Күчтәнәчтә кунакта

 (Уртанчылар төркеме өчен эшчәнлек эшкәртмәсе)

 Гөлназ КАМАЛИЕВА,

Арчадагы

1 нче балалар бакчасы

татар теле тәрбиячесе

Илүсә БӘХТИЯРОВА,

укытучы-логопед

 

Максат. Балаларны, тәҗрибәләренә таянып, тәрбияче тәкъдим иткән темага сөйләргә өйрәтү; урман җәнлекләре лексикасын кабатлау, балаларда уңай эмоциональ хәләт булдыру, яхшы эшләр эшләп, бер-берсенә ярдәмләшү кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау. Уенчык төлке, песи, эт; тылсымлы сандык, ширма, төсле яулыклар, урман җәнлекләре рәсемнәре, йомгак.

Эшчәнлек барышы

  1. Оештыру. Кызыксындыру этабы.

Тәрбияче. – Исәнмесез, балалар, хәерле көн! Әйдәгез әле, дусларыгызны сәламләп алыгыз әле!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, безгә кунакка кемнәрдер килгән. Песи белән эт икән бит алар. Балалар,  әйдәгез тыңлыйк әле аларны. Алар безгә нәрсәдер әйтергә телиләр бугай.

Йомшаккай. – Исәнмесез, дусларым! Без  күчтәнәч тапшыруыннан Йомшаккай белән Акбай. Без кая килеп чыктык соң?

Нинди җир бу?

Тәрбияче. Балалар, Йомшаккай белән Акбай кая килгәннәр? (бакчага)

Тәрбияче. Исәнмесез, ни булды сезгә?

Акбай.  Балалар, без бит әбине югалттык! Нишлибез инде хәзер?

Тәрбияче. Ничек югалттыгыз инде сез аны?

Йомшккай.  Без әби белән урманга җиләк җыярга барган идек. Җиләк җыя-җыя әбидән аерылып киткәнбез, аннары күпме эзләдек, әмма таба алмадык.

Тәрбияче. Ай-һай, бер дә әйбәт булмаган әле бу

  1. Төп этап.

2.1.Проблема кую этабы.

Тәрбияче. Йомшаккай, Акбай нишлибез инде хәзер? Бәлки бездә генә калырсыз! Балалар безнең бакчабыз нинди? Йомшккай белән Акбайга әйтеп күрсәтик әле! (якты, зур, матур, җылы)

Йомшаккай. Юк балалар, безгә әбине эзләп табарга кирәк!

Айбай. Әйе, табарга кирәк, Әби борчылып беткәндер инде!

Йомшаккай. Безнең “Күчтәнәч” тапшыруын алып барасыбыз бар бит! Әби бездән башка нишләр?

Акбай. Балалар, безгә юлны табарга булышыгыз әле, зинһар өчен!

Тәрбияче. Балалар, булышабызмы Йомшаккай белән Акбайга? (әйе, булышабыз)

Тәрбияче. Балалар, Йомшаккай белән Акбай урманда югалганнар, әйдәгез без дә юлны шунда тотыйк әле. Аларны үзебез белән алыйк. Бер-бер артлы тезелешеп утырыйк та, юлга кузгалыйк.

Барабыз, барабыз

Без урманга барабыз.

Иелеп тә алабыз,

Йөгереп тә барабыз.

  • Материал белән таныштыру этабы.

Уен ситуациясе. Тәрбияче балаларның игътибарын ширмага юнәлтә.

(Ширмада төлке балаларга эндәшә).

Төлке. – Исәнмесез, балалар! Кая болай юл тоттыгыз?

Тәрбияче. – Төлкебикә, без әбине югалттык, син күрмәдеңме аны?

Тәрбияче. – Нишләп күрмәскә, күрдем? Сезгә юлын да күрсәтә алам хәтта!

Тәрбияче. – Ничек әйбәт булды имә, балалар!

Төлке. – Ләкин мин сезгә юлны болай гына күрсәтмим! Аның өчен минем биремнәремне үтәргә кирәк!

Тәрбияче. – Балалар, төлке әйткән биремнәрне үтибезме?

Төлке. – Балалар, менә карагыз әле, минем тылсымлы сандыгым бар. Аның эчендә биремнәр. Әгәр биремнәрне үти алсагыз, мин сезгә юлны күрсәтәм.  (Сандык ачыла)

1 нче бирем.

Төлке. – Минем урманда якын дусларым бар! Нәрсәләр икән ул, табышмаклардан белерсез!

Тәрбияче.

– Өрә белми, улый белә,

Башын чөеп югары.

Урман эчендә яши ул,

Этнең ерак туганы. (бүре)

Тәрбияче. Балалар, бүр ничек улый әле ул?

Тәрбияче. Урмандагы өнендә

Кышны йоклап уздыра.

Бал ашыйсы килсә әгәр,

Умартаны туздыра. (Аю)

Бу рәсемнәр арасыннан аю нәрсә ярата, шуны сайлап алырга кирәк!

Кыска гына койрыгы бар,

Колаклары бик озын.

Ак тунын кияр өчен,

Соры тунын сала кышын. (куян)

Балалар, куян ничек сикерә?

Төлке. Булдырдыгыз, балалар, икенче биремемне тыңлагыз!

Мин бизәнергә, ясанырга яратам, яулыкларым да бик күп. Ләкин алар буташып беткәннәр. Миңа шуларның парларын табырга булышыгыз әле!

“Парлы яулыклар” уены. (музыка уйнаганда балалар түгәрәккә басып биеп йөриләр, музыка туктагач, яулыклар алып, парлашып бииләр)

Төлке. 3 нче бирем менә бу капчык эчендә.

Тәрбияче. Балалар, капчык эчендә әкиятләрдән әйберләр төшеп калган! Әйдәгез карыйк әле! (түгәрәк ипи, теремкәй, итекләр)

“Болар кайсы әкиятләрдән?” уен күнегүе.

 

  • Проблеманы практик чишү этабы.

Тәрбияче. Төлке дус, без синең биремнәреңне үтәп бетердек, син безгә юлны күрсәтәсеңме инде?

Төлке. –  Менә сезгә серле йомгак, шуның артыннан барсагыз, әбигә юлны табарсыз.Сез бик булган, дус, тату балалар икәнсез! Гел шундый булып калыгыз!

 Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, йомгакны тәгәрәтик әле! Тәгәри китте йомгагым! (Балалар бер-берсенә йомгакны биреп җибәрәләр, йомгак тәгәрәп китә, ишектән әби чыга).

Әби. И, менә кая икән бит минем Йомшаккаем, Акбаем! Монда тагын күпме бала да бар икән.

Тәрбияче. Әби, менә балалар Йомшаккай белән Акбайга сине табарга булыштылар. Төлке әйткән биремнәрне үтәп чыктылар.

Әби. Рәхмәт инде, балалар!

  1. Йомгаклау этабы.

Тәрбияче. – Балалар, сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы?

Балалар. – Әйе, бик ошады!

Тәрбияче. – Иң ошаганы нәрсә булды?

Балалар.  –.

Тәрбияче. – Без бүген нинди файдалы эш башкардык?

Балалар. – Йомшаккай белән Акбайга булыштык.

Тәрбияче. — Балалар,  хәзер басыгыз һәм бер-берегезнең кулын тотып, елмаеп,   “Син минем якын дустым” диеп әйтегез әле.

Балалар. – Син минем якын дустым.

Тәрбияче. – Шуның белән эшчәнлек тәмам, ә сезгә мин ярдәмләшеп гел бердәм булып яшәүегезне телим,  сау булыгыз.

Балалар. – Сау булыгыз!