Конструкцияләүнең заманча төрләре
(Тәрбиячеләр өчен мастер-класс)
Ләйсән ИБРАГИМОВА,
Питрәч районы Шәле авылы
“Тургай” балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: Балалар белән конструктив-модель эшчәнлеген оештыру өлкәсендә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру.
Бурычлар:
- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерүдә конструкцияләүнең ролен ачарга һәм конструктив эшчәнлекнең актуаль төрләре белән таныштырырга.
2.Педагогларга мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүнең нәтиҗәле технологияләрен Лего-конструкция нигезендә күрсәтергә.
- Педагогларның белем бирү процессында Лего-конструкторны актив куллануга мотивациясен формалаштырырга.
Алдан үткәрелгән эш: легодан төзелгән корылмаларның схемалары һәм үрнәкләре булган картотекалар әзерләү.
Җиһазлау: Лего конструкторы, проектор, төрле конструкцияләү төрләре өчен схемалар, модельләр һәм карточкалар картотекалары.
Методлар һәм алымнар: хикәя, проблемалы ситуацияләр, әңгәмә, демонстрацион материаллар куллану, кече төркемнәрдә эшләү, иҗади биремнәр.
Чараның барышы
Кереш өлеш
Педагоглар 3 төркемгә бүленә һәм өстәл артында урын ала.
Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Без югары технологияләр чорында яшибез, һәм техник чараларның гаять күплеге безгә дөньяны танып белүне бала өчен чын-чынлап мавыктыргыч итәргә мөмкинлек бирә. Шундый универсаль инструментларның берсе – Лего конструкторы. Бу көчле белем бирү технологиясе, ул барлык белем бирү өлкәләренең интеграциясенә ачык үрнәк булып тора.
Төп өлеш
ЛЕГО-конструкцияләү эшчәнлегенең структурасы:
- Кереш этап: логика һәм хәтер үстерү күнегүләре, конструктор детальләре белән танышу һәм схемаларны өйрәнү.
2.Төп этап: күрсәтмә һәм иҗади модельләштерү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән турыдан-туры конструкцияләү.
- Йомгаклау этабы: төзелгән модельләр белән уйнау, эшләр күргәзмәсен оештыру.
Хөрмәтле коллегалар, мин сезгә үзегезгә Лего дөньясына чумарга һәм аның белем алу потенциалын практикада бәяләргә тәкъдим итәм. «Лего-дөнья» дигән тылсымлы илгә поездда барырбыз. Ләкин башта безгә юл кирәк – гади түгел, Лего детальләреннән җыелган тылсымлы.
“Тылсымлы юл” уен күнегүе.
(Төрле төстәге һәм зурлыктагы детальләр кулланыла)
Мин беренче кирпечне салам. Сукмакны чылбыр буенча биреп дәвам итегез.
Игътибар итегез: синең кирпечең минекенә охшаганмы? Нәрсә белән? (Төсе, зурлыгы белән). Ни өчен син нәкъ менә шул кирпечне сайладың? Юл әзер! Сез ничек уйлыйсыз, бу уенда без балаларда нинди күнекмәләр үстерәбез? (Төсне, үлчәмне беркетү, кагыйдәгә буйсыну, командада эшләү). Юлда беркем дә югалып калмасын өчен, лего детальләре кебек ныклап ябышабыз, күзләребезне йомабыз һәм тылсымлы сүзләр әйтәбез:
Бер, ике, өч, дүрт, биш –
Лего иленә эләгергә телибез!
«Легоматематика» станциясендә һәр төркем үз биремен ала.
1 Төркемгә «Башня» күнегүе. Бурыч: манараны тәкъдим ителгән схема буенча төзү.
2 нче төркемгә «Көзге» күнегүе. Бурыч: симметрияле корылма төзеп, схеманың икенче яртысын сызу.
3 төркемгә «Гаҗәеп саннар» күнегүе. Бурыч: беренче педагог «5» санын үрнәк буенча төзи. Икенчесе – үз нияте буенча «4» санын тудыра. Өченчесе –тәмамланмаган саннар төзелешен тәмамлый.
Сәяхәт дәвам итә!
«Һәркемнең үз тарихы» станциясендә «Үз тарихыңны уйлап тап» күнегүе үтәлә.
Һәр төркемгә конструктор җыелмасы һәм пластина бирелә. Бирем: бирелгән сүзләрне кулланып, зур булмаган хикәя уйлап табырга һәм уйнарга.
1 нче төркемгә: күпер, машина, малай, мәче.
2 нче төркемгә: эскәмия, агач, бабай, тиен.
3 нче төркемгә: өстәл, урындык, кружка, кыз.
– Мәсәлән, «Минем беренче тарихым» җыелмасында әзер сюжетлы рәсемнәр бар инде (карточкалар күрсәтү).
«Тылсымлы эшләпә» күнегүе.
Бер катнашучы «эшләпә» не схема буенча төзи һәм аны башына куя. Калганнары аңа биремнәр бирәләр (2 адым атларга, утырырга, аягын күтәрергә). Өч биремнән соң деталь төшмәсә, җиңгән булып санала!
«Кем тизрәк төзи» команда күнегү.
Педагоглар командаларга бүленә. Алып баручы уннан кирегә таба санаганда, кайсы командасы баскычны тизрәк төзиячәк?
Рефлексия өчен сораулар.
Сез нәрсә төзергә планлаштырдыгыз? Барысы да килеп чыктымы? Сез партнерлар белән килешә алдыгызмы? Менә без сәяхәтебезнең ахырына “Лего дөньясы”на килеп җиттек. Иҗат итәр өчен мөмкинлек булмаса, без монда булыр итекме?! Әйдәгез, соңгы күнегүдә иҗат итик!
«Фантазияне үстерәбез: йорт» күнегүен бергәләп башкарабыз
Һәр төркемгә бертөрле зур булмаган детальләр җыелмасы бирелә.
Бурыч: үз йортыңны төзү (үрнәксез һәм күршеләргә карамыйча).
Хөрмәтле коллегалар! Бер үк биремне үтәгәндә һәркемнең өе бер-берсенә охшамаган булып чыкты. Иҗади хыялның көче шунда күренә дә инде. Һәр баланың дөньяны үзенчә уникаль итеп күзаллый, һәм безнең бурыч – аның фантазияләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлек бирү.
Йомгаклау өлеше.
Сәяхәтебез ахырына якынлашты. Лего ул балачакның иң мөһим юлдашы, ул уйнап өйрәнергә мөмкинлек бирүче дусты дип әйтер идем. Һәр яңа корылма – ачышлар, шатлык һәм танып белү белән тулы мавыктыргыч маҗара ул.
