Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясен өйрәнүне йомгаклау

 

Лилия УМНОВА,

Тукай районы

Мәләкәс урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Дәреснең максатлары:

1.Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясен өйрәнүне йомгаклау. “Нәҗип” хикәясенә анализ ясау

  1. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен камилләштерү.

3.Әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү, стрессларга каршы торучанлыкны үстерү.

 

Җиһазлау:

  • Фатих Әмирхан портреты
  • проза әсәрләренә анализ ясау тәртибе күрсәтелгән плакат
  • карточкалар
  • “Нәҗип – булдыклы, акыллы, талантлы, зыялы нәселдән чыгучы” дигән сүзләр язылган плакат
  • дәреслек
  • төсле кәгазьләр
  • компьютер, презентация

 

Дәреснең барышы:

   Уңай психологик халәт тудыру:

Дөньяда матур сүзләр күп,

Бик күп алар, исәпсез.

Дуслашырга бер сүз җитә

Сихри сүз – Исәнмесез?

  1. Актуальләштерү

Кемнең   үпкәләгәне бар?

Кемнең   кешегә сукканы бар?

Кемнең елаганы бар?

Укучылар димәк без стресска дучар.

Гел елап утырып кына яшәп буламы?  Моныӊ өчен стресстан чыгарга кирәк?

Кем белә?

  1. Уку мәсьәләсен кую:

Без буген  дәрестә “Нәҗип” хикәясе аша  стрестан чыгу юлын табарга тиеш.

Стресс һәм “Нәҗип” хикәясе аларны нәрсә берләштерә?

(“Нәҗип” хикәясендэге төп герой Нәжип гел стресс кичерә)

Әсәрдэ табигать куренешләре белән Нәҗипнең кичерешләре арасында бәйләнеш бармы? Көтелгән җавап: Нәҗип тә бер караңгылана, бер дөрес фикергә килә дә яктыра. Җәйге яңгыр, куе болытлар, давыл, күк күкрәве – Нәҗипнең үпкәсенә аваздаш. Ул үпкә үтә, ялтырап кояш чыга. Ләкин озакка түгел, болытлар тагын малайның баш очына җыела, әйтерсең лә куерып яңгыр килү, тиз генә кояш чыгу Нәҗипнең халәтен, җәй көнге күңел тынычсызлыгын сөйләп тора: «Җил болытны куды. Чиләктән койган шикелле итеп яңгыр яварга тотынды. Бераздан тагын күәтләнде дә, тагын бераз тынды. Кояш үзенең нурлы йөзен безгә табан юнәлдерде. Яңгыр суын бриллант тамчылары шикелле итеп ялтырата башлады. Дөнья яктырды, шатланды, көлеп җибәрде.”   Ә    узенен нинди сыйфаты аны гел стресска кертә.

(Ул абыйсы Гөмәрдән көнләшә) Нәҗип абыйсының гел игътибар узәгендә булуыннан  көнләшә.

Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы дәфтәрләргә язып куябыз.

III. Уку мәсьәләсен чишү:

 

 1.Әсәрнең төп герое кем?

Әсәр кем турында? – Нәҗип турында булса, аның нинди эшләре турында? Көтелгән җавап: Нәҗип үзен абыйсыннан өстен куярга тырыша. Ул абыйсыннан көнләшә, чөнки абыйсы Гомәр бик матур итеп курайда уйный белә.

“Нәҗип – булдыклы, акыллы, талантлы, зыялы нәселдән чыгучы” дигән мәгънәне аңлата.

Нәрсә соң ул көнчелек?

Нәҗип образын ачуда нинди өстәмә образлар ярдәмгә килә?

Кем ул Гомәр?  Нәҗипнең абыйсы  турында нәрсә әйтә аласыз?  Ул нинди?   Ул акыллы, тәрбияле, тәртипле. Аның һөнәре бар. Ул матур итеп курайда уйный  белә.

Укучылар, дәреслектән Гомәр турында язылган өзекне табып, укып бирегез әле. (114 нче бит)

Әйе, Гомәрнең бик матур шөгыле – һөнәре бар. Безнең татар халкы элек-электән һөнәрле кешеләрне бик хөрмәтләгән, алар турында бик күп мәкаль-әйтемнәр иҗат иткән.

 

Нәжип узенең ачуын басар өчен нишли?

(Балалар группаларда эшли: һәр группа бер вакыйга белән эшли, эш кәгазенә беркетә, чыгыш ясый, куршеләрен тыңлап узенекенә өстәп бара.)

1 группа

 

(Укучылар давыллы көн турындагы өзекне дәреслектән укып бирәләр (122 нче бит)

Язучы малайларның уены турында ике мәртәбә яза.

Уеннарның икесендә дә «баралар” Атсыз тарантас та «бара”, көймә дә «бара”. Аермалары шунда, тарантасның аты юк. Күпме генә кусалар да, ул бармый. Ләкин Нәҗип аны барыбер «тиз бара” дип фараз итә. Көймәнең кечкенә генә булса да җилкәне бар. Көймәне чыбыркыларга, куарга кирәкми. Ул җил уңаена үзе китә. –Ике төрле уен белән Нәҗипнең ике халәтен чагыштырыгыз.

– Хикәянең башындагы Нәҗип белән аның ахырындагы Нәҗипне чагыштырыгыз. Аерма бармы? Көтелгән җавап:– тәртипле Нәҗип яки һөнәрсез Нәҗип – һөнәрле Нәҗип.

Нәкъ менә кичерешләре Нәҗипне үзгәртә, тәртипле итә. Шуннан соң аның эшләре уңга китә. Хикәянең ахырына таба Нәҗип мактанмый башлый. Ул үзенең эш-гамәлләрен үзгәртә, үз-үзен төзәтә. Кыланмый. Теләсә нинди тәртипсезлекләр эшләми. Хисләрен тыя белә башлый. Матур итеп рәсем ясый, димәк, Нәҗип тә һөнәргә ия була. Башкаларга файдалы икәнлегеңне сизү өчен, һөнәр кирәк икән. Нәҗип, үзе белән көрәшеп, дөрес юлга баса. Үзенең начар сыйфатларын белеп, аларны төзәтә ала. Кешенең үзен тәнкыйтьли алуы, кылган эшләренә читтән карап бәя бирә белүе әйбәт сыйфат дип уйлыйм мин.

 Нәтиҗә чыгарыйк:

Шулай булгач, һөнәрсез кеше атсыз тарантас куган сыман, никадәр кызу чапкан сыман тоелса да, бер урында тора. Файдасыз эш килеп чыга. Һөнәрле кешенең акыл белән эш итүе көймәне алга этәргән җилкән кебек . Ул һәрвакыт алга барачак. Акыллы, тыйнак, һөнәрле булу – кешене бизи торган сыйфатлар.

  1. Рефлексия :

                   1.Әсәр нәрсә турында?

                  2.Нәҗип ничек итеп ачуын баса?

                  3.Ачу басу юллары нинди?

Укучыларның җаваплаары тыңлана, укытучы нәтиҗә ясый.

(Тактада ромашка чәчәге ясалып бетә)

 Билгеләр кую.

  1. Өй эше: «Минем яраткан эшем” темасына инша язарга.