Күзәнәкнең химик составы
(VI сыйныфта биология дәресе)
Фидус ГЫЙЛЬФАНОВ,
Актаныш районы
Яңа Әлем төп мәктәбенең
биология укытучысы
Максат: күзәнәкнең химик составын өйрәнү, органик һәм неорганик матдәләрнең әһәмияте белән таныштыру.
Дәреснең тибы:Яңа белемнәр ачу дәресе.
Бурычлар:
1) Белем бирү – күзәнәкнең химик составын өйрәнү,шулай ук органик һәм неорганик матдәләрнең әһәмияте белән таныштыру;
2) үсеш бирүче – а) биологик терминнар белән эшләп, сүзлек запасын арттыру.
б) фикерләү эшчәнлеген активлаштыру (чагыштыру, төп фикерне аерып ала белү, нәтиҗә ясау)
3) тәрбияви –а) бер-берең белән ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.
б) төгәллеккә өйрәтү.
Дәрестә алырга тиешле белемнәр :
Предмет:
– күзәнәкнең химик составын белү;
–күзәнәктә матдәләрнең күптөрле булуын һәм аларның әһәмиятен ачыклау;
– органик матдәләрне неорганик матдәләрдән аера белү.
Метапредмет:
– регулятив: –мөстәкыйль рәвештә дәреснең максатын билгеләү, проблеманы чишү юлларын ачыклау;
–проблема буенча үзара фикер алышу, башкаларның фикерен тыңлау, үзеңнекен әйтү;
–коммуникатив:–эш төркемнәрендә информацияне тикшерү;
–иптәшеңнең фикерен тыңлау һәм үзеңнекен иптәшеңә җиткерү;
–танып-белү:–дәреслек белән эш;
–аерымлыкны таба белү;
–терәк-схемалар төзү;
– информацион текстлар белән эшләү;
–яңа төшенчәләрнең әһәмиятен аңлату;
–билгеләрне чагыштыру һәм аера белү;
–шартлы билгеләр, схемалар һәм графиклар белән эшли белү;
Шәхси:
–яңа дәрес темасына кызыксыну булдыру;
–максатка ирешү һәм нәтиҗәлелеге арасында бәйләнеш булдыру;
–төркемдә эшләүгә үзеңә билге кую;
Универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыру:
Танып-белү эшчэнлеге формалаштыру:
1.Дәреслек белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
2.Чагыштыра белү,терәк-схемалар,яңа төшенчәләрнең мәгънәләрен аңлата белү.
Коммуникатив:
1.Төркемнәрдә эшләгәндә белем алу мөстәкыйль булуына ирешү.
2.Иптәшеңнең фикерен тыңлый белергә һәм үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү.
Регулятив универсаль укыту эшчэнлеге :
1.Белем алу процессында проблеманы табарга һәм аны чишә белү күнекмәсен булдыру, дәреснең максатын билгеләргә.
2.Коллективта фикер алышканда башкаларның фикерләрен тыңлый белү һәм үз фикереңне әйтә белү күнекмәсен булдыру.
- Күзәнәкнең химик составын ачыклау күнекмәләрен булдыру.
4.Үзеңә билге куя белү күнекмәләрен булдыру.
Шәхси универсаль укыту эшчэнлеге :
1.Шәхси-иҗади эшләү күнекмәләре үстерү.
2.Яңа дәрес темасына кызыксыну уяту.
3.Эшнең максаты һәм аның нәтиҗәсе арасында бәйләнеш булдыру.
4.Төркемнәрдә эшләгәндә үзеңнән өлеш кертү һәм аны бәяләү.
Эшнең төре:мөстәкыйль,парларда,төркемнәрдә.
Методлар: а) сүзле – әңгәмә б) күрсәтмәле – презентация в) практик – бәрәңге бүлбесе, бодай бөртекчәсе, көнбагыш орлыкчасы, камыр кисәге, йод һ.б
Дәрес барышы:
I.Оештыру этабы.
Укытучы: Исәнмесез,хәерле көн укучылар! Мин сезнең дәрескә үзем генә килмәдем, кунагым да бар, Геоид исемле. Хәзер аңа сүз бирәм. (Геоидның сүзләре диктофонга яздырыла, Геоид ролен бу дәрестә глобус башкара).
Геоид: Исәнмесез укучылар! Кәефләрегез ничек? Мин – шар рәвешендәге глобус, үз күчәремдә әйләнә-әйләнә менә сезнең дәресегезгә дә килеп җиттем. Дәресегез кызык һәм мавыктыргыч булса, минем материкларыма капланган ябышкак ленталар ачыла барачак. Шуның өчен мин сезнең дәресегезне игътибар белән күзәтәм әле.
Укытучы: Укучылар Геоидның ышанычын аклыйк, дәресебезне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрик, сез актив булырсыз дип ышанып калам. Без бүген дәрестә төрле типтагы биремнәр башкарырбыз, сез үзегезнең белемнәрегезне бәяләп барырсыз.
- Актуальләштерү этабы.
Әйдәгез әле укучылар, үткән дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерик.
1.“Цитос” сүзе грекчадан ничек тәрҗемә ителә? (күзәнәк)
2.Үсемлек күзәнәгендә яшел төстәге пластидларны ничек атыйлар? (хлоропластлар)
3.Хромосомалар күзәнәкнең кайсы өлешендә була? (төштә)
4.Үсемлек күзәнәгенең тышчасы нәрсәдән тора? (целлюлоза)
5.Күзәнәкнең ярымсыек матдәсе ничек атала? (цитоплазма)
III. Яңа дәрес материалы өйрәнү. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру .
Укытучы: Укучылар бу организмнарны нәрсә берләштерә?
Укучылар җавабы: Бу организмнар барысы да күзәнәкләрдән тора.
Укытучы: Бу үсемлекләрдә нинди матдәләр күбрәк дип уйлыйсыз?
Укучылар җавабы: Борчакта – аксым, карбызда – су, шикәр чөгендерендә – углевод, чикләвектә – май.
Укытучы: Әйе, укучылар сез дөрес әйттегез.
Укытучы: Бу матдәләр үсемлек күзәнәгендә булалар. Шулай булгач, безнең дәреснең темасы нинди була инде?
Укучылар җавабы: Үсемлек күзәнәгенең химик составы.
Укытучы: Укучылар бүгенге числоны һәм теманы дәфтәрегезгә языгыз.
Тема: “Үсемлек күзәнәгенең химик составы”.
Укытучы: Хәзер шушы темага багышланган лаборатор эшне башкарырбыз. Лаборатор эшне башкарганда кагыйдәләрне онытмыйбыз!
Лаборатор эш №2.
Тема:Үсемлекләрдәге суны, минераль һәм органик матдәләрне табу.
Эшнең максаты: Үсемлекләрдәге суны, минераль һәм органик матдәләрне табарга.
Материаллар һәм җиһазлар: бодай бөртекчәләре, пробирка, спирт лампасы, тамызгыч, пинцет, металл пластинка, бәрәңге бүлбесе, көнбагыш орлыкчасы, марля кисәге, кәгазь бите, йод эремәсе, сулы стакан, камыр кисәге, Петри чашкасы.
Эш барышы:
| №п/п | Нәрсәләр алдык | Нәрсә эшләдек | Нәрсә күзәттек |
| 1. | Пробиркага бодай бөртекчәләре | Утта җылыттык | Пробирка стенасында ……
барлыкка килде |
| 2.
|
Металл пластинка өстенә орлык | Утта җылыттык | Орлык күмерләнде,…….
калды |
| 3.
|
Марля кисәгенә камыр | Сулы стаканга салып юабыз | Стакандагы су …..,марляда ………. калды |
| 4.
|
Камыр кисәге юдырылган су | Йод тамыздык | Су………….. төскә керде |
| 5.
|
Бәрәңге бүлбесе | Йод тамыздык | Йод тәэсирендә бүлбедә…… төс барлыкка килде |
| 6.
|
Көнбагыш орлыкчасы | Ак кәгазьдә орлыкчаларны издек | Кәгазь битендә ……таплары барлыкка килде |
Җаваплар: 1) Су; 2) Көл; 3) Болганчыкланды, клейковина; 4) Зәңгәр; 5) Зәңгәр 6) Май
Нәтиҗә: Бәрәңгедә – крахмал, бодай онында – аксым (клейковина), көнбагыш орлыкчасында – май бар.
Аксым, май, крахмал – органик матдәләр. Орлык составында неорганик матдәләр – су һәм минераль тозлар да бар.
Укытучы: Укучылар, без дәрестә биремнәрне дөрес эшләсәк, кунагыбызның яшерелгән өлешләрен ача барырбыз. (Глобусның материкларына ябышкак ленталар беркетелгән).
Менә укучылар сез бик тырышып эшләдегез, кунагыбыз Геоид та сүзендә тора.Ул да сезгә ачыла бара. (Глобусның Евразия материгы ачыла башлый)
Укытучы: Хәзер тест биремнәрен башкарабыз.Тестлар вариантлап төзелгән.
1 вариант.
1.Үсемлекнең күзәнәк тышчасы составына керә:
А) цитоплазма б) целлюлоза в) мембрана
2.Күзәнәк эчендәге төссез сыек матдә:
А) целлюлоза б) цитоплазма в) вакуоль
3.Күзәнәкнең неорганик матдәсе:
А) аксым б) май в) су
4.Вакуоль эчендә була:
А) су б) цитоплазма в) күзәнәк согы
5.Хлоропластлар үсемлеккә бирә:
А) яшел төс б) сары төс в) ал төс
6.Борчакта нинди органик матдә күбрәк:
А) май б) углевод в) аксым
2 вариант.
1.Үсемлек күзәнәгенең цитоплазмасында күп сандагы кечкенә тәнчекләр:
А) пластидлар б) вакуольләр в) митохондрияләр
2.Күзәнәкнең бөтенлеген саклый һәм аңа форма бирә:
А) мембрана б) целлюлоза в) тышча
3.Күзәнәкнең органик матдәсе:
А) минераль тозлар б) май, су в) аксым, май
- Төссез пластидлар:
А) хромопласт б) лейкопласт в) хлоропласт
- Нәселдәнлек информациясе күзәнәкнең кайсы өлешендә урнашкан:
А) вакуольдә б) төштә в) хлоропласта
6.Үсемлек аксымын ничек атыйлар:
А) хлорофилл б) целлюлоза в) клейковина
Җаваплар: 1 вариант – 1Б, 2 Б, 3 В, 4 В, 5 А, 6 В
2 вариант – 1 А, 2 В, 3 В, 4 Б, 5 Б, 6 В
Тест эшен бәяләү өчен критерийлар:
6 балл – «5» ле 5 – балл – «4» ле
3–4 балл – «3» ле 2 – балл – «2» ле
Укытучы: укучылар сез бик тырышып эшләдегез, кунагыбыз Геоид сүзендә тора.Ул да сезгә ачыла бара.(глобусның Африка,Австралия материклары ачыла)
Физкультминут.Стенага ребуслар беркетелә.1 нче төркем – “Аксым”, 2 нче төркем – “Углевод”, 3 нче төркем –“Су”.Бу төркемнәрдәге укучылар үзләренең ребусларын барып чишәләр. Ребус җаваплары: 1 нче төркем– борчак, 2 нче төркем – ананас, 3 нче төркем – карбыз.
Укытучы: Геоид ачылганнан ачыла бара,сезнең яхшы эшләгәнегезгә сөенә.(глобусның Антарктида материгы ачыла).
Триз алымы.Триз биремен башкарганда укучылар парларда эшли һәм җавапларны дөресләп укырга тиеш булалар.
1.Су– күзәнәкнең органик матдәсе. (Җавап: Су– күзәнәкнең неорганик матдәсе )
2.Үсемлекләрдә төссез пластидлар хлоропластлар дип атала. (Җавап: Үсемлекләрдә төссез пластидлар лейкопластлар дип атала)
3.Бәрәңге бүлбесендә тупланучы матдә – аксым.( Җавап: Бәрәңге бүлбесендә тупланучы матдә – крахмал )
4.Вак вакуольләр су белән тулган. (Җавап: Эре вакуольләр күзәнәк согы – неорганик һәм органик кушылмаларның судагы эремәсе белән тулган)
5.Күзәнәк турындагы фән – биология.(Җавап: Цитология)
Укытучы: Сез сорауларга бик дөрес җавап бирдегез, Геоид ачылып бетеп бара.(глобусның Төньяк Америка һәм Көньяк Америка материклары ачыла)
Укытучы: Геоидка күз салыйк әле.Укучылар, сез тырышып эшләгәч,Геоид безгә тулысынча ачылды.Белгәнебезчә,һәрбер материкның үзенчәлекләре бар..Сезнең дә алган белемнәрегез ныклы һәм нәтиҗәле булсын.
Рефлексия.
Бүген дәрестә өйрәнгәннәрне тагын бер кабатлап чыгыйк әле.
1.Укучылар, сез су – неорганик матдә икәненә ышанасызмы? (әйе)
2.Укучылар, сез борчакта май күп булганына ышанасызмы ? ( юк)
3.Укучылар, сез үсемлек аксымы – клейковина икәненә ышанасызмы ? (әйе)
4.Укучылар,сез үсемлек күзәнәгенең тышчасы хитиннан торганына ышанасызмы ? ( юк)
5.Укучылар, сез майлар, углеводлар,аксымнар – органик матдә икәненә ышанасызмы? (әйе)
Өй эше.
1.Параграф 3 укып сөйләргә әзерләнергә.
2.Күзәнәктә суның роле дигән чыгыш әзерләргә.
3.“Күзәнәкнең химик составы” дигән схема тутырырга.
Укытучы:Кемнәр дәрестә үзенә “5” ле куйды ( укучылар басып куренәләр)
Кемнәр дәрестә “4” ле билгеләренә эшләде.
Кемнәр үз эшләрен “3” ле билгеләренә бәялиләр.
Дәрес өчен зур рәхмәт Сезгә укучыла. Сау булыгыз!
