Мәктәп балалары өчен “Сабантуй” бәйрәменә сценарий
Энже ШАКИРОВА,
Яшел Үзәк районы
Бишня төп мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Актуальлек: Татар халкының этномәдәни мирасын популярлаштыру, толерантлык культурасын формалаштыру һәм яшь буынны төрле милли мәдәниятләрнең үзара хезмәттәшлеге традицияләрендә тәрбияләү мәсьәләләрендә педагоглар һәм ата-аналар хезмәттәшлеген гамәлгә ашыруның иң мөһим ысулы – уртак бәйрәмнәр оештыру, аларда ата-аналар актив катнаша. Гаилә фольклор-этнографик бәйрәмнәре һәм ял итүләре – халык традицияләрен саклауның һәм торгызуның, балаларда патриотизм хисе, Ватаныбыз халыкларының мәдәни традицияләре белән кызыксынуның нәтиҗәле формалары. Халык бәйрәмнәрен үткәрү барышында балалар коллективында дустанә мөнәсәбәтләр урнаша, төрле милләт яшьтәшләренә карата яхшы мөнәсәбәтләр формалаша.
Максат: Катнашучыларда туган якка карата патриотик хисләр, мәдәни традицияләр һәм гореф-гадәтләр белән кызыксыну тәрбияләү
Бәйрәмне башлап җибәрү
1.Мәйдан бизәлгән. Татар халык җыралары яңгырый.
Алып баручыга бәйрәмне ачып җибәрергә сүз бирелә.
Алып баручы: Хәерле көн, Сабан туебыз кунаклары. Борыңгыдан килгән бәйрәмебезне башлыйбыз. Сабан туена рәхим итегез.
- Майданга Татарстан флагы күтәреп малай, сөлгегә чәкчәк куеп кыз чыга, алардан соң калган укучылар тезелеп баса. Татар көйләре яңгырый, укучылар майдан буенча әйләнәнләр, кунаклар белән исәнләшәләр, аларны чәкчәк белән сыйлыйлар. Сәхнәгә килеп басалар.
1 нче укучы: Хәерле көн, исәнмесез. Без сезне татар халкының данлыклы бәйрәме Сабан туенда күрүебезгә бик шат.
2 нче укучы: Без сезне милли бәйрәмебез, Сабантуй белән чын күңелдән котлыйбыз. Илләребезгә, өйләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, муллык, саулык телибез.
3 нче укучы:
Шатлыклар – күңелебездә.
Ал кояш – күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә. (Т. Сабирҗанов)
4 нче укучы:
Авылларда – милли бәйрәм,
Сабан туе – тантана!
Кыр батырлары хезмәте
Сабантуйда мактала!
Җырга, биюгә бик оста
Гомергә безнең халык. (Р.Шәймарданов)
Укучылар татар халык биюен башкара.
1 нче алып баручы: Бәйрәмебезне рәсми рәвештә ачык дип игълан итү өчен сүзне мәктәбез директорына бирәбез.
(Мәктәп директорының чыгышы).
2 нче алып баручы: Сабантуй бәйрәме ачык дип игълан ителде. Бәйрәмебез җыр-бию, уеннар, бүләкләр белән үрелеп барыр. Рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачуыбызны башлап җибәрәбез.
Җырлап биеп алыйк эле,
Күтәрелсен күңелләр.
Күтәренке күнел белән
Үтсен иде гомерләр.
1 нче алып баручы: “Сабантуй” җыры белән укучыларыбызны каршы алыгыз. Бергәләп җырлыйк әле.
- 2 нче алып баручы: Барыбыз да белгәнчә, Сабантуй ул уеннарсыз, ярышларсыз бармавын барыбыз да беләбез. Шуңа күрә уеннарыбызны башлап җибәрик. Сабан туебызның иң төп ярышы көрәш. Көрәшкә язылу ачылып китте, килеп языла аласыз. Шулай ук мәйданыбызга күз салсагыз барлык уеннар да үз чиратларын көтеп торалар. Бәйрәмгә әзерләп килгән, җырларыгыз, биюләрегез булса сәхнәгә рәхим итегез. Сабантуй бәйрәме –бүләк бирә торган бәйрәм, барыгызны да ярышларда актив катнашырсыз дип өметләнәбез.
1 нче алып баручы:
Сабан туе! Бәйгеләрдә
Барча халык катнаша:
Гер күтәрә, бау тартыша,
Бу – гаҗәеп тамаша.
Сабан буе мәйданында
Күтәрелә күңелләр.
Җилдәй җитез атлар чаба,
Көрәшә ир-егетләр.
Һәр кешегә мәйдан җитә
Сәләтлеләр – уртада.
Язгы чәчү батырлары
Бүген итә тантана.
Киленнәр бизәкләр чиккән,
Нурдандыр өлгеләре –
Ел-чорлар аша җилферди
Сабантуй сөлгеләре.
(Асия КОРБАНГАЛИЕВА)
Бәйрәмнең уртасы.
Җыр, бию, ярышлар, уеннар уйнатыла. Алып баручы уеннарны, бәйрәм номерларын иълан итә бара. Алдан сыйныфларга концерт номерлары әзерләнергә кушыла.
Уйнатырга мөмкин булган ярышлар, уеннар исемлеге: Көрәш,
ат чабышы, кашыкка йомырка куеп йогерү, капчыкка көреп сикерү, канат тарту, мәйданга әтәчне җибәреп, әтәчне куып тоту, күз бәйләп әйбер кисү,чүлмәк вату, таяк тарту, тәлинкә белән су ташу, суга балык җибәреп, балык тоту. Кем тизрәк шарны шартлата.
4.Бәйрәм ахыры.
2 нче алып баручы: Авылларда гөрләп уза
Милли бәйрәм – Сабантуй.
Көрәшченең билләренә
Чиккән сөлге бәйләп куй.
Сабантуй, Сабантуй –
Җәйнең матур чагында
Туганнар, дуслар җыела
Табигать кочагында.
Йөрәкләрне җилкендерә
Бәйрәмнең һәр ярышы.
Бәйрәм күрке – бил алышы,
Елгыр атлар чабышы.
Каршыларга һәрбер елда
Насыйп булсын бәйрәмне.
Гореф-гадәт югалтмыйча
Үткәрик Сабантуйны.(Венера Мәхмүтова)
1 нче алып баручы: Бәйрәмебезнең барыбызда кызыксыну белән көткән вакыты, Сабантуй батырын игълан итәр вакыт җитте.
Әй буләге, буләге,
Атлас икән кулмәге.
Шул буләкне алам дип,
Тибә батыр йөрәге!..
(Сабантуй батыры игълан ителә).
2 нче алып баручы:
Сабантуй – хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Шау-гөр килә,
Киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын, гөрләп торсын
Ямьле Сабантуйлары.
1 нче алып баручы: Милли бәйрәм – Сабантуй ахырына якынлашты. Барлык килгән кунакларга, уеннарда, җыр биюдә катнашкан барлык кешегәдә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
2 нче алып баручы: Сезгә барлык изге теләкләрне теләп, киләсе очрашуларны көтеп калабыз. Хәзер барыгызны да бәйрәм дискотекасына чакырабыз.
