге бурычларны куйдым:
– Эмоциональ стресстан арыну
– Мускулларның киеренкелеген җиңеләйтү
– Моторик күнекмәләрне үстерү
– Борчуны, агрессияне, импульсивлыкны киметү
– Сөйләм үстерү
– Игътибарлылыкны үстерү
– Уен күнекмәләрен үстерү
– Позитив фикер йөртүне үстерү
Ком терапиясе эшчәнлекләрен үткәрүнең ешлыгы турында сорау туды әлбәттә. Куелган бурычларның үтәлүенә ирешү өчен, позитив үзара аралашу кирәклеген исәпкә алып, ком терапиясе эшчәнлекләрен системалы үткәрергә кирәк дигән нәтиҗә ясадым.
Ком терапиясенең психологик юнәлеше
Балага сүзләр белән әйтү авыр булган хисләрен һәм дөньяга карашын белдерү өчен ком терапиясен уникаль мөмкинлек итеп кулланырга мөмкин. Ком белән уйнау баланың игтибарын борчулардан читкә юнәлтергә ярдәм итә, киеренкелектән арынып ял итәргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә материалны тәкъдим итүнең эффектив ысулы булып хезмәт итеп балага таныш булмаган шартларда һәм эмоциональ стресс кичерүне җиңеләйтә, балалар бакчасына тиз һәм җиңел яраклашырга булыша. Ком терапиясе баланың эчке проблемаларын һәм борчуларын ачыкларга ярдәм итә.
Эшне гаҗәеп комга кулларны чумдырудан башлыйбыз. Тынычландыручы музыка астында, балалар ял итә, өлкәннәргә ышанырга өйрәнә, үзләренең тойгыларына игътибар итәргә өйрәнә. Балалар тынычлана һәм йомшак, салкын ком белән контакттан ләззәтләнә.
Ком терапиясе барышында индивидуаль биремнәр үткәрелә. Балалар үз хисләрен ачыктан-ачык белдереп, киеренкелектән котыла һәм фантазияләрен эшкә җиңеп, теләсә нинди темага уйнау мөмкинлегеннән файдалана. Ком белән уйнау моторика күнекмәләрен үстерә, сөйләмне стимуллаштырып сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә.
Эшчәнлекнең төп өлеше – куелган бурычны реаль тормышта эшләп карау. Бу җәяүлеләр өчен сукмак булган зоопарк, кыргый хайваннар өчен корылмалар, кунаклар өчен ял итү урыны яки үсемлекләр утырту булырга мөмкин.
Ком терапиясе педагоглар өчен бик зур мөмкинлекләр ача, чөнки балалар сөенеч, шаккату һәм ләззәт алу хисләре кичерә. Ком бала белән аралашуда кыенлыкларны җиңәргә, эчке конфликтларны чишәргә булыша, һәм бала кызыклы рәвештә яңа мәгълүмат һәм тәҗрибә туплый. Ком өстәлен яктыртып рәсем ясау балалар өчен аеруча дулкынландыргыч һәм аларның иҗади сәләтен стимуллаштыра.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, ком терапиясе белән системалы эш куелган бурычларның барысын да чишеп, максатыңа ирешү мөмкинлеге зур. Бала өчен психологик җиңеллек һәм тынычлык бирә, иҗади һәм күпкырлы фикер йөртүне үстерә.
